Новости по-русски

Түбән Кама театрында «Әлепле артистлары», яки Артистның да ашыйсы килә

«Әлепле артистлары» – заманында данлыклы Камал театрында куелган комедия. Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов ике гасыр чигендәге драматургиягә анализ ясаганда, бу әсәрне «милли эчтәлекне традицион булмаган алым-чаралар ярдәмендә чагылдырулары белән үзенчәлекле» дип бәяләгән. Галим мондый әсәрләр исемлегенә Мансур Гыйләҗевның «Бичура», «Баскетболист», Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы», «Мин төш күрдем...», «Чапты атым Казанга», «Шайтан куентыгы», Данил Салиховның «Алла каргаган йорт», «Чукрак», Аманулланың «Әлепле артистлары», «Соңгы кырау» пьесаларын кертеп: «Драматургиядәге үзенчәлекләрнең тагын берсе аерым авторларның әдәби-эстетик эзләнүләре белән бәйле. Соңгы елларда шартлылыкка, символик образ-сурәтләргә, метафорик күренешләргә игътибар аеруча артты», – дип нәтиҗә ясаган.

«Әлепле артистларын» заманында Камал театрында Ренат Әюпов куйган. Бу – дөнья буталган чорда театрларны тамашачылы иткән әсәрләрнең берсе дип аңлыйм. Шул ук чорда Әмир Камалиев (Аманулла) үзе аны Әлмәт театрында куйган, Уфа «Нур» театрында куелган, яңа гасыр куелышларына килсәк, 2019 елда, Аманулланың якты истәлегенә багышлап, «Әкәмәт кәмит» исеме белән Буа театры чыгарган, Стәрлетамак башкорт театрында куелган. Бу әсәрне куйган халык театрлары бихисап. Кыскасы, пафослы итеп әйтсәк, Аманулланың күпме театрларны ашаткан үлемсез әсәре бу.

«Әлепле артистлары», миңа калса, дәүләт театры статусын йөрткән театрлар өчен үзенчәлекле профессиональлек тесты да – театр аны «кеше көлдереш»кә, «попсага» төшеп китмичә, затлы итеп уйнап чыга ала икән, димәк, ул профессиональ театр булып җитешкән. Ә инде арт санны болгап кеше көлдерүгә кайтып калган икән, димәк, театрга әле үз өстендә эшләргә дә эшләргә, эшләргә дә эшләргә.

Түбән Кама театры үзенә шушы тестны билгеләде. Ничек үтте ул аны: Казан – Түбән Кама юлын үтеп, мин шушы куелышны карап кайттым. Әлеге язмада кайбер уйлануларым.

Әсәрнең эчтәлеге болайрак. Әлепле авылында үзешчән сәнгать гөрләп эшли – халык театры ел саен авылдашларын спектакльләр белән сөендерә. Көннәрдән бер көнне авыл советы рәисе (колхоз рәисе) авылга профессиональ режиссер алып кайта. Ул кыска гына вакыт аралыгында үзешчәннәр белән спектакль куеп чыгарга тиеш була. Көтмәгәндә сәхнә арты вакыйгалары спектакльнең үзеннән дә кызыгракка, ә бәлки кем өчендер кызганычракка әверелә. Чөнки сәхнәдә артистлар бер мәхәббәт тарихын уйнасалар, сәхнә артында икенче мәхәббәт тарихы гөрли.

«Комедия бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләр арасында иҗатка вакыт тапкан ихлас, эчкерсез, эшчән авыл кешеләре турында. Тамашачы авыл артистларының спектаклен күрә алмаса да, бик кызыклы сәхнә арты тормышын күзәтәчәк», – дип, спектакль карарга чакыра театр тамашачыны.

Шунысы да игътибарга лаек: спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелган. Бу инде – спектакль эконом-вариант түгел, дигәнне аңлата, ягъни театрның чагыштырмача яхшырак гонорарлар түләргә дә, һәр персонажга образына ятыш күлмәк тегәргә дә, декорацияләргә дә акчасы булган дигән сүз. Әлеге программа туктала гына күрмәсен, дип теләп торыйк – театрларга яхшы бюджетлы спектакльләр чыгару мөмкинлеге туды бит, Аллага шөкер!

«Әлепле артистлары» спектаклен чыгарырга театр җитәкчелеге Башкортстаннан режиссер чакырган. Фиргат Гарипов – Гафури исемендәге Башдрамтеатр артисты һәм режиссеры. Түбән Камада беренче куюы түгел, биредә ул, төп рольгә театр директоры Рөстәм Галиевның үзен алы, «Әлдермештән Әлмәндәр»не чыгарган иде. Спектакль әле дә репертуарда.

Куючы команданы башкорт режиссеры үзе белән алып килгән. Рәссам – Рөстәм Баймөхәммәтов, композитор – Урал Иделбаев, сәхнә хәрәкәтен куючы – Чулпан Аскарова.

Спектакльдә Алмаз Хөсәенов, Рафил Зәйнуллин, Гүзәл Шәмәрданова, Раушан Әсәтов, Альберт Ибраһимов, Фарил Вафиев һәм башкалар уйный.

Режиссер спектакльдә тамашачы көлдерүнең барлык төрләрен кулланган. Аманулла пьесасындагы көлкеле текстка артистларның кыланышлары да кушылган, битлек тә бар, такмаклар да җырлана.

Халыкка бу комедия нәрсәсе белән кызык соң? Әлбәттә, үзе профессиональ актер булган, сәхнә теленең нәрсә икәнен белгән драматург Аманулланың йөгерек теле белән. Әлбәттә, тематика: татар театр уйнарга ярата, һәм авыл саен булмаса да, халык театрлары күп татарның – биредә ул шушы үзенә таныш театр уйнау тамашасын күрә. Кәмит кенә дисәк тә, көлке арасына җитди темалар да төреп куелган. Әйтик, кешенең тормышын яхшыртырга бернинди өлеш кертмәгән буш грамоталар темасы һәм шуның белән алданганлыгын аңлаган авыл агаеның сәхнәгә чыгып ыштансыз биюе – бу аның протесты. Барыбыз да – шундый «грамоталы ыштансызлар», көязләнгән булып чалбар-итәк киеп йөрсәк тә. Шуңа бу күренештә әлләкемләнеп борын җыерасы түгел. Сез ыштансызны шәрә дип аңламагыз тагын, беркем дә шәрә йөгерми. Ә менә авыл җитәкчеләренең клубка профессиональ режиссер китертүен күрсәтү – югары сәнгатькә омтылыш. Югыйсә ул акчага берәр «җырчы кәмәшен» алып килеп, бушка концерт күрсәтеп тә халык күңелен күтәрә ала иде. Без монда сәнгатькә омтылган һәм халыкны агарту максаты куйган җитәкчене күрәбез, гәрчә артистлар аларны да көлке объектына әверелдерсә дә.

Шәхсән минем өчен бераз зәвык җитмәгән урыннары да, артистның арттырыбрак җибәргән урыннары да булды. Декорация сыйфатына һәм эстетикасына да, костюмнар эстетикасына да дәгъвалар бар. Ләкин мин прогон карадым. Прогоннан соң 1 төн эчендә үзгәрешләр кертелеп, мин күргән кайбер уңышсыз детальләр актуальлеген югалткан булырга мөмкин. Прогонны театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова да карап, кайбер тәкъдимнәрен җиткерде – шәхсән мин алар белән килештем.

Ә инде тамашачы хозурына тапшырылган комедияне театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов караган. Менә аның фикере: «Аманулланың «Әлепле артистлары» профессиональ театрларда да, халык театрларында да күп куелды. Режиссерлар аны бер үк алымнар кулланып куйганнар. Ә монда яңа сулыш, персонажларга карата киная, ирония күренеп тора. Халык та аны кирәкле урынында кул чабып, яратып кабул итте. Мин моны «жанр таләпләрен үти торган куелыш» дияр идем. Артистлар өчен Фиргат белән эшләү матур практика булды. Аның бит биредә беренче куюы гына түгел. Ул – үзенчәлекле режиссер. Бу юлы җиңел комедия куярга чакырылган, аның Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган «Бичура»сы бөтенләй башка иде.

Әлбәттә, бу – театрны югарылыкка алып бара торган спектакль түгел, театр өчен «прорыв» димибез. Ләкин җиңел чын комедия күрсәтүне халык сорый. Репертуар гел мондый спектакльләрдән торса, куркыныч бар, әмма бөтенесе кирәк кадәр генә булса, начар түгел. Минемчә, мондый спектакльләр дә кирәк – алар театрны ашата, катлаулы фәлсәфи һәм яңа алымнар белән куелган спектакльләргә ирек бирә. Дәүләт планы да бар бит әле. Андый спектакльләр өстенлек алса – куркыныч, ә бу очракта мин андый куркынычны күрмим. Мондагы юморның табигате чиста».

Кыскасы, артистлар уйный-уйный кызып китеп зәвыксызлык упкынына төшеп китмәсәләр, дәүләт театры статусындагы профессиональ театр вәкилләре икәнлекләрен онытмыйча затлы комедия уйнасалар, бары тик уңышлар гына телик.

Читайте на 123ru.net