Кариевта премьера: «Хоррор белгече» Булат Гатауллиннан яңа спектакль – «Шайтан.Егет.Кыз»
Кариев театрындагы яңа спектакль «Шайтан. Егет. Кыз» («Шайтан. Он. Она») дип атала һәм музыкаль хоррор жанрында дип бирелгән.
Булат Гатауллин – татар театрының «хоррор белгече» дия алабыз. Сүз уңаеннан, шушы исемне раслар өчен булса кирәк, ул хәтта спектакльдән соң тамашачыга баш ияргә дә күзенә кызыл линзалар киеп чыккан иде. Шайтан ролендәге Инсаф Хәләүтдинов белән икәүләп, кан баскан кебек кызыл күзле булып йөрделәр.
Булатның беренче хоррор спектакле – «Гөлчәчәк». Татар халык әкияте. Хәтерлисезме: «Әйләнмәле карама, бәйләнмәле карама, соры бүре куып җитте, яшерсәнә, карама!» Бу – Булатның Казан мәдәният институтын тәмамлагандагы диплом спектакле иде. Хәзер ул Кариев театры репертуарына кергән. Спектакль театрның фойесында кырыклап тамашачыга күрсәтелә һәм, спектакльдән соң, мәтрүшкәле чәй эчә-эчә фикер алышу уздырыла. Кызыклы спектакль! Кызыклы формат! Сүз уңаеннан, спектакльгә билет башкаларыннан кыйммәтрәк тә тора.
Булат, дигәннән, быел төп рольне ул башкарган «Рөстәм маҗаралары» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенең махсус призын алды. Ягъни, татар театры дөньясында шактый битараф кабул ителгән әсәр илкүләм уңышка иреште. Кыскасы, быел Булат елы – шуны гына искә төшерүем иде.
Әйе, Булат елы, чөнки быел ул яңа спектакль чыгару өчен Казан шәһәре мэриясенең «Үз телем» грантлар конкурсында җиңеп, 500 мең сум грант алды. «Шайтан. Егет. Кыз» хоррор спектакле шушы грант хисабына куелган.
Ххх
Кариев театры ишегеннән сүрән утлы фойега килеп кердек, ниндидер куркыныч ук булмаса да, сискәндергеч атмосфера тудыру өчен махсус шулай эшләнгән булса кирәк. Залга спектакль башланыр алдыннан гына керттеләр. Башта сәхнә бизәлеше күзгә ташлана: томалап куелган кара япма ертылган да, без караячак тамаша барлыкка килгән кебек – телемләнгән кара тукыма сәхнә өлешеннән чыгып түшәмгә һәм диварларга тарттырылган. Сәхнәнең арткы планында экрандагы авыл күренеше. Рәссамнар – Дмитрий Солопов һәм Булат Гатауллин үзе. Ут буенча рәссам да Дмитрий Солопов.
Спектакль әле башланмаса да, сәхнә алдына артистлар тезелеп утырган һәм нидер эшлиләр, сул ягында балыкчы егет утыра.
Залда тамашачы утырышып беткәнче, артистлар үз эшләренә мәшгуль булып озак утырдылар, кемнәрдер: «Арый бит болар, тизрәк башласыннар иде», – дип кызганып та куйды үзләрен. Артистларны алдан чыгарып утырту – Булатның «фирма стиле»дер, күрәсең. Чөнки Буа театрында ул куйган «Гөлҗамал» спектаклендә дә сандык өстенә карчык (Гөлназ Гыйззәтуллина) күп алдан чыгып утырган иде. «Гөлчәчәк» спектакле дә шулай юылган башлам белән башланды кебек хәтерлим.
