Новости по-русски

«Әни, мин - мәче!»: квадроберлар алар кемнәр һәм алар белән көрәшергә кирәкме?

Квадроберлар дүрт аякланып йөри, фурри кешесыман персонажлар ясый

Балалар кинәт үзләрен мәче, эт, куян һәм башка хайваннар дип атый башладылар. Битлек киеп, койрык таккан балалар дүрт аякланып балалар мәйданчыкларында йөгерә. Бу сәер күренеш «квадробика» дип атала.

Кемдер балалар бакчаларында иртәнге бәйрәмнәрдә хайваннар булып киенүебезне искә төшереп, моны нормаль дип саный, кемдер моны экстремизм һәм балаларны аздыру чагылышы дип атый.

«Татар-информ» квадроберларның ата-аналары, әлеге агым вәкилләре, психолог һәм балалар омбудсмены белән аралашты.

Башта шуны аңларга кирәк: үзен хайваннар белән тиңләштерүчеләрне берничә төрле юнәлешкә бүлү кабул ителгән. Квадроберлар - хайван битлекләре киеп, койрыклар тагып йөрүче балалар һәм яшүсмерләр. Алар, хайваннарның хәрәкәтләрен һәм гадәтләрен кабатлап, дүрт аякланып чабалар. Барысы да 2008 елда башлана. Ул вакытта япон спринтеры дүрт аякланып йөгереп йөз метрлы дистанцияне 18,59 секундта уза һәм Гиннесс рекордлар китабына керә. Теманы АКШта күтәреп алалар, анда бу агымны спорт дип атыйлар.

Тагын бер юнәлеш – фурри. Ул хайваннарны кешеләштерү белән бәйле. Бу субкультураның дәвамчылары кешеләрне эт яки башка хайван башы белән сурәтли. Еш кына мондый сурәтләр сексуаль характерда була, анда җенес органнарын һәм икенчел җенес билгеләрен сурәтлиләр. Фурриның дәвамчылары яраткан персонажлары костюмнарына киенергә һәм урамнарда йөрергә ярата.

Балалар муенчаклар белән йөриләр һәм башкаларны тешләргә дә мөмкиннәр

Интернет челтәрендә квадроберларның үз-үзләрен тотышлары белән шаккаттырган видеоларын күрергә мөмкин. Менә, мәсәлән, Краснодарда хайван булып киенгән кыз үзеннән кечерәк кызны тешләгән. Шул ук Краснодарда чалбарына койрык тагып, парк буйлап мүкәләп йөгереп йөргән бер ир кешене күргәннәр.

Омскида бер хатынның үз баласын һәм этен урамда йөртүен видеога төшереп алганнар. Өстәвенә, эт муенчаксыз, ә бала муенчак белән. Хәтта курьер-квадроберлар да барлыкка килгән - курьер баскыч буйлап дүрт аякланып йөгерә һәм клиентларны битлектә һәм чүгәләп утырган хәлдә каршы ала.

Бу юнәлеш белән мавыгучылар өчен маркетплейслардагы тәкъдимнәр санын күргәннән соң, квадробиканың ни дәрәҗә киң таралуын аңларга мөмкин. Анда теләсә нинди зәвыкка һәм янчыкка туры килгән битлек һәм койрыклар җыелмасын табарга мөмкин. Хәтта балалар өчен азык һәм бу азык өчен капчыклар да саталар.

«Яраткан ризыгы - балалар»

Бушлай белдерүләр сайтларының берсендә мондый тәкъдимнәр шулай ук аз түгел. Казанда хайваннарның койрыкларын һәм битлекләрен сатучы ике сатучы табылды.

«Татар-информ» сатучыларның берсе белән язышты, ул нибары 450 сумга мәче битлеген тәкъдим иткән. Әңгәмә барышында белдерүне 13 яшьлек кыз урнаштырганлыгы аңлашылды. Ул «Син квадробермы?» дигән сорауга, бары тик битлекләр сатам, дип җавап бирде.

Фото: © маркетплейс битеннән скриншот

Малай өчен битлек сорагач, ул Казанның телеграмдагы квадроберлар төркеменә керергә тәкъдим итте.

