Новости по-русски

Артур Исламов: «Татар җыр сәнгатендә ялкынлы, сексуаль җырларның булмавына төшендем»

«Рәүфәл Сабирович потенциалымны күреп алып, артист булып үсәргә мөмкинлек тудырды»

– Артур, Сез музыкаль мохиттә үскәнсез, туганнарыгыз да музыкаль даирәдән. Сезнең музыкант булып формалашуыгызда туганнарыгызның күпмедер тәэсире булдымы? Бәлки, аларга карап, мин дә музыкант булыр идем, дип хыялланырга яраткансыздыр?

– Беренче чиратта, әти-әниемнең тәэсире булды. Чөнки мин музыкаль гаиләдә тудым. Әтием дә, әнием дә искиткеч матур җырлый. Әниемнең энесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илгиз абый Закиров. Мин кечкенәдән җыр дөньясында Илгиз абыйның җырларын, баянда уйнавын, әти-әнинең җырлаганын тыңлап үстем. Моннан тыш, бертуган Сиринә апам бар, ул шулай ук җырчы, консерватория тәмамлаган. Шуның өчен дә, музыкаль даирәдә үстем, дип әйтә алам.

Музыка белән кызыксындым, музыкаль сәләтем кечкенәдән ачыла башлады, әнием 1нче сыйныфтан ук мине музыка мәктәбенә баян классына укырга кертте. 13-14 яшьләрдә профессиональ дәрәҗәдә җырлый, укытучы белән шөгыльләнә башладым. Беренче укытучым – Джон абый Мусин. Ул мине җыр дөньясына алып кереп китте.

Фото: Артур Исламовның шәхси архивыннан

– Һәм алга таба Казанның музыка училищесына укырга керергә карар кылгансыз. Егет кешенең музыка, иҗат белән шөгыльләнүенә җитди карамаучылар да бар бит, бу яктан ниндидер аңлашылмаучанлыклар булмадымы?

– Юк, булмады. Сәләтең юк икән, әлбәттә, икенче һөнәр сайлыйсың. Музыкаль сәләтем көйләр язуда, җырлауда, уен коралларында уйнауда күренеп тора иде. Конкурсларда катнашканда да талантлы бала сәхнәгә чыкты исә – аның артист булачагы инде билгеле. Минем дә кечкенәдән үк шундый сәләт булгандыр, дим. Артист булачагыма беркемнең дә шиге булмаган, күрәсең.

Балачактан ук көрәшә идем, бүгенге көндә дә спорт белән шөгыльләнәм. Әтием район дәрәҗәсендә Сабантуйларда көрәшләрдә катнашып, җиңеп, батыр кала иде. Мине дә көрәшергә өйрәтте. Әмма музыка үзенә күбрәк тартты. Музыка өлкәсендә профессиональ белем булсын дип, әнием дә тырышлык куйды.

– Консерваториядә укыган вакытта ук Татар дәүләт опера һәм балет театрында җырлый башлагансыз. Консерваторияне тәмамлап та, берничә тапкыр тыңлаулар узып, опера театрына эләгә алмаучыларны беләм. Сезнең «җиңел аяктан» шулай җырлый башлавыгыз ничек булды?

– Гомумән, опера һәм балет театрларына эләгү җиңелләрдән түгел. Беренче чиратта, тавышың туры килергә тиеш, тавышның көчлелеге булу шарт. Консерваториядә 3нче курста укыганда мине, стажер буларак, опера һәм балет театрына чакырдылар. Театр директоры Рәүфәл Сабирович потенциалымны күреп алып, артист булып үсәргә мөмкинлек тудырды. Мин аңа бик рәхмәтле. Шул көннән бирле һаман үсештә. Чөнки үсешнең чиге юк. Ул вакытта студент чагымда кечкенә генә, ике фразалы гына рольләр бирә иделәр. Бүгенге көндә – әйдәп баручы солистка әйләндем. Шулай ук, тырышлыктан да күп нәрсә тора. Әгәр дә үсмисең, көн дә камилләшү өстендә эшләмисең икән, ниндидер үрләр яулап булмый. Бары тик үзең өстеңдә эшләү, тырышлык белән генә алга атлап, үрләр яулап була. Консерваториягә укырга кергәннән бирле беркайчан да тукталып калмадым, бүгенге көндә дә өйрәнәм, тавышны эшкәртәм.

