Новости по-русски

Әниләре ит сата киткәч, дуңгыз абзарында табылган кыз үлеменең рәсми сәбәбе билгеле

23 ноябрьдә кич белән Красноярск өлкәсенең Ужурский районында 17 яшьлек кыз мәете табылган. Ул дуңгызлар яши торган абзарда була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Фаҗига Ушканка авылында була. Баланың мәетендә бик күп урыннарда – башында һәм тәнендә тешләнгән эзләр табыла. Якынча версия буенча, аны дуңгызлар тешләгән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, мәрхүмә кызның ата-анасы йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, дуңгызлар үстерә. 23 ноябрьдә көндез алар Красноярскига ит сатарга китә.

Кыз әти-әнисенә хуҗалыкта гел ярдәм итә, терлекләрне караша. Якынча версия буенча, 23 ноябрьдә кич белән кыз бала терлекләрне карарга дип ишегалдына чыга. Аннары аны дус егете таба, кыз үлгән була.

Фото: © https://t.me/krpronws

Кызның мәетен экспертизага җибәргәннәр, җинаять эше ачылган.

Красноярск крае прокуратурасы белешмәсе буенча, кызның мәетен дус егете төн уртасы җиткән чакта дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек яши торган абзарда таба. Ул күршеләрне ярдәмгә чакыра. Табиблар баланың үлемен раслый. Прокуратура тикшерүне контрольгә алган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» әлеге коточкыч хәлнең сәбәбе турында хәбәр итте. Төнлә килгән егет башта өйгә шакый, аннары, ачучы булмагач, хуҗалык корылмалары янына килә. Ул дуңгыз абзарында идәндә ятучы кызның канга баткан гәүдәсен күрә.

Егет тиз арада күршеләргә чаба, ул әле кызның үлүен белми. Ләкин урынга килгән табиблар үсмернең үлемен раслый.

Башта, кызны сыерлар сөзеп үтергән, дип уйлыйлар, тик соңрак сыерларның аерым урында торуы ачыклана.

25 ноябрьдә кызның мәетенә экспертиза нәтиҗәләре билгеле була. «Мәетне яру башкарылды. Үлемнең якынча сәбәбе – сул аяк ботында артерия яралану нәтиҗәсендә кан югалту», – дигәннәр прокуратурада.

Төрле версияләр буенча, кыз терлек ашатканда аңын югалткан һәм дуңгызлар янына егылган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net