Бу төркемдә үзләрен эт һәм мәче дип санаган малайлар һәм кызлар видеолары белән уртаклашалар. Ничек итеп дүрт аякланып сикерергә өйрәнгәннәрен күрсәтәләр һәм яңа костюмнары белән мактаналар. Постларда админ балаларга төрле сораулар бирә, мәсәлән: «Сез нәрсә ашарга яратасыз?». Җаваплар шаккаттыра: күпчелек үзләренең яраткан ризыклары – балалар, дип җавап бирә. Шулай ук төркемдәгеләргә чатта катнашучылар очрашуына килергә тәкъдим итәләр, анда битлек, койрык һәм акча алып килүне сорыйлар.

«Териантроп булып туалар»

Яшь сатучы белән сөйләшү барышында, кызның үзен мәче дип санавы аңлашылды. Дөрес, ул берничек тә «ахмак квадробер» түгел, ә чын териантроп икәнен сөйләде.

«Териантроплар – хайван, кайвакыт хәтта берничә хайван белән элемтәләре булган кешеләр. Бу бәйләнеш тере яисә үлгән хайван белән булырга мөмкин. Бу бәйләнеш аждаһа кебек чынбарлыкта булмаган хайван белән дә булырга мөмкин. Аларда ерткыч җанвар җаны була. Әгәр син териантроп икән - бу сиңа квадробер булырга, битлек, койрык һәм башка шундый нәрсәләр кияргә кирәк дигән сүз түгел. Ләкин алар да еш кына квадроберлар җыеннарына йөриләр. Алар хайваннарның хәрәкәтләрен: йөгерүне, йөрүне һәм сикерүне имитациялиләр. Мәче кебек мияулауларын яки эт кебек өрүләрен видеога төшерә алалар. Ләкин бу алар кибет буйлап мүкәләп йөриячәк дигәнне аңлатмый. Алар үзләрен хайваннар кебек өйдә, ишегалдында, балалар мәйданчыкларында, дуслары белән генә тоталар », – дип аңлатты териантроп кыз.

Кыз әйтүенчә, квадробер һәм териантроплар үзләренең кеше икәнлекләрен аңлыйлар, ләкин җәнлек табигате дә әледән-әле тышка чыгарга тырыша.

«Кайвакыт гәүдәнең ниндидер өлеше кинәт кенә кешенеке булмавын күрсәтә. Териантроплар кинәт кенә улап җибәрергә, өрергә яки шундый авазлар чыгарырга мөмкин. Әгәр алар өйдә түгел икән, моны эшләмиләр, тыелып калалар, җәмгыятьтә болай эшләүнең нормаль булмавын аңлыйлар. Териантроп булып туалар, ә вакыт белән барлыкка килмиләр, һәм териантоп булудан туктау да мөмкин түгел», - дип ышандыра хайван битлекләрен сатучы яшь кыз.

Аның сүзләренчә, аның кебекләргә тискәре карашта булучылар җитәрлек. Ул аларны ахмаклар дип саный.

«Алар безнең кем булуыбызны аңламый. Ә үзләрен квадробер дип санап, кешеләр арасында үзләрен начар тотучылар, башкаларга һөҗүм итүчеләр яки өрүчеләр, квадробиканың бөтенләй башка нәрсә булуын аңламый «, - дип фикер йөртә кыз.

Фото: © t.me/QuadShopKazan

«Киләсең, ә ул койрыгын болгап, дүрт аякланып чаба, идәнгә куелган савыттан сөт эчә»

Казанда яшәүче һәм исемен атамауны сораган хатын сеңлесенең үзен квадробер дип санавын сөйләде. Аның сүзләренчә, аларның өендә 3 мәче яши һәм кыз бала шуларны копияли.

«Ул мәчеләр белән мавыга. Аңа алар белән бәйле булган бөтен нәрсә кызык. Барысы да гади бизәкләрдән, йомшак уенчыклардан, битлекләрдән башланды. Аннары балага телефон сатып алдылар. Анда бернинди фильтрлар да юк, ул нәрсә тели, шуны карый. Күрәсең, интернет аша да йогынты бара. Аның әнисе мәчеләрне бик ярата. Бик күп игътибарын шуларга бирә. Күрәсең, бала әнисенең мәчене ничек яратканын күреп, үзенә дә шул рәвешле игътибар алырга тели. Койрык, колаклар сатып алуны сорый башлаган», - дип сөйли хатын.

