Новости по-русски

Галим өчпочмагы ашап белем алган татфаклылар: «Кем ни әйтсә дә – үз юлым, үз кыйблам!»

Кешегә тормыш юлында меңләгән ишекләр очрый… Тар ишекләр, биек ишекләр, ябык ишекләр...

Юбилей кичәсе шушы сүзләр белән башланып китте. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган авыл кызы Әнисә, хыялларын һәм чемоданын кочаклап, Казанга килә. «Зинһар өчен ... монда калдыр! Мин сиңа килдем, Казан! Кабул ит мине!» – дип пышылдый кыз.

Залда утырган һәр кеше ул вакытта тойган хисләрен, билгесезлекне искә алгандыр. Менә шундый хисләр дөньясына чумудан башланды бу тантана. Кунар урыны да булмаган авыл кызы һич аптырап тормый: Ленин һәйкәле янына плащын сала да шунда төн куна.

«Әнисә йокыга киткән» арада сәхнәгә мәртәбәле кунаклар чакырылды. Казан (Идел буе) университеты ректоры Ленар Сафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сәхнәгә күтәрелде.

«Сездән башка без телебезнең киләчәген күз алдына китерә алмыйбыз»

Марат Әхмәтов:

Искиткеч рәхәт милли мохит. Фойеда ук Сабантуй кебек. Күңелемнән ихлас сөенәм – безнең туган телебез җанлы. Аны яшәү рәвеше иткән, туган телебезне матурлаган, әдәби көчен, нәфислеген бөтен дөньяга танытып яши торган милләттәшләребез ничек күп! Ихлас күңелдән сезне Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәтебез исеменнән сәламлим һәм матур милли бәйрәм белән котлыйм.

Бүлекнең исеме – татфак – кыска гына булса да, бихисап зур эшләр башкарылган. Язмышны сайлаганда, һәрберегез күңелегез белән, телебез өчен җаныгызны бирергә әзер булгансыз. Бүлек оешкан 1944 ел ил язмышында катлаулы ел булуга карамастан, дәүләт телне, милләтне кайгыртуны онытмаган. Шул авыр чорда да шундый мөнәсәбәт булган икән, без бүген дә шул дәрәҗәдә телне саклап, куәтләп яшәргә тиешбез. Татар теле – дөньядагы иң көчле 14 телнең берсе бит ул. Безгә: «Сезнең телегез шундый нәфис», – диләр. Тел сагында булганыгыз өчен, һәрбарчагызга рәхмәт әйтәсем килә.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп комиссия эшчәнлеге кысаларында да бик зур эшләр башкара. Биредә җанын фида кылырдай белгечләр, галимнәр эшли. Ассимиляция процесслары ничек актив баруга карамастан, үзләренең хезмәте кирәклегенә күңелдә шик туган вакытта да, төшенкелеккә бирелмичә, матур итеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Киләчәктә дә без бу эштә бергә икәнебезне раслап, югары мәктәпне эшле һәм ашлы итәргә тырышырбыз, чөнки сездән башка без телебезнең киләчәген күз алдына китерә алмыйбыз. Бергә булыйк. Бу матур бәйрәм яңа уңышларга, уртак эшләргә рухландырсын. Бу бәйрәм рухы күңелләрегездә озак саклансын. Илне-көнне сөендереп, милләтебезне баетып, матур сыйфатларын дөньяга таратып, һәркемгә үрнәк күрсәтеп яшәргә хаклыбыз, – дип сөйләде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе коллективына Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте белдерелде.

«Сез бик яшь, әмма җитлеккән»

Ленар Сафин:

Мин сезне юбилеегыз белән котлыйм. 80 ел күпме, азмы? Университетның 220 еллыгы белән чагыштырганда, әле яшь. Сез – бик яшь, әмма җитлеккән. Беренче чиратта ветераннарны тәбриклим. Сезнең алда баш иябез. Үзебезнең студентларны котлыйм, сез – иң яхшылары. Бик зур коллективыгызны бәйрәм белән! Бәхетле, исән-сау булыгыз, чәчәк атыгыз. Без сезнең белән, – диде ректор, русчалатып.

Ректор Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе коллективын КФУның Мактау грамотасы белән бүләкләде. Сәхнәгә югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов һәм кафедра мөдирләре Гөлшат Галиуллина, Флера Сәйфуллина, Рәдиф Җамалетдинов, Лилия Мөхәммәтҗанова, Алсу Әшрапова, Луиза Плотникова чыкты. Коллективны зал алкышларга күмде.

