Новости по-русски

Данир Сабиров хатынын, туганнары белән таныштыру өчен, Үзбәкстанга алып киткән

Миләүшә һәм Данир Сабировларның моңа кадәр бер дә булмаган якларга сәяхәткә кузгалуы турында язган идек. Язылучылары популяр гаилә берәр экзотик илгә ялга китте дип уйласа да, аларның фаразлары дөрес булып чыкмады. Данир Сабиров тормыш чәчәген, барлык туганнары белән таныштыру өчен, әтисенең туган яклары – Үзбәкстанга алып киткән. Башта алар Ташкентка, аннан Ургенчка очып килгәннәр. Данир белән Миләүшәне аэропортта Данирның әтисе Исламбай абыйның сеңлесе һәм энесе каршы алган. Аннары Ургенчтан 1 сәгать тирәсе Аталык авылына кайтканнар. «Аталыкта минем барлык туганнарым яши. Әтиләр – гаиләдә 10 бала, ул 10 баланың һәркайсында ничәшәр бала... Инде ул балаларны балаларының балалары бар хәзер. Туганнарның иге-чиге юк анда. Аллаһка шөкер», – дип сөйләп бара бу турыда Данир Сабиров үзенең Телеграм-каналында.

Кунакларны Үзбәкстанда зурлап каршы алганнар. Аларны өйдән-өйгә йөртеп кунак итәләр. Данир, хәтта, аларның исемнәрен дә хәтерләп бетерми. «Өйдән-өйгә кунакка йөреш башланды. Бүгенгә планнар – 5-6 йортта кунак булу, иртәгә 10 йортта көтәләр», – дип сөйли ул. «Мондагы туганнар! Безнең нәсел дәвамчыбыз юк, дип борчыласыз, дуслар. Белсәгез иде алар монда күпме», – дип кушыла аңа Миләүшә дә.

Сабировлар кергән һәр йортта табыннар ризыктан сыгылып тора. Данирның кечкенә туганнары җырлар белән кунакларның күңелләрен күтәрә. Хатын-кызлар исә шул кыска вакыт аралыгында Миләүшә үз итеп бетергәннәр, аңа милли киемнәрен бүләк иткәннәр. Миләүшә иренең туганнарын үзбәкчә – яртылаш бөгелеп сәламләгән.

Үзбәкстандагы кунак каршылау йолаларын Данир Сабиров Телеграм-каналында күрсәтеп бара. Моннан 2 ел элек ул Аталыкта әтисе белән дә кунак булып, туганнан туган энесенең туенда булып кайткан иде

Читайте на 123ru.net