Башта бу кызык тоелды, аннары куркыта башлады, дип дәвам итте ул.

«Киләсең, ә ул дүрт аякланып койрыгын селкетеп йөгерә, идәндәге савыттан сөт ялый. Нәрсә турындадыр сорашасың, ә ул җавапка мырылдап кына җавап бирә. Аңа бу атрибутларны әнисе сатып ала бит, баласының үзен болай тотуына аптырамый. Ничектер ул хәтта үзенә «лоток» сатып алуларын сораган, моңа әбисе генә каршы төшкән», - дип сөйли хатын.

Шулай ук Казанда яшәүче Марина сөйләгәнчә, аның кызы да үзен квадробер дип саный, ләкин ул монда бернинди куркыныч та күрми.

«Ул үзенә битлекләр сатып алуны сорый, монда бернинди начарлык та юк. Ул аларны бизи - бу бит иҗат. Койрык тагып урамнар буйлап йөгерми, бары видео төшерә һәм социаль челтәрләргә урнаштыра. Дөрес, аннары барысын да бетерде, чөнки аңардан көлә башладылар. Гомумән, мин уйланырга кирәк булган башка темалар да бар дип саныйм», - дип уртаклашты Марина.

«Бу хәрәкәт Россиядә тыелган ЛГБТ* оешмасы юнәлешләренең берсе булып тора»

Балалар күңелендәге квадроберларны, фурриларны һәм башка җәнлекләрне юкка чыгару турында инде дәүләт дәрәҗәсендә сөйли башладылар. Федерация Советында бу субкультураны тыярга тәкъдим иттеләр.

«Теләсә нинди субкультура акыл кысаларында калырга һәм үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркынычсыз булырга тиеш. <...> Субкультураның психиканы имгәтеп кенә калмый, ә бәлки бик фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган формаларын, бу очракта квадроберларны, тыярга кирәк», — диде Федерация Советы әгъзасы Наталья Косихина.

Фото: © «Татар-информ», Рамиль Гали

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец квадроберларга, фуррига һәм бу хәрәкәтнең башка күренешләренә каршы инде берничә тапкыр чыгыш ясады. Ул моны халыкка каршы диверсия дип саный.

«Бу хәрәкәт Россиядә тыелган ЛГБТ* оешмасы юнәлешләренең берсе булып тора. Аларның символикасы туры килә. ЛГБТ*ны озак вакыт экстремизм дип таный алмадылар, монда да шул ук хәл. Мин фуррины экстремизм дип тану – вакыт эше, дип ышанам. Безне Федерация Советында хупладылар инде, анда моны закон дәрәҗәсендә тыю өчен чыгыш ясадылар», - дип сөйләде Ирина Волынец.

«Фурри - ул инде зуррак яшүсмерләр өчен, аларны аздыралар, көчлиләр һәм бозалар»

Балалар омбудсмены квадробиканың көчәя баруын һәм хәтта ата-аналарның да бу хәрәкәткә кушыла башлауларын әйтә. Алар балаларының бу мавыгуларын хуплый: әниләр һәм әтиләр үз балаларын этләр кебек муенчак тагып йөртә башлады.

Ирина Волынец квадроберларның ата-аналарын җаваплылыкка тарта, аларга беркетмәләр төзи башлаячаклар, дип саный.

Фото: © видеодан скриншот/ социаль челтәрдән

«Минем уйлавымча, тыю кертелгәч тә, дулкын шунда ук сүнәчәк. Күп кенә ата-аналар белән җитди аңлату эшләре алып барырга кирәк, чөнки еш кына алар моның нәрсә икәнен белмиләр. Алар моны ягымлы, кызык гамәл генә дип уйлыйлар. Әгәр алар социаль челтәрләрдәге төркемнәргә керсәләр, аларның чәчләре үрә торачак. Анда балаларны көчләү бара, педофилия чәчәк ата – бу күбрәк фуррига кагыла. Күпләр квадробика – бөтенләй башка нәрсә дип уйлый, ләкин болар барысы да бер чылбыр тармаклары «, - ди ул.

Ирина Волынец квадробика фуррига күчү өчен ниндидер әзерлек этабы дип саный.

