Новости по-русски

Давылдан соң кисәтү: Аллигатор 6 сәгать сулыш алмый көтеп ята

АКШта «Милтон» давылы котыру сәбәпле, халыкка кисәтү таратканнар. Анда аллигаторлар килеп чыгу крукынычы турында хәбәр ителә. Экспертлар ачыклык керткәнчә, давыл китереп чыгарган сулыклар зур ерткычлар өчен идеаль урын булырга мөмкин. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Давыл вакытында кимендә 4 кеше үлгән. «Милтон» Флорида аша узганда, җил тизлеге сәгатенә 200 км чамасы була, давыл дулкыннары 4 метр биеклеккә җитә.

Флоридада хайваннар приюты идарәче Кристофер Джиллетт кисәткәнчә, аллигаторлар 6 сәг буена сулыш алмый тора ала. «Алар йөрәк тибешен киметә һәм сулыш алуын 6 сәгатьткә туктатып тора ала. Мондый начар һава торышы булганда алар төпкә утыралар да көтеп яталар. Бездә 2 метрга кадәр тирәнлектә буалар бар, аларга анда бик уңайлы була», – ди белгеч.

Джиллетт сүзләренчә, башка рептилияләр мондый һава шартларында азык эзләп йөрергә мөмкин. «Күпчелек очракта еланнар үзләрен тотарга маташкан кешеләрне тешли», – ди ул һәм куркыныч хайваннар гадәти булмаган урыннарда давылдан качып торачагын искәртә.

Флорида штатындагы бер гаилә йортларында крокодилга тап булган да.

Читайте на 123ru.net