Татар дәүләт опера һәм балет театрында спектакльләрдә җырлар өчен тавыш кына түгел, ә сәхнә кешесе булу кирәк. Драма артисты булуың, актерлык осталыгы булу зарур. Беренчел партияләрне башкарам дисәң, бу сыйфатларның барысы да синдә булырга тиеш. Шул вакытта гына дөнья сәхнәләренә чыга аласың.

Әлбәттә, укыганда, опера театрында эшләргә хыялландым. Без классик бүлектә укыганда, опера театрына да эләгергә иде, спектакльләрдә уйныйсы иде, дип күз алдына китерә идем. Шушы сәнгатьтә үзен күргән һәм хыялланган студент өчен опера һәм балет театрында җырлау – зур дәрәҗә. Ул – сәнгатькә гашыйк булган һәр кешенең хыялыдыр.

– Укытучыгыз – Клара апа Хәйретдинова, шулай бит?

– Әйе. Һәр укытучыма рәхмәт белдерәсем килә. Һәр укытучы үзенең укучысына бары тик яхшылык кына тели, җанын-тәнен биреп, аны үстерергә, белемнәрен тапшырырга тырыша. Клара апа да студентларын кадерләп, яратып, бик тә тырышып укыта.

Укытучылар бик тә кирәк, юкса белемне кемнән алыр идек? Бер укытучыдан – бер төрле, икенче укытучыдан икенче төрле белем аласың. Иң мөһиме – бер урында утырып калмау. Үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләп, кайсы өлкәдә белем җитеп бетми – яңа укытучылар табып, белем алырга кирәк. Гел үсеш-үзгәрештә генә булсаң максатыңа ирешүе җиңелрәк.

Сүз дә юк, дөрес укытучыны табу мөһим. Артистларның потенциалын, сәләтен, тавыш мөмкинлекләрен ишетеп алырга, проблемаларын билгеләргә, кайсы әсәр тавышка туры килә, ә кайсын әле башкарырга ярамый һ.б. бик күп нечкәлекләрен белү бик мөһим. Укытучы синең тавышың өстеннән җаваплылык ала.

– Опера театрында җырлаган артистлар, бик яратып һәм хөрмәтләп, театрның режиссеры, күпләрнең остазы Нияз Даутовны искә ала. Опера театрында шундый ярдәмчегез, остазыгыз дип кемне дә булса әйтә аласызмы?

– Кызганыч, элекке мэтрлар арабыздан китә баралар. Бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижерларыбыз, концертмейстерлар бар. Алар безгә күбрәк тәҗрибә бирә. Опера театрына эшкә кергәннән бирле концертмейстерыбыз Алсу Барышниковага мең рәхмәтлемен. Концертмейстерлар, гадәттә, ишетелми, читтә кала. Алсу Барышникова – алыштыргысыз концертмейстер, аның белән бүгенге көндә дә партияләрне, төп рольләрне бергәләп өйрәнәбез. Ничек кирәк, нинди стильдә булырга тиеш икәнен аңлата, киңәшләрен әйтә.

Опера театрында эшләү турында: «Томлык-томлык әсәрләр ятлыйбыз, телләрне өйрәнү беркайчан да проблема булмады»

– Опера җырчысы булып эшләүнең үзенчәлекләре турында сорыйсы килә. Кайбер спектакльләр дүртәр сәгать бара, дүрт сәгать буена сәхнәдә җырлап тору, уйнау – җиңелләрдән түгелдер. Тәҗрибә җыела башлагач, җитдирәк, авыррак рольләрне бирәләр. Шуның белән бергә тавыш та, башкару осталыгы да үсә торгандыр. Опера театрында беренче елны эшли башлаган Артур Исламов бүгенге көндәге Артур Исламов белән кайсы ягы белән аерыла икән?

– Беренче елны эшли башлаганда зур дөньяга тәүге адымнарны ясый башладым, тәҗрибәм дә әле зур түгел иде. Дөньяның ничек корылганын, кешеләрне белми идем. Бүгенге көндә инде без тормыш-яшәешебезгә җаваплы. Барысы да үзгәрде, ләкин холкымның бер сыйфаты – максатчанлыгым шул килеш калды. Максат куеп, шуңа ирешә торган кеше мин. Башыма берәр уй-фикер килә икән, димәк, мин аны тормышка ашырырга тиеш. Кечкенәдән шундый булдым.

Ул вакытта гаилә, балалар юк иде. Хәзер исә яраткан гаиләм бар, балалар белән бергә үзең дә үсәсең, дөнья куа торган зур кешегә әйләнәсең.

