Новости по-русски

«Мин хөкем ителдем бит инде»: «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Мусинга срок өстәлде

«Шул ук суд һәм тагын гаепләү карары»

Казанның Вахитов суды «Татфондбанк»ның элеккеге идарә рәисе Роберт Мусинга чираттагы хөкем карары чыгарды. Аны вәкаләтләреннән явызларча файдаланган, гамәлләре җитди зыян китергән дип таптылар.

«6,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләргә һәм 2 елга коммерция оешмаларында баш вазыйфаларны биләүне тыярга. Моңа кадәр билгеләнгән җәзаны һәм быелгысын кушканда – 12,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә, 3 елга идарә вазифаларын биләүне тыярга», – диде судья.

Исегезгә төшерәбез, 3 ел элек шул ук Вахитов суды «Татфондбанк»ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинны вәкаләтләрен арттыруның 4 эпизодында гаепле дип таныды һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын 2 эпизод буенча – «Аида һәм Д» фирмасына һәм «Казанская сельхозтехника»га законсыз кредит бирү турындагы эшләрне суд ул чагында туктаткан. Бу эшләр буенча җинаять эшен тикшерү вакыты чыккан булган.

Ул вакытта Мусин, DOMO компанияләр төркеменә кредитлар биргән өчен, гомуми режимлы колониядә 8,5 ел гомерен уздырырга тиеш булган. «Бинбанк»ка кредит портфелен биргән өчен, суд аңа тагын 2 ел һәм 9 ай билгеләде, РФ Үзәк банкы белән эпизод өчен – 3,5 ел, «Татфондбанк» бетәр алдыннын залоглар чыгарган өчен – 6 ел.

Срокларны кушканнан соң, ул колониядә барлыгы 12 ел утырырга тиеш була. 1 елдан соң, 2022 елда, Роберт Мусин хөкем карарына шикаять белдерде һәм җәза срокларын 12 елдан 11 елга кадәр киметүгә иреште. Шуннан соң аңа карата яңа җинаять эше кузгаттылар.

«Барысы да аңлашыла, комментарийларсыз»

«Татфондбанк»ка кагылышлы бу яңа җинаять эшендә «Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану» – бер генә эпизод. Бу судта ул нәкъ менә шуның буенча җәза алды. Ул, тикшерү версиясе буенча, авыр нәтиҗәләргә китергән – банк банкрот калган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә Мусин реаль эшчәнлек алып бармаган оешмаларга кредитларны нигезсез биргән. Ул үз карарлары белән «Татфондбанк»ның югары ликвидлы активларын югалтты. Эш буенча гомуми зыян якынча 27 млрд сум тәшкил итә, зыян күрүче як – Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы.

«Берәү дә бер үк җинаять өчен 2 тапкыр хөкем ителә алмый. Мине яңадан лицензияне кире алу һәм банкның банкротлыгы өчен җаваплылыкка тарталар, моның өчен мин хөкем ителдем инде. Бер үк банкның лицензиясе 2 тапкыр кире кайтарыла алмый», – диде соңгы сүзендә Роберт Мусин.

Дәүләт гаепләүчесе Мусинны өстәмә рәвештә тагын 9 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган, әмма суд аның срогына 6,5 ел вакытны җитәрлек дип санаган.

Роберт Мусин үзенә чыгарылган хөкемне колониядә туры эфирда тыңлады. Ул тыныч иде, бүлмәгә култык таягына таянып керде.

«Хөкем карары аңлашыла, комментарийларсыз», – диде Роберт Мусин.

«Татар-информ»нан

Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net