Ана капиталы бер миллион сум булачак, ди депутат (Вәгъдә ителгәнне ничә ел көтәсе әле?)
Ана капиталы 1 миллион сум булачак, дигән Дума депутаты Светлана Бессараб «Парламентская газета»га.
Ана капиталы 2025 елның 1 февраленнән индексацияләнә башлый. Ул чагында беренче балага 677 мең сум, икенче балага 894 мең сум булачак. Әмма бер генә очракта – беренче балага пособие алынмаганда.
«Беренче балага түләү алынмаган очракта, 3 елдан ана капиталы 1 миллион сум булачак», – дигән ул.