Новости по-русски

Чәкчәкле БРИКС: Казанга килгән кунаклар татар кунакчыллыгы турында ни сөйли?

Владимир Путин: Үзенчәлекле, кызыклы һәм тиз үсә торган төбәк

Татарстан – Россиянең үзенчәлекле, кызыклы төбәге, диде Владимир Путин.

«Бу – безнең илнең бик үзенчәлекле, кызыклы һәм тиз үсеш кичерә торган төбәге. Республика үзенең хезмәт сөючән һәм талантлы кешеләре, шулай ук үсеш темплары белән горурлана», – диде Владимир Путин.

Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Кытай лидеры: Казан аша Рус дәүләтенә чәй ташыганнар!

Казанда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Татарстан һәм Кытайның элек-электән бәйле булуларын әйтте.

«Сезнең чакыруыгыз буенча борынгы Казан шәһәренә БРИКСның XVI саммитына килүемә бик шатмын», – диде Си әфәнде.

Фото: © Станислав Красильников, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

«БРИКС саммиты Казанда уза, мин бу шәһәр турында бик күп мәгълүмат белдем. Әлеге саммит та зур әһәмияткә ия. Миңа 400 ел элек безнең илләрне тоташтырган Бөек чәй юлының да Казан аша үткәнлеге билгеле булды. Нәкъ менә шул юл аша Кытайда җитештерелә торган уишань чәен Россиянең төрле төбәкләренә китергәннәр», – ди Си Цзиньпин.

22 октябрь кичендә БРИКСта әгъза булып торган ил башлыклары өчен Казан Ратушасында оештырылган төшке аш та Кытай лидеры Си Цзиньпинның күңеленә хуш килгән. «Бик яхшы, тәмле», – диде ул аш турында Кытай башлыгы.

Казан рестораннары БРИКС саммиты кунакларын татар халык ризыклары (кыстыбый, өчпочмак, бәлеш), токмачлы аш, ат итеннән уникаль рецепт буенча кыздырылган шашлык, шулай ук балык, каз һәм үрдәк итеннән әзерләнгән ашамлыклар белән сыйлаячагы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.

Кунакларга шулай ук татлы ризык – талкыш кәләвә дә тәкъдим итәләр.

Миңнеханов тагын БРИКС саммитына килгән дәүләт башлыклары фотоларын чыгарды

Пекин журналисты: «Шәһәр уңышлы якка үсеш кичерә»

Кытай Халык Республикасы башкаласы Пекиннан «Жэньминь жибао» газетасы журналисты Яхун Се БРИКС саммиты кысаларында оештырылган Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә Казанның уңышлы якка үсеш кичерүен әйтте.

«Минем Казанда булганым бар, хәзер икенче тапкыр килүем. Аэропорттан чыккач та, Татарстан башкаласында бик күп үзгәрешләр күрдем. Бик күп юллар, биналар төзелгән. Казанның күренешләре сокландырды: Казансу – Идел елгалары яр буйлары әйбәт ясалган, яшеллек тә күп. Бик матур манзара ачыла. Шәһәр уңышлы якка үсеш кичерә. Шуңа күрә дә Казанның БРИКС кебек зур чараны үткәрергә әзер булуын билгеләп үтәсем килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Пекиннан килгән журналист Казан урамнарыннан һава сулап йөрергә өлгергән, Зөя утравында булганын әйтте. «Татарстанның, Казанның матурлыгына сокландык. Казанның борынгы тарихы бар. Кремль – шәһәрнең төп урыннарының берсе. Сезнең төбәктә төрле халыклар, төрле дин әһелләре яши, төрле мәдәниятләр бар. Алар барысы да гармониядә, бу яктан Татарстан үрнәк булып тора», – диде ул.

«Монда мин татар милли ашларыннан чәкчәк, азу, пылауны ашап карадым, бик ошаттым», – диде Яхун Се.

Миңнеханов: БРИКС саммиты кунаклары чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын көтмәгән

Казанда БРИКС саммиты кунакларын ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алалар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕН ТВ»га чит ил кешеләренең милли ризыкларны авыз итүдән алган тәэсирләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, барлык кунаклар да рәхәтләнеп сый-нигъмәтләрдән авыз иткән.

«Чәкчәк бик яхшы, икмәк тә. Кешеләр чәкчәкнең шулкадәр тәмле булуын кабып карагач кына белә. Реакция яхшы, уңай», – диде Миңнеханов.

Франция журналисты: Казан – бик матур шәһәр, аны яраттым

Франция журналисты Жорж Кузманович «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Мин Казанда беренче тапкыр. Франция кешесе буларак, БРИКС саммитында нәрсәләр булганын беләсем килде. Минемчә, бу – дөнья геосәясәтендә мөһим вакыйга. Дөнья хәзерге вакытта үзгәрә, ул мультиполяр дөньяга әверелә бара, соңгы елларда бу – тиз темп белән бара. Ул Америка житәкчелегендә генә оешмый бит. БРИКСка кергән дәүләтләр – дөньядагы халыкларның яртысы диярлек, аларның икътисады G7 берлегенә караганда зуррак, күләмлерәк. Минемчә, Казандагы БРИКС саммиты әлеге үзгәрешнең символы булыр», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин Париждан килдем. Казан – бик матур шәһәр, аны яраттым. Бик күп карап йөрдек, хозурландык, сокландык. Ә иң мөһиме – кешеләре яхшы, бу – безнең күңелебезгә хуш килде. Хәзерге вакытта санкцияләр бар, кыенлыклар күп, мөмкинлекләр булгач, гаилә белән ялларга Казанны карарга, кунакка килергә теләгем бар. Милли ризыклардан чәкчәкне авыз итеп карадым, бик тәмле! Кызганыч, Парижда татар ашлары юк, кем дә булса Парижда татар ресторанын ачып жибәрсә, милли ашларыгыз бик популяр булыр иде», – диде журналист.