«Шайтан. Егет. Кыз» спектакле ДКларда оештырылган фольклор ансамбльләре тамашасына охшаш (гафу итегез!) күренештән башланып китте: апалар бәләкләп кер юа, савыт-сабаны комлап ышкый, ягъни, кайчандыр татар хатыны белгән һәм эшләгән, хәзер бар дип тә белмәгән эшләрне башкара. Авыл апайлары тәмле итеп көнкүреш телендә сөйләшә – инсценировка авторы Ләйсән Фәизова үткән заманнарда фольклорчыларыбыз җыйган диалогларны уңышлы кулланган булса кирәк. Менә балыкчы агай да чыкты. Сөйләшүдә «сыерың үгез сорый» дигән җөмлә килеп чыккач, төртелеп калдым. Йа Аллам, спектаклегез 12+ ләбаса. Әлбәттә, «сыер», «үгез» сүзләре һәм «сорый» дигән фигыль цензура туктатып калдыра торган сүзләр түгел, ә алар бергә кулланылганда нинди процессны тасвирлый – күз алдына китердегезме, һәм балага моны ничек аңлатырга? Шәхсән миңа моның нәрсә аңлатуын татарча бары тик әдәби телне генә белгән журналист кызга аңлатканда бик уңайсыз булды: икебез дә кызарып беттек. Белештем – бу сүзләр инсценировкада юк, артистлар арттырып җибәргән булса кирәк, дип аңлаттылар. Апалар һәм авыл агае җен-пәриләр темасына сүз куерткан арада, балыкчы агай сөйләгән вакыйгалар сәхнәдә уйнала башлады. Теге балыкчы малай дигәнебез шайтанның үзе булып чыкты ләбаса. Вакыйгалар «Шайтан һәм аның кызы» әкиятенә күчте.
«Шайтан һәм аның кызы» – киң таралган әкият түгел булса кирәк, мин аны үземдәге җыентыклардан да тапмадым, интернетта да рус телендәгесе генә бар икән.
Сюжеты болайрак: дөнья күрергә чыгып киткән агай аккошны коткара, аккош-кызның туганнары рәхмәт йөзеннән агайга сандык бирә һәм юлда ачмаска куша. Агай, түзмичә, ача, һәм юл уртасында чатыр корылып, кибет барлыкка килә. Агайның зур сәүдә китә, әмма бу байлыгы белән ничек өенә кайтырга? Шунда берәү килеп чыгып ярдәм тәкъдим итә, алмашка агайдан өендәге үзе белмәгән малын сорый. Агай ризалаша, тик үзе белмәгән мал дигәне – ул кайтканчы туган улы була. Ә теге ярдәм итүче зат шайтан булып чыга һәм малайны алып китә.
Әкиятнең һәм спектакльнең төп өлешендә кыз белән егетнең шайтаннан котылу процессын күрәбез. И тырыша егет, и тырыша – шайтан йомышларын да үти, кыз белән качып та китә. Шунысы кызык: әкияттә егет өчен бар йомышны шайтан кызы (балачагында шайтан урлаган кыз) үзе эшләп бирсә, биредә егет, тирләп-пешеп, үзе эшли. Кыз булышлыгында, әлбәттә, бер төн эчендә кушылганны башкарып чыга. Егетне кызга салындырмыйча үзен эшләтү Булат Гатауллинның катгый карары булган икән. Татар егетен хатын-кыз җилкәсенә салындырып күрсәтәсе килмәгән инде. Әмма халык әйтсә, хак әйтә, дигәндәй, әкияттә кыз егеткә: «Йокла, син торганчы эшләнгән булыр», – ди һәм эшләп тә куя. Чынлыкта да бу әкияттәгечә яшәүче гаиләләр күп инде ул: ир-ат оешалмый оеп йөргән арада, хатын-кыз эшләп куя. Гаиләләр Булат күзаллаганча һәм ул күрсәткәнчә булса, күпкә әйбәтрәк, әлбәттә.
Спектакльнең төп өлеше – кыз белән егетнең шайтан йомышын үтәүләре һәм качулары хореограф Елена Музеева өстенә йөкләнгән – барысы да бию буларак күрсәтелә: бииләр дә бииләр, бииләр дә бииләр. Кыскасы, спектакль бер сәгатьлек музыкаль клип диярсең. Клипның солисты – Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина. Чөнки ул – спектакльнең хоры, һәм бу – гаҗәеп башкару. Монда музыкантлар Айдар Абрахимов, София Озджан һәм Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе балаларына рәхмәт әйтергә кирәк. Гаҗәеп музыкаль композиция барлыкка килгән.
Спектакль дәвамында мин спектакль карыймдыр кебек түгел, комикслардан эшләнгән китап «укыймдыр» кебек – матур рәсемнәрдән төзелгән график новеллалар китабы. Ягъни, спектакль тирән мәгънәләр бирми дә кебек: Булат Гатауллин музыка астында рәсемле китап битләрен әйләндерә дә әйләндерә – китап матур, карала.
Алда әйткәнемчә, спектакльнең жанры «музыкаль хоррор» дип куелган. Ниндидер психологик куркыныч тумаса да, шайтан йөргәч хоррор буладыр инде, әлбәттә. Азактан кисәтү дә бар дип аңлыйбыз: шайтан теләсә кайсы кешегә керергә дә мөмкин – сак булыгыз! Киңәшләр дә бирелә: баланы күз тиюдән саклагыз, бисмилла әйтегез һәм шайтанны күрсәгез – сүгенегез, әйе, әйе, кем әйтмешли, аты-юлы белән сүгенегез. Юк, сүгенергә өйрәтүче мин түгел, бер апай шулай сүгенеп кенә куып җибәрә алган, ди, бит – Альбина Гайзуллина героинясы шулай диде.
Артистлар уенына килгәндә, спектакль аерым бер актер уенына корылмаган, актерлар ансамбле эше генә була ала. Гаҗәеп сыгылмалы шайтан ролендә – Инсаф Хәләүтдинов. Дөньяга гөнаһсыз күзләр белән карап торучы егет ролендә – Айрат Шамс. Хор – берүзе тулы бер хор – тормыш юлы драма театрына алып килгән яхшы вокаллы профессиональ җырчы, Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина. Спектакль шушы «өч кит» өстендә төзелгән кебек.
Су буенда «бака туе» ясаган «авыл халкына» сораулар бар, әлбәттә. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина «саклый алмадым» дип кабатлый, димәк, ниндидер сер әйтәчәк, дип көтәбез бит инде, ә юк ул сер, йә апа саташа дип аңларга кирәк, яки Булат тамашачыдан көлә: «Көтәсезме, ә бит көтәрлек бер әйбер дә юк, спектакль бетеп килә бит инде», – ди, яки безнең эстрада артистларының яраткан сүзе белән: «Сер булып калсын», – ди. Ха-ха-ха, бик күңелле!
Әлбәттә, вакыйгалар кайсы заманда бара, дигән сораулар куеп тормыйм. Әкиятне теләсә кайчан да укыйлар аны. Апайлар өйләрдә кер машиналары булмаган һәм табакларны ком белән ышкыган заманда очрашкан – Булат шулай теләгән. Шул гына! Теләсә, бүгенге заманга күчерә ала иде. Әйтик, локацияне су буенда түгел, кызлар мунча кергәндә сөйләшә, дип ясарга була иде. Анысы инде 18+ тә була ала иде. Гафу, шаяртам.
Спектакльне карагач нинди нәтиҗә ясыйбыз? 1. Кисәтү: Сак булыгыз, шайтан юлдан яздырмасын! 2. Алдын-артын уйлап бетермичә, бернәрсәгә дә ризалашмагыз – кадерле әйберегездән колак кагуыгыз бар. 3. Татар театрында нинди шәп яшь актерлар барлыкка килгән. Айрат белән Инсафны укытып татар театрына тапшырган кешеләрнең дә, кабул итеп алып иҗат мөмкинлекләре тудырган кешеләрнең дә аягы-кулы сызлаусыз булсын. 4. Татар театрында яңа жанр туды – афәрин, Булат белән Ләйсән! 5. Ә сез комикслы китаплар яратасызмы?
Һәм бер теләк: тамашачы йөрсен иде! Мин аңа, чыннан да, тамашачы йөрер дип уйлыйм һәм үзем дә аңа килергә киңәш итәм.