– Опера театрындагы тормыш – аерым дөнья, шулай бит. Гомумән, опера театрында иҗади процесс ничек ул, таныштырып, сөйләп китсәгез иде. Мәсәлән, «Севильский цирюльник» операсында Фигаро партиясен хәтта татар ладында бормаландырып та җырладыгыз. Мондый импровизацияләр еш буламы? Сез аны алдан ук режиссер килештереп эшлисезме?

– Безнең опера театрында ул яктан бар да ирекле, ләкин ирекнең дә чиге булырга тиеш. Син тәкъдим иткән яңалык халыкка ошый икән, каршы килүче юк. Безнең өчен халыкның канәгать булуы мөһим.

Һәр артистның үз «фишкасы» булырга тиеш, дип саныйм, мин үземнекен кертергә тырышам. Мәсәлән, комедия операларында татарча бормалар кертеп була, әмма «Пиковая дама» яки «Евгений Онегин» кебек операларда андый әйберләрне кертеп булмый. Барысын да кысаларга туры китереп башкарабыз.

Без һәр операны оригинал телдә җырлыйбыз. Һәр телнең башкару манерасы бар. Итальян, француз, немец, рус, татар – барысы да аерыла. Стилистиканы белергә кирәк. Мәсәлән, италия ариясен француз операсындагы манера белән башкарып булмый. Французча ул күбрәк филигранно, ягъни зур осталык белән, җентекләп һәм оста итеп, нечкә детальләргә игътибарлык белән башкарыла. Италия арияләрен күкрәк киереп, зур тавыш белән башкарабыз. Һәр операның үзенең стилистикасы бар, һәм аның нечкәлекләрен белү шарт. Ничек кирәк икәнен профессионаллар гына белә.

Телгә килгәндә, кечкенәдән үк тел өйрәнү миңа җиңел бирелә. Телләрне өйрәнү беркайчан да проблема булмады. Инглиз, итальян, немец, француз... Хәтта кытай телендә дә җырлаган бар! 4 сәгатьлек спектакль бер томга сыя, томлык-томлык әсәрләр ятлыйбыз, практика булса, шул телләрдә сөйләшү берни тормый.

Фото: Артур Исламовның шәхси архивыннан

«Теләсәм, әллә кайчан китәр идем, дөнья буйлап йөрер идем...»

– Опера театрында эшләп, әйдәп баручы рольләрне башкарып, югары үрләрне яуладым, инде планканы үтәдем, тагын да югары үрләрне яулыйсы килә, дигән уй-фикерләр туганы булмадымы? Яисә Сез бүгенгесе белән канәгатьме?

– Мин гел шул уйларда. Беркайчан да үсүдән туктамыйм. Әйткәнемчә, мин – максатчан. Тукталсаң, бетә: бөтен дөнья туктала, кызыгы калмый. Бер төрле кием кияргә күнегәбез, озакламый яңасын аласы килә башлый. Бу да нәкъ шуның кебек. Партияләрне башкара-башкара яңаларына алынасы килә башлый. Мәсәлән, күптән түгел Джузеппе Вердиның операсында дебют булды. Беренче тапкыр башкардым. Бу – җырчы өчен психологик, физик яктан икенче бер баскычка күтәрелү. Җырчы бу адымга өлгереп җитәргә һәм әзер булырга тиеш.

Бүгенге көндә булганы белән канәгатьмен. Теләсәм, әллә кайчан китәр идем, дөнья буйлап йөрер идем. Аңлы рәвештә Казанны сайладык. Санкт-Петербург, Европага да китеп карадык. Хәзер бит проблема юк: теләсәң, барып җырлап кайта аласың. Казан – туган шәһәрем, якыннар, туганнар, дуслар – барысы да монда. Эшлим дисәң, бөтен мөмкинлекләр бар.

– Санкт-Петербургта Мариин театрында 2 ел стажировка үткәнсез, эшләгәнсез. Шунда гына калган булсагыз?

– Теләк булмады. Питер – минем шәһәр түгел. Климат, энергетика ягыннан... Соры, суык, караңгы шәһәр. Кояшта үскән балалар без. 1 елдан соң депрессия башланган иде хәтта. Ияләшеп булмый. Барып кына кайтырга ярый.

«Минем өчен хәзер мәхәббәт темасы якын»

– Артур, Сезнең эстрада юнәлешендә дә иҗат итүегезне беләбез. Ләкин мин аны гади «попса» дип әйтмәс идем. Сезнең җырларыгыз бөтенләