Арча егете Илназ Баһ та башкортча җырлый башлаган: «Башкорт аты»на мәдхия укый
Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Баһ «Башкорт аты» җырын тәкъдим итте, ул аны башкортча башкара.
Җырның сүзләрен Альбина Рәҗәб язган, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
«Башкорт атына мәдхия яздык әле. Башкортстан Республикасында конкурс игълан ителде, һәм без дә катнашып, үзебезнең өлешебезне кертеп, көчебезне сынап карарга булдык», – дип яза ул.