Илдар Гыйльметдинов:

Без караган композиция миндә хисләр уятты, мин дә Актаныштан, чемодан да бар иде. Татфак студентлары инициативасы буенча иң беренче Татар яшьләре көннәре оештырылган иде. Алар булмаса, бу чаралар узмас иде, татар яшьләре хәрәкәте барлыкка килмәс иде. Шуңа күрә минем ул студентларга рәхмәт әйтәсем килә. Ул кызлар-егетләр залда да бар. Чын күңелдән сезне зур бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Уңышлар телим! Телне саклауны сездән башка күз алдына китермибез. Институт белән уртак эшләребез бар. Киләчәктә дә матур итеп эшләрбез. Исән-сау булыгыз.

«Чәйләр эчертеп, өчпочмаклар ашатып укыттылар»

Равил Әхмәтшин:

Әле үземне кичәге студент итеп сизәм. Без дә кичә генә авылдан татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килгән идек. Әти-әни, авыл, чишмәләр, кырлар, өйдәге кечкенә этләр сагындыра. Монда безне остазларыбыз каршы алды. Без берсенә дә «отчество» белән эндәшми идек. Безне Гомәр абыйлар, Хатыйп абыйлар, Диләрә апалар каршы алды. Дөресен әйткәндә, Хатыйп абый, мин әле дә сезнең әтиегезнең исемен белмим, билләһи. Сез безнең өчен апалар, абыйлар булып калдыгыз. Сез безнең сагынуларны бастыгыз, белем бирдегез.

Күрше факультетлар: «Ничек сез укытучының өенә барасыз?» – дип гаҗәпләнә иде. Реферат, диплом эшләре язганда, укытучылар өйләренә чакыра иде. Чәйләр эчертеп, өчпочмаклар ашатып укыттылар. Башка бер факультетта да андый әйбер юк иде. Диплом эшен язганда, Диләрә апа Тумашева өенә барган идем. Ялгыш, аның ире Равил абыйга дигән өчпочмагын да ашап бетердем. Равил абый: «Ярар, мине театрда ашатырлар әле», – дип әйткән иде. Без бер гаилә булып укыдык, шуның өчен бик зур рәхмәт.

Мин – оптимист. Интернетта утыручылар «татар теле бетә» дип әйтәләр. Беркайчан да бетми. Шундый остазлар булганда бетми. Мин 1987 елда укырга кердем. Ул вакытта трамвайда 2 татар баласы сөйләшсә: «Бескультурные, на каком-то языке говорите», – дип әйтәләр иде. Без – ике малай, оялып, эндәшмичә торабыз. Бүгенге көндә Мәскәүнең 19 иң зур югары уку йортларында татар клублары эшли, кичәләр уздырабыз. МГУда гына да Татарстаннан 498 бала укый. Татар халкы бетмәячәк! Бүлекне тәмамлаган студент буларак, татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре яшәсен өчен Мәскәүдә, Россиядә барысын да эшләргә ант итәм, – дип ышандырды.

«Кем ни әйтсә дә әйтсен – үз юлым, үз кыйблам»

Аннан Әнисәнең маҗаралары дәвам итте. Менә ул, имтихан тапшырырга дип, татфак ишек төбендә тора. Күрше ишекләр алдында торучы шундый ук авыл кызлары, егетләре аңа гаҗәпләнеп карый: «Хәзерге заманда синең татар телең кемгә кирәк? Татфакка кереп авыл гыйбатлары арасында йөрергә җыенасыңмы?» – дип көләләр. Әнисә үз юлын сайлаган инде: «Сез үзегез кайдан соң? Авылдан түгелме?.. Кем ни әйтсә дә әйтсен – үз юлым, үз кыйблам!» – дип кырт кисте булачак студент.

Вакыйгалар бер-берсенә шома гына үрелеп барды. Әнисә имтихан тапшырырга килгән мөгаллимнәр – залга арты белән утыручылар – бераздан шагыйрьләр булып чыкты. Заманында татфак тәмамлаган Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Рәмис Аймәт, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов һәм хәзерге студент Айзат Вахитов залга борылып утырдылар да бер-бер артлы шигырьләрен сөйләделәр. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты канат куйган шагыйрьләр, язучыларның буыннар чылбыры нәкъ менә алар мисалында гәүдәләндерелде.