«Квадробика кече яшьтәге балаларга исәпләнгән, ә фурри – ул инде өлкәнрәк яшүсмерләр һәм яшьләр өчен. Аларны бозалар, көчлиләр», – ди балалар омбудсмены.

«Чыгу юлы булмаган тәмугның кайда башлануын аңлау авыр»

Антропоморф хайваннар рәсемнәре балалар арасында таратылучы порнографиягә әверелә. Һәм барлык анатомик нечкәлекләре белән.

«Болар барысы да социаль челтәрләрдә, балалар җыела торган төркемнәрдә тәкъдим ителә. Бу төркемнәрне карагыз, аларны табу кыен түгел», - дип киңәш итә балалар омбудсмены.

Видеога төшерү өчен генә хайван битлеген киеп, хайван булып кылану белән чын бозыклык арасында чикләр юк, дип саный Ирина Волынец.

«Ата-аналар моны шунда ук туктатырга тиеш. Бу - җәһәннәм ишеге төбендә торган кебек. Чыгу юлы булмаган җәһәннәмнең кайда башлануын аңлау кыен. Ул якка бармавың хәерле. Менә бу ахинея белән шөгыльләнергә түгел, ә ата-аналарга үз балаларын үстерү турында уйларга кирәк», - дип саный балалар омбудсмены.

Ул ата-аналарны балаларының мавыгуларына игътибарлы булырга һәм үзләрен төрле иҗади мавыгуларда: спорт, музыка, бию, техник иҗат, робототехника һәм башкалар белән шөгыльләнүдә тормышка ашырырга өнди.

«Без дә балалар бакчаларында куяннар булып киендек, ләкин без бит ел буе болай йөрмәдек»

Психологлар да квадробиканы зарарсыз мавыгу дип санамый. Клиник психолог Ирэн Боброва мондый мавыгулары булган балаларның ата-аналарына белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди.

«Бу ачыктан-ачык нормадан тайпылу, деструкция, ягъни шәхес буларак бозылу. Әгәр үткәннәргә борылып карасак, без хиппи, гот һәм эмоларны искә төшерербез. Бу үз кагыйдәләре белән яшәгән кешеләр төркеме. Квадроберлар шулай ук тышкы кыяфәтләре һәм карашлары белән аерылып тора. Аларның яшәү рәвеше гомум кабул ителгән нормаларга туры килми. Әйе, балалар бакчаларындагы бәйрәмнәрдә без дә куян булып киенә идек, ләкин без бит ел буе болай йөрмәдек!»- дип фикер йөртә психолог.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ирэн Боброва, квадробика – кешеләрдә деструктив тәртип формалаштырырга чакыручы ясалма юнәлеш, дип саный.

«Минем моңа мөнәсәбәтем бик тискәре, чөнки бу гомум кабул ителгән әхлак нормаларына каршы килә. Мин монда әхлакый аспект мәсьәләсе торганын күрәм», - ди ул.

Иң куркынычы, моның белән эмоциональ өлкәсе формалашып килүче яшүсмерләр мавыга, дип саный Ирэн Боброва.

«Безнең мәгариф системасына игътибар итәсе килә. Совет елларында балаларда патриотлык, рухилык, әхлаклылык формалаштырылды. Җәмгыятебез интеллигент булсын өчен мәктәпләрдә әхлак дәресләре үткәрелергә тиеш», - ди Ирэн Боброва.

«Безнең илдә мондый проблема юк»

Квадробинг темасы зур игътибарга лаек түгел, безнең илдә мондый проблема юк, дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

Элегрәк Думаның мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ атказанган артисты Денис Майданов парламентның түбән палатасында квадроберлар субкультурасын контрольдә тотачак закон проекты өстендә эш алып барылуын хәбәр итте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бу мәсьәләне минем коллегам, Дәүләт Думасы депутаты фикер алышуга тәкъдим иткәнче, минемчә, Россия халкының 99 проценты бу проблема турында белми иде һәм хәтта мондый субкультура барлыгын күз алдына да китерә алмый иде. Һәм бу мәсьәлә буенча фикер алышу тәкъдиме үзе үк бу хәрәкәт өчен зур реклама булды. Бу тема мондый киң фикер алышуга лаек түгел, мондый проблема юк дип саныйм», - диде Фәррахов.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге хәрәкәтне тыю яки аны чикләү кирәкми.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина

Читайте на 123ru.net