Новости по-русски

Рәфинә Ганиуллинаның элек аралашмаган сеңлесе әниләрен ялга алып киткән

Күптән түгел генә җырчы Рәфинә Ганиуллинаның озак вакытлар аралашмаган кече сеңелләре Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) белән дуслашулары турында язган идек. Биш бертуган Ганиуллиналарның үзара мөнәсәбәтләре моннан берничә ел элек какшаган иде. Гөлсу белән Илсөя апалары белән аралашмыйча яшәделәр, әниләре Зөлфия ханым белән генә элемтәдә тордылар.

Рәфинә Ганиуллина һәр интервьюсында бу хәлгә үзенең борчылуын белдереп килде, кайчан да булса дуслашырбыз, дип өметләнде. Бүгенге көндә 5 кыз – барысы бергә, гел очрашып, күрешеп торалар. Алар әниләре белән вакыт үткәрергә дә җай таба. Әле Резеда белән Гөлсу әниләрен санаторийга ялга алып килгәннәр. Кызларның әниләренә моннан 7 ел элек инсульт булган иде. Ул хәзер даими карауга мохтаҗ.

Гөлсу социаль челтәрләрдә апалары кебек үк актив түгел. Санаторийдан сторислар белән Резеда уртаклаша.

«Көне буе кәгазь эшләре белән чаптык. Әнигә дәвалану билгеләделәр. Территориясе әйбәт, саф һава, тәмләп ашадык та кинога һәм дискотекага киттек», – ди ул.

Резеда Ганиуллина үзе дә соңгы елларда чит илдә яши, Татарстанга кайтып кына йөри. Ул элегрәк Болгардагы «Ак мәчет» каршында үзенең шәрык биюе һәм шул стильдәге ачык костюмнары белән мөселман дөньясында шау-шу уяткан иде.

Читайте на 123ru.net