Новости по-русски

«Мәхәббәт турындагы «Давай, поженимся!» тапшыруы – матур спектакль генә булып чыкты...»

Без Людмила Понамарева белән сүзне: «Сез Яңа елны яңа ирегез белән Мәскәүдә каршы алу өчен чемоданнар җыясыздыр инде?» – дип шатланып башладык. Күптән түгел «Давай, поженимся!» тапшыруында катнашкан Чаллыда такси йөртүче кыз инде күптән ерак юлга җыенадыр, дип уйладык.

Бу көннәрдә Людмиланың телефоны бер туктап тормады: дуслары аны уңышлы гына телетапшыруга барып кайтуы белән котларга ашыкты. Ул анда Мәскәүдән бай кияү Дмитрий белән танышкан иде. Людмила – бик энергияле, бильярд уйный, караокеда җырлый, мунча керергә ярата, һәм әлбәттә, студиягә килгән 3 ир-атка да тәэсир итте. Иркутскидан килгән метеоролог һәм 2 Мәскәүле: караоке-такси йөртүчесе һәм телекоммуникация компаниясендә хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

Чынлыкта исә, бу әкият тарихы «фиаско»га дучар булды. Без белгәннәр гаҗәпләндерә дә, күңелне дә кайтара. Болар барысы да шаяру гына булдымы икән?

«Мин Мәскәүгә җыенмыйм. Анда барыр кешем юк, – дип тыныч кына хәбәр итте Людмила. – Мәхәббәт турындагы тапшыру матур спектакль генә булып чыкты. Әйе, мин ахырда Мәскәүдән Дмитрий белән чыктым. Ул миңа, башкаларга караганда, үзенең җитдилеге, төпле булуы белән ошады. Чәчәк бәйләме тотып чыкты да: «Син минем белән таш дивар артындагы кебек булырсың», – диде. Ә аннары, сәхнә артында, без шунда ук төрле якка таралдык, телефоннарны да алмашмадык. Гомумән, шоуны шундый матур һәм романтик итеп тәмамлау, икәү чыгу – бу алып баручыларның үтенече иде».

Людмила 45 яшендә, 2 тапкыр кияүдә булган. Хәзер берүзе соңлап тапкан баласын – 4 яшьлек Егорны үстерә. Инде 20 елдан артык такси хезмәтендә эшли. Шәһәрдә моны беренчеләрдән булып башлаган һәм бу һөнәрне бик ярата, чөнки аның вакыт белән үзенә идарә итәргә мөмкинлеге бар. Изге миссияле, ялгызларны кавыштыра торган «Давай, поженимся!» тапшыруында булу – аның күптәнге хыялы була. Ул май аенда хат яза, ә аңа августта шалтыраталар. Тапшыруны ноябрь уртасында төшерәләр. Мәскәүгә улы белән бара, ләкин аны студиягә кертмиләр, ул башка бүлмәдә була.

Фото: © chelny-izvest.ru

«Давай, поженимся!» популяр тамашасының сәхнә арты серләре нидә?

«Гомумән, мин үз киемемне алдан ук уйлап куйган идем. Яшел төстәге классик озын кичке күлмәк киеп килергә теләдем, – дип уртаклаша безнең белән әңгәмәдәш. – Кирәк була калса дип, икенче бер кием дә алдым: куе кызыл төстәге декольтеле күлмәк. Көтмәгәндә генә миннән шул күлмәгемне киеп чыгуымны сорадылар. Минемчә, мин яхшы күрендем».

Аның сүзләренчә, кәләшләрне барлык этапларда да программа мөхәррирләре җитәкли. Алар шунда ук Людмилага төрлесенә әзер булырга кирәклеген кисәтеп куялар. Алып баручыларның кыланмышларына карамастан, иң мөһиме – еламаска.

Фото: © chelny-izvest.ru

Үзенең кискенлеге белән танылган илнең төп яучысы Лариса Гузеева блондинкага карата мөлаем була. Аңа карата бер генә кискен сүз дә әйтми. «Сезне күрүемә бик шатмын. Бик яхшы күренегез», – дип каршы ала. Людмила әйтүенчә, аның кәефен Роза Сябитова боза. Ул кәләшне ни өчендер «пэтэушница» дип атый. Гәрчә ул аларга көллият дипломы барлыгын алдан ук хәбәр иткән булса да.

«Үз өстемдә моның гаилә белән карау өчен кызыклы тапшыру икәнлегенә инандым, һәм аны шоу буларак кабул итәргә, анда бернинди хакыйкать эзләргә кирәкми. Аларның өйләнешү-өйләнешмәве сезгә барыбер түгелме, – дип нәтиҗә ясый Людмила. – Процесс үзе кызыклы: алып баручыларның сөйләшүләре, кияү белән кәләшләрнең «үзләрен күрсәтүләре», кем нәрсәгә оста? Шулай булгач, минемчә, карап ләззәтләнергә генә, анда дөреслек эзләргә кирәкми. Күп кенә геройлар өчен тапшыруда катнашу – үз дан минутыңа ия булу мөмкинлеге».

Людмила аңлатуынча, ул шоуны шәп маҗара буларак кына кабул итә. Анда иң мөһиме – тамашачы игътибарын яулау. Башкалада үзенә ир очрата алмавына үкенәме, ул бит шундый якында иде?

Фото: © chelny-izvest.ru

«Нәрсә булды, шул булды, – ди оптимистик кәефтә Людмила. – Мин беркемгә дә үпкәләмим, минем холкым андый түгел. Мине һәм улымны кабул итәчәк үз кешемне очратырмын, дип өметләнәм. Үземне мөстәкыйль, көчле һәм бәйсез дип саныйм. Фатирга, машинага да үзем акча эшләдем. Шулай булгач, барысы да яхшы булачагына ышанам!»

«Челнинские известия», Ләлә Гайфутдинова

Читайте на 123ru.net