Чулпан Йосыпова: «Абыем тагын китте. Яраланып кайткан иде»
Чулпан Йосыпованың туганы махсус хәрби операциядән яраланып кайткан булган, Тагын аерылышу мизгелләре килеп җиткән.
«Абыем тагын китте… Яраланып кайткан иде. Исән-сау гына кайта күр», – дип язган ул саубуллашу видеосында. Видеода туганнар бер-берсен кочаклый, елый-елый саубуллашалар.
Май аенда Чулпан Йосыпованың әнисенең энесе махсус хәрби операциягә киткән иде. Ул вакытта да җырчы үзәк өзгеч видео белән уртаклашты.
«Үзәк өзгеч саубуллашу мизгелләре» – Чулпан Йосыпова туганын СВОга озаткан