Новости по-русски

Айдар Галимовның кече кызы кабат Мәскәүне яуларга булган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кече кызы блогер Айгизә Мәскәүне яуларга киткән. 3 ел элек ул зур хыяллар белән анда күченеп киткән булган, әмма тормышындагы күңелсезлекләр аркасында кире әйләнеп кайткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Сәлам. Мин – Айгизә. Нәкъ 3 ел элек мин Мәскәүгә күченеп киткән идем. Бик кыю һәм «барысын да дөрес эшлим» дип хис иткән идем. 2,5 айда мин проектларда эшләдем, реквизитор һәм ассистент булдым, кастингларга йөрдем. Һәм кире әйләнеп кайттым. Берни дә майтара алмаганга түгел, ә мөнәсәбәтләр аркасында.

3 елда күп нәрсә булды: 7 ел эшләгән өлкәдән киттем, егетем белән аерылыштым, дусларымны һәм мәчене, тормышка юнәлешне югалттым. Үкенәмме мин? Юк!

Мин яңа дуслар таптым, якыннарым белән мөнәсәбәтләрне җайладым, егет очраттым. Күп чыгыш ясадым. Минем менеджерым барлыкка килде, мин керемнең яңа баскычына чыктым. Бу 3 ел миңа үземә икенче яктан карарга вакыт бирде, һәм тагын үземне сынап карарга булдым. Мин кабат Мәскәүдә. Мин яраткан, мине тулыландырган шәһәрдә.

«Бер елгага ике тапкыр кермиләр», – диләр. Ә мин сынап карыйм. Миңа уңышлар теләгез. Сезней Ай», – дип сөйли ул тормышы турындагы кыска видеода.

Шулай ук Айгизә рус телендәге җырлар җыелмасын да тәкъдим иткән. Уңышлар аңа!

Читайте на 123ru.net