Илнат Фәрхуллинның кәләше Регина: «Көтә-көтә, өч ел үткән»
Илнат Фәрхуллин Казандагы шәхси концертында сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Регина аңа бер меңгә якын тамашачы алдында: «Әйе», – дип ризалыгын белдерде.
«Интертат» Регина белән аралашты.
Регина Гәрәева тумышы белән Башкортстан республикасының Дүртөйле районыннан. Ул – Башкортстанның атказанган артисты. Регина 15 ел дәвамында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамблендә биюче булып эшләгән.
Котлыйм, Регина. Илнатның бу адымын көткән идеңме? Нәкъ менә якын арада тәкъдим ясар дип сизгән идеңме?
Көтә-көтә, 3 ел вакыт үткән дә киткән инде. Һәр хатын-кыз кебек, әлбәттә, мин дә сөйгәнемнең бу адымын көттем! Әмма Илнат үз концертында тамашачы алдында тәкъдим ясар дип бер дә уйламаган идем. Шок хәлендә калдым. Әле дә ышанып бетә алмыйм төсле.
Сез күптән танышмы?
Без икебез дә ансамбльләрдә эшләп алдык, шуңа күрә бер-беребезнең барлыгын белә идек инде. Төгәл генә хәтерләмим, шул 2018-2019 елларда якынрак танышканбыздыр. Бер-беребезне ул елларда ук белсәк тә, бик аралашмый идек. Бар ни, юк ни дигәндәй…
Үзең аңа кайчан игътибар иттең соң?
Белүеңчә, Илнат татар эстрадасында популяр булган бер төркемдә эшләп алды («Казан егетләре» төркеме – авт.). Илнатка шул төркемдә эшләгән вакытында игътибар иттем. Ул башкалардан көчле энергетикасы, харизмасы белән аерылып тора иде. Хореограф буларак, мин аның пластикасына да игътибар иткән идем. Аның сәхнәдән үзен ничек тотуы, ничек биюе ошый иде миңа. Һәм, әлбәттә, егетләр арасында ул минем өчен иң чибәре иде.
Кайчан якынрак аралаша башладыгыз?
Икебезнең дә тормыш юлларында сынаулар һәм авырлыклар булган чакта без якынайдык. Ул – миңа, мин аңа ярдәм итә алдык. Аннан соң мин гел җырларга хыяллана идем. Илнат, шушы хыялымны чынга ашырып, миңа җыр язды һәм клип төшерде. Шушы вакытларда тыгыз аралаша башладык.
Аллаһ боерса, бу – синең икенче никахың булачак. Куркытмыймы?
Юк, бер дә куркытмый. Беренче ирем белән Илнатны чагыштырып булмый. Алар – икесе ике төрле кеше. Илнатка мин тулысынча ышанам һәм, Аллаһ боерса, ул ышанычымны аклар дип өметләнәм.
Аннан соң Аллаһ безне очраштырган икән, димәк, бу – язмыш. Без икәү бергә төрле авырлыкларны үттек. Миңа ярдәм кирәк булганда, нәкъ менә Илнат янымда булды. Хәзер дә ул – минем терәгем.
Нинди авырлыклар? Тәфсилләбрәк сөйли аласыңмы?
Авырлыклар, сынаулар күп булса да, алар инде артта калды, шуңа күрә ул вакытларны искә дә төшерәсем килми.
Беренче ирең белән ник аерылыштыгыз? Хәзер аралашасызмы?
Ул кеше минем өчен күптән юк инде. Ишетәсем дә, күрәсем дә килми үзен. Мин хәзер яңа тормышта яшим.
Улың бар дип беләм. Исеме ничек? Ул Илнатка «әти» дип эндәшәме?
Улым Самир исемле. Илнатка «әти» дип эндәшмәсә дә, улым аны якын күрә. Аларның уртак тел таба алуына сөенеп бетә алмыйм. Алар һәрвакыт аралашыр сүз табалар. Самир еш кына Илнаттан төрле киңәшләр сорый. Аларның хәтта үзләре генә аңлый торган шаяртулары да бар. Илнат бала җанлы бит ул! Өйдә балалар булганда, Илнат алар белән уйный, шаяра. Көлеп эчләр ката кайчак, күршеләр ничек түзәдер?!
Илнатның да 2 баласы бар. Балалар бу хәбәргә ничек карадылар соң?
Котладылар да: «Үбешегез», – диделәр.
Үбештегезме соң?
Көлештек тә, бер-беребезне «пәп» иттек инде.
Алга таба нинди планнар? Никах, туй?
Никахны озакламый укытачакбыз, Аллаһ боерса. Казанда үтәр, дип планлаштырабыз. Туе да булыр. Бар да гадәти: насыйп итсә, кабат әни дә булырга теләр идем. Амин.
Йөзек ошадымы соң? Илнат, гомумән, романтиктыр ул?
Илнат буш сүз сөйләп йөрүчеләрдән түгел, ул барысын да гамәлләре белән күрсәтә һәм дәлилли. Йөзекне исә мин теләгәнен сайлаган. Букет та нәкъ менә мин яраткан чәчкәләрдән тора иде. Ә болай болар барысы да бер дә мөһим түгел. Иң зур теләк – бәхетле тигез гомер.
Сүзгә килгән чакларыгыз да буладыр… Кайсыгыз беренче сүз башлый?
Без талашуларга вакыт әрәм итмәскә тырышабыз. Берәр бәхәс барлыкка килсә, шул ук мизгелдә бу сорауга ачыклык кертәбез. Без – иҗат кешеләре бит, шуңа күрәдер дә икебез дә бик тиз кызабыз. Гел шома гына бармый инде ул. Бер-береңә ияләшергә кирәк башта. Вакыт үткәч, ягъни менә хәзер без инде бер-беребезне бер караштан һәм сүздән аңларга өйрәндек. Сүзгә килсәк тә, тиз арада онытыла ул ничектер. Бер-беребезне тоя башлаганбыздыр, күрәсең.
Син Илнатның төркемендә биюче булып эшлисең. Бу эшчәнлегеңне башлаганда, сез Илнат белән пар идегезме инде?
Әйе, без очраша башлаганда, мин әле Башкортстанда яши идем. Ул миңа Казанга күчәргә һәм аның төркемендә эшләргә тәкъдим итте. Әле ул вакытта ансамбльдә эшли идем. Тәвәккәлләдем дә, Илнатның сүзенә ышанып, күчәргә булдым. Аллаһка шөкер, бер дә үкенгәнем юк әле.
Илнат сиңа күп түлиме соң? Хәзер, хатыны булгач, күбрәк сорый башларсың инде? Илнат саран түгелме?
Хезмәт хакымны башка биючеләр кебек үк алам. Эш – эш бит ул, ә мөнәсәбәтләр – аерым. Дөресен әйтсәм, Илнат «ыштансыз» бит ул. Кайчак ачуым чыга хәтта, бернәрсәсен дә жәлләми. Мин үзем дә артык күп сорарга күнекмәгән.. Шулай да ул барлык «хотелка»ларымны чынга ашырып бара.
Кабат котлыйбыз, Регина. Туегызга чакырырга онытмагыз.
Фото: © Илнат Фәрхуллинның шәхси архивыннан