Новости по-русски

«Гендер-пати булган» – Фирдүс Тямаев яшь иргә әти булачагын хәбәр иткән

Татар эстрадасының иң энергияле җырчысы сәхнәдә ни генә кыланмый, шулай ук тамашачылары кыю вә әрсез. Бу юлы җырчы сәхнәдә яшь ир-атка әти булырга ярдәм тәкъдим иткән, ә аның хатынына «авырга узарга» булышкан.

Видеода күренгәнчә, сәхнәдә яшь пар басып тора. Җырчы, күрәсең, алдан ук яшь ханым белән сөйләшеп куйганча, ир-ат белән әңгәмә кора:

Ф.Т.: Казанда кызың бармы?

Ир-ат: Беркем дә юк.

Ф.Т.: Ә Уфада кемең бар?

Ир-ат: Хатыным бар!

Ф.Т.: Бәбиләрегез бармы әле?

Ир-ат: Юк!

Ф.Т.: Хыяллансызмы?

Ир-ат: Хыялланабыз, ясыйбыз.

Ф.Т.: Булышыргамы?

Ир-ат: Юк!

Ф.Т.: Менә хәзер хатыныңның башыннан сыпырам да авырга кала, ышанмыйсыңмы?

Шул вакытта җырчы яшь парның уртасына баса да, яшь хатынның башыннан сыйпый һәм кулындагы тартмадан йөклелекне тикшерү өчен тестны чыгарып күрсәтә. Шулай итеп яшь ханым иренә йөкле икәнен җырчыдан хәбәр иттерүне сайлаган.

Ир-ат: Хәзер ышанам.

Җырчы яшь ханымга «Безнең Тямай» дип язылган носки бүләк итә. Аны ире кидереп тә куя.

«Мә тартмасы, теге әйбере. Без аны хатының белән туалетка кереп, өч тапкыр тыгып карадык», – ди җырчы. Фирдүснең тамашачысы мондый шаяруларны ярата инде, залдагылар һәм видеоны караучылар рәхәтләнеп көлә.

Читайте на 123ru.net