Новости по-русски

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында 15 факт

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында 15 фактны Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналына язды.

  • Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәүләсе юк иде, чөнки ул башыннан аягына кадәр нурдан торды, ә нурның, яктылыкның күләгәсе булмый.
  • Аның баш өстендә бер болыт тора иде, һәм Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм кая гына барса да, ул болыт аның артыннан йөрде.
  • Ул алдында булган нәрсәләрне генә түгел, ә артында булганны да бик яхшы итеп күрә иде.
  • Расүлуллаһның бер күз карашы Шәрыкны да, Көнбатышны да иңләргә сәләтле иде.
  • Йоклаганда да ул уяу кеше кебек иде, аның йөрәге беркайчан да йокламый торган иде.
  • Җәбраил галәйһиссәлам вәхи иңдерер өчен күкләрдән төшә башлау белән үк, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның исен тоя иде.
  • Аның тешләренең балкышы төнлә юлны яктыртты. Һәм әгәр берәр нәрсә югалтсалар, шул нур ярдәмендә табалар иде.
  • Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең аркасында күгәрчен йомыркасы зурлыгындагы пәйгамбәрләр мөһере бар иде.
  • Әгәр тирләсә, аннан хушбуй исе килер иде.
  • Бер уч туфрак атып, ул 12 меңлек гаскәрнең котын алды, аларны куркуга салды.
  • Расүлуллаһ айга бармагын төбәп күрсәткәннән, соң ай икегә бүленде һәм җиргә төшкәндәй булды, моннан соң ай аның пәйгамбәрлегенә шаһитлек китерде.
  • Бервакыт Расүлуллаһ җиргә хөрмә агачын утыртты, һәм ул шунда ук җимеш бирде.
  • Аның бармагыннан чишмәдән аккандай су агар иде.
  • Расүлуллаһка чебен-черкиләр килеп кунмый торган иде.
  • Кая гына барса да, ташлар һәм агачлар аңа сәлам бирер иде.
  • Читайте на 123ru.net