Менә Әнисә – татфак студенты! Университетта мавыктыргыч студент еллары башлана: татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин аны үзенә хорга ала, «хорчы» булганга, бәрәңге басуына җибәрелми кала. Бераздан Әнисә Казан мәктәбендә практика уза. Аннан «Яшь Ленинчы»га мәкаләләр яза башлый. Газетага мәкаләләрне кабул итүче Мансур абый белән тормыш юллары бәйләнә, студент еллары узып китә. Әнисәнең баласы да, оныгы да татфакта укый.

Тамаша 80нче елларда татфакта белем алган язучы Гүзәл Әдһәмованың көндәлекләренә нигезләнеп, шагыйрә Резеда Гобәева сценарие буенча куелган. Резеда Гобәева-Зәйниева үзе дә татфак тәмамлаган. Аларның исемнәрен сәхнәдә кабат-кабат яңгыраттылар. Әнисә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәлахова – ул да татфакныкы. Режиссер – Айдар Җаббаров. Күмәк күренешләрдә бүгенге студентлар иде.

Әлбәттә, кичә дәвамында тарихны, студентларның уңышларын чагылдырган видеолар да булды. Бүгенге көндә сәнгатьтә, журналистикада, җитәкче урыннарында эшләүче элекккеге татфаклыларның фотосурәтләре күрсәтелде. Әдәбият, фән тарихында исемнәре язылган олпат шәхесләр барланды, архив фотолары күрсәтелде. Артистлар чыгышлары да бизәде.

«Киләчәктә дә остазларыбыз күрсәткән юл, үрнәк буенча эшебезне дәвам итәрбез»

Соңыннан исә тагын кочак-кочак котлау сүзләрен ишеттек.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов:

Татарстан, Казан, университет, татар бүлеге белән һәркайсыбыз горурлана. Без яхшы аңлыйбыз: нигезендә дистә еллар дәвамындагы фидакарь хезмәт, тырышлык тора. Хөрмәтле ветераннар, без сезнең алда башыбызны иябез, рәхмәтебезне белдерәбез. Укытучылар, хезмәткәрләр, сезгә рәхмәт!

Киләчәктә дә остазларыбыз күрсәткән юл, үрнәк буенча эшебезне дәвам итәрбез, дип ышандырасы килә. Без яхшы аңлыйбыз: татар теле, әдәбияты, мәдәнияте өлкәләре өчен кадрлар әзерләү, тел, әдәбият, мәдәниятне саклау, үстерү – гаять катлаулы эш. Бу эшне үзебез генә башкарып чыга алу мөмкин түгел. Мин институтыбыз, югары мәктәптә тиешле шартлар, мөмкинлекләр булдыруга зур өлешләрен керткән, көч-этәргеч биргән җитәкчеләребезгә рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә бергә эшләрбез дип өметләнәбез, – диде ул һәм стратегик хезмәттәшләргә сүзне бирде.

«Һәрберегез бәхет ишеген ачып кергәнсез»

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов:

Бик тә күңелле, якты хисләр кичерәм. Үзем бу факультетта укымасам да, 90нчы елларда хәләл җефетем бу бүлектә белем алды. Минем үземнең дә тормышым, эшчәнлегем шушы өлкә белән бәйле. Минем фикеремчә, үзен татар дип санаган бер генә кеше дә үткән һәм бүгенге тарихка битараф булып кала алмый. Бүлек оешуның беренче елларыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар элитасын, татар зыялыларын тәрбияләүдә, милли кадрлар әзерләүдә, татар фәнен үстерүдә зур колачлы эшчәнлек алып бара. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе, һичшиксез, бүген татар халкын, мәдәниятен дөнья күләмендә киңрәк танытуга зур этәргеч бирә.

Казан федераль университеты Фәннәр академиясе белән дә тыгыз бәйләнгән. Академиянең нигезен тәшкил иткән Г.Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бу институтларда хезмәт итә торган белгечләрнең абсолют күпчелеге – Татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган кешеләр. Бүген инде күбесе – җитлеккән галимнәр. Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр өлкәсендәге уңышлары турында сүз йөртәбез икән, татар бүлегенең ифрат дәрәҗәдәге зур өлешен танырга тиешбез.

Без бу бүлектә төрле елларда хезмәт куйган укытучыларны һәм олпат галимнәрне горурланып искә алабыз. Мин үзем Фоат Ганиевка гомерем буе бурычлымын, ул – минем фәнни җитәкчем, профессор Вахит Хаковка ихтирамым чиксез. Залдагы укытучыларга рәхмәтләремне җиткерәм, исәнлек телим. Барыгызны да бәйрәм белән!