Кыргызстаннан Турсунбек Акун татарларга: «Туган телне, мәдәниятегезне сакларга тырышыгыз»

Үзәк Азия илләрендә Кеше хокукларын яклау буенча конгресс координаторы, Кыргызстанда хокук яклау хәрәкәте рәисе Турсунбек Акун «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Экспо»да БРИКС саммитында туган телне, мәдәниятне саклау проблемасы турында сөйләде.

«Мин Бишкәк шәһәреннән. Казанга беренче тапкыр килдем. Татарлар – кунакчыл халык, Казан – гүзәл шәһәр. Ризыкларыбызда охшашлыклар барлыгын беләм. Мәсәлән, бездә дә бавырсак милли ризыгы бар, ул чәкчәккә охшаш. Казан урамнарында йөрдек, татар яшьләрен очраттык. Кайберләре татарча белмәүләрен әйтте. Кардәш халыкларыбызга теләгем шул: туган телегезне, мәдәниятегезне саклагыз, сакларга тырышыгыз», – диде ул хәбәрчегә.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Кыргызстанда кыргыз теле дәүләт теле булып санала. Моннан тыш, рус теле – милләтара аралашу теле. Турсунбек Акун Кыргызстанда да тел проблемасының булуын искәртте.

«Татар халкы, татар җәмәгатьчелеге, Татарстанда яшәүчеләр – яшьләрнең татар телен белү дәрәҗәсен күтәрергә тиеш дип саныйм. Алар бары тик татар телендә генә сөйләшергә тырышсын иде. Рус телен белсеннәр, әмма татар теле – төрки телләрнең берсе. Казахлар – казах телен, кыргызлар – кыргыз телен, татарлар татар телен белергә, татарча сөйләшергә тиеш. Үз йөзегезне югалтмагыз. Бу – минем киңәшем», – дип йомгаклады ул.

Беларусь журналисты Евгений Пустовой: «XXI гасырда Казанның роле – Евразияне берләштерү»

Беларусь Республикасы журналисты, сәяси күзәтүче Евгений Пустовой:

«Казан – зур сәясәтнең үзәгенә әверелә. Төрле халыкара дәрәҗәдәге саммитлар, форумнар да монда уза, һәм мин моңа бик шат. Минемчә, XXI гасырда Казанның роле – Евразияне берләштерү. Сез моны бик яхшы башкарасыз. Инфраструктура яхшы булганга гына түгелдер, сәбәбе төптәрәктер аның. Мөгаен, биредә төрле мәдәниятләр, диннәр бергә булганга һәм аларның бер-берсен хөрмәт итүендәдер. Шуңа күрә Казан – дөньяның яңа хәбәрләр ишетә торган урыны ул. Нәкъ менә Казанда яңа глобаль дуслык барлыкка килә», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Евгений Пустовой Казанда беренче тапкыр гына түгел, Киләчәк уеннарына килгәне булган. «Үзебезнең илебез – Беларусь белән горурланабыз, аны яратабыз. Чисталыгыбыз белән дә горурланабыз. Нәкъ шундый күренешне мин Казанда күрдем. Башкала бик матур, каралган, балкып тора. Биредә эш һәм хезмәт сөючән халык яшәгәнлеге, аларның туган ягын яратканлыгы күренә», – диде журналист.

«Татар милли ашларыннан чәкчәкне үз иттем. Үзем дә бик тәмләп татып карадым, дусларыма да авыз иттердем. Татар халкы – хәлвә кебек – телгә баллы, кунакчыл халык. Беларусь Республикасында да татарлар бик күп, бер шәһәр үзәгендә мәчет бар. Бездә яшәүче татарлар, шулай ук, эш һәм хезмәт сөючән, бакчачылык белән шөгыльләнәләр», – дип билгеләп үтте ул.

Белоруссия Президенты Лукашенко Рөстәм Миңнехановка: «Син мине тыелган әйбер белән сыйлыйсың»

БРИКС саммитында катнашу өчен, бүген Казанга Белоруссия Президенты Александр Лукашенко да килде. Аны аэропортта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршылады.

Миңнеханов Татарстан башкаласында Белоруссия Президентын каршы алуга шат булуын әйтте, ә Лукашенко аңа рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов Лукашенкога чәкчәк һәм икмәк белән сыйланырга тәкъдим итте.

Лукашенко чәкчәкнең бер кисәген авыз итте һәм Миңнеханов сүзләрен кабатлады: «Әз генә дигән булды. Ике кисәк аша, дисә ни була. Ул дус буларак кына инде», – диде Белоруссия Президенты елмаеп.

Соңыннан Миңнеханов Лукашенкога ипи-тоз тәкъдим итте, моны кунакчыллыкның иң мөһим билгесе дип атады. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән дан тоткан Белоруссия президенты ипине үбеп алды, әмма татып карамады.

«Син мине тыелган әйбер белән сыйлыйсың», – дип аңлатты Лукашенко.

Казанга БРИКС саммитына Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хатыны белән килде

Казанга, БРИКС саммитында катнашу өчен, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. Ул хатыны Әминә ханым белән бергә Татарстан Республикасы башкаласына аяк басты. Аэропортта аларга чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Рәҗәп әфәнде белән белән Әминә ханымның чәкчәкне ничек бәяләгәнен видеодан карагыз.

Читайте на 123ru.net