Новости по-русски

Гөлназ Сәфәрова: «Сеңлемә «сине дуңгыз фермасыннан алдык» дип әйтә идем»

Алып баручы Гөлназ Сәфәрова, сеңлесе Айсылуга шалтыратып, аның үзен Әниләр көне белән котларга тиешлеген дәлилләгән. «Мин сине тәрбияләдем кечкенә вакытыңда. Ашаттым, эчерттем, уйнаттым», – ди Гөлназ Сәфәрова сеңлесенә. «Әйе, ди, уйнаттың», – ди аңа Айсылу. Ике туган, кечкенә вакытларын искә алып, көлешә-көлешә сөйләшәләр.

Мин аңа кечкенә вакытында: «Сине дуңгыз фермасыннан алдык. Син кечкенә розовый дуңгыз идең, жәлләп алдык инде», – дип елата идем. Ул ышана иде.

Уйнаганда: «Син – Айсылу апа буласың, минем исемем Анна Бейс була», – дия идем. Аннан: «Сиңа аттылар, үл», – дия идем. Уеннар уйнаганда диван минем машинам иде. Айсылу: «Ә минеке кайда?» – дип сорагач: «Син автобуста йөрергә тиеш», – дип әйтә идем», – дип сөйләгән Гөлназ Сәфәрова Телеграм-каналындагы дусларына бәләкәй вакытларындагы кызыкларын.

Читайте на 123ru.net