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова:

Минемчә, барыбыз да хәзер күңелебез белән яшьлек елларында. Мин сезне котлыйм! Дөрестән дә, һәрберегез бәхет ишеген ачып кергәнсез. Университет сезне бәхетле язмыш юлы белән алып барган, шуңа бүгенге 80 еллык тантанада бәхетле кунак булып катнашасыз. Мәгариф системасының үткән якты юлы, бүгенге көне һәм киләчәге дә ышанычлы. Мәгариф системасына алга таба да тел белән әйтелмәгән вакытта да баланың күңелен аңлый торган мөгаллимнәр әзерләүне дәвам итегез. Сезгә чиксез рәхмәтебез! Матур киләчәк телим.

«Мин дә хәләл җефетемне татфакта таптым»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров:

«Шаулый диңгез,

Җил өрәдер,

Җикәнен киргән кораб.

Төн вә көндез

Ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап...»

Һәр чорның үзенең студенты, мөгаллиме, тик кораб бер – татфак, капитаны – җөмһүриятебез. Кыйблабызга тугры калып, татар дөньясын гизәргә язсын. Рәхмәт остазларыбызга, татфагыма. Мәңге яшә, татфагым! Ул безгә юл ачып бирде. Айнур Әхәтович, сез генә түгел, мин дә хәләл җефетемне татфакта таптым. Равил Кәримуллович, сез Диләрә апаның өчпочмагын ашаган кебек, мин дә Әлфия апаның өчпочмагын ашап тәрбияләндем. Безнең язмышлар татфак белән бәйле. Рәхмәт сезгә!

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин:

Мин дә иптәшемне педагогика институтында таптым, үзем дә анда укыдым. Театраль тамашаны күргәч, бер фикер килде. Фән һәм сәнгать тиңдәш булырга тиеш. Кайсы гына сәнгать өлкәсен алсак та, тел тирәнлеге турында сүз алып барабыз. Алга таба да милләткә зур шәхесләр, әдипләр, фән белгечләрен бүләк итегез, – диде.

«100 еллыкта истәлек итеп сөйләсеннәр өчен, мин дә студентларга өчпочмак пешереп ашатырмын, мөгаен»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков:

Без, журналистлар, татфак белән күршедә яшәдек. Иң мөһиме – татар теле, татар әдәбиятыннан безне бер үк укытучылар укытты. Татфакның татар журналистикасына керткән өлеше бик зур. Залда хезмәттәшләребез бик күп. Бергә булыйк, бергә эшлик. Бүгенге көндә «Татмедиа» да бик актив рәвештә татар кадрларын әзерли. Бергә милләтне, телне, татар журналистикасын үстерәбез. Бәйрәм белән! – дип котлады.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов:

Безнең бик данлыклы үткәнебез, һәр җирдә мактанып сөйләрлек шәкертләребез, бүлекне тәмамлаучылар бар. Безнең бүгенге көнебез дә Аллаһка шөкер дип әйтерлек. Бик әйбәт материаль-техник базабыз булдырылды, укытучыларыбыз бик көчле. Фәнни журнал чыгарабыз, үзебезнең студия эшли. Бөтен дөньяга танылган Каюм Насыйри исемендәге институтыбыз бар. Театр түгәрәге, бию ансамбле, студентларның фәнни түгәрәкләре эшләп килә. Ел саен бюджет урыннарга студентлар кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле. Бу – киләчәккә өмет белән карарга ышаныч бирә. 100 еллыкта истәлек итеп сөйләсеннәр өчен, мин дә студентларга өчпочмак пешереп ашатырмын, мөгаен, – дип, шаяртып та алды.

Театральләштерелгән тамаша Әнисәнең 40 елдан соң КФУ каршындагы Ленин һәйкәле янына – студентлар телендә «сковородка» дип аталган мәйданга кайтуы белән тәмамланды. Ишекләр… Тамаша ишекләр турындагы монолог белән йомгалана:

40 ел элек дөрес ишеккә кергәнмен мин. Юлымны дөрес сайлаганмын. Татар факультетының ишекләре киләчәк буыннар өчен һәрвакыт ачык булсын. Елмаеп, үзенә чакырып торсын!

Киләчәктә әле бик күп юбилейлар үткәрергә язсын! Бәйрәм белән!

  • Татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантанадан фоторепортаж

Бу темага:

  • Татар бүлегенә 80 ел: «Татар теле кафедрасы беренче көннән үк милләткә хезмәт итү юлында»

  • Әлфия Йосыпова: «Татар теле, әдәбияты юнәлешен тәмамлаучылар беркайчан да югалып калмый»

Читайте на 123ru.net