Гөлназ Шәрипҗанова балачакта әтисен очраткач куркып йөгерүе турында әйтте
«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әбри Хәбриев «Ә син?» тапшыруына җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы чакырган. Тапшыруда төрле сорауларга дөрес җавап бирмәгән очракта «җәза» буларак тагын бер сорау бирү каралган. Чираттагы уңышсызлыктан соң, җырчы бала чагында истә калган бер хатирә белән бүлешергә тиеш булды.
«Азнакай шәһәрендә мин музыка мәктәбенә йөри идем. Көз көне, пыскып яңгыр ява, мин кайтып барам, шул вакытта әти очрады. Әти белән әни миңа 1 яшь булганда аерылышкан. Мин беләм аның минем әти икәнен, ләкин аралашканым юк. 2-3 класс – 9-10 яшьтә булганмындыр. Мин качып киттем, йөгерәм, әти арттан чаба. «Коткарыгыз!» – дип кычкырам. Шулвакытта бер апа белән абый каяндыр кайтып баралар, таза гына гәүдәле ханым, аның артына качтым. «Бу – минем «бывший» әти», – дидем. Мин куркам, минем өчен ул – чит кеше.
«Минем кызым бит ул», – диде әти. Шуннан апа белән абый аңлап алдылар, баласы – кызы, дип. Шул балачак хатирәсе искә төште, шуннан соң мин әтине тагын берничә тапкыр күргәнмендер, 14 яшемдә…
Миңа 18 яшь булганда, ул вафат булды. Себер якларында үлгән, гаиләсе, 2 баласы бар.
Хәзер ничектер сагындыра. Кунакка чакырган булыр идем, холкым буенча мин үземне «әти кызы» дип уйлыйм.
Ул шундый гади авыл кешесе булган. «Ак күлмәге белән трактор астына кереп китә иде, аннары алып кайтып, «ю!» дип атып бәрә иде», – дип сөйли әни. Әнигә шул ошамаган. Әни музыка мәктәбендә укыта, затлы киенә, әти көнләшә. «Музыка мәктәбендә эшләмә. Син эшлә, тик идән юучы булып», – дип әйтә торган булган. Менә шундый мөнәсәбәт булган.
Хәзер сагындыра. Эх, аралашкан булсам... Миндә әти мәхәббәте булмады, мин аны белмим, мин аны тоймадым. Илсурга кияүгә чыкканда кайната да юк иде. Хәзер мин Илсур белән балаларга карыйм да, тулы гаилә булуыбыз белән бәхетле», – дип сөйләде җырчы һәм күз яшьләренә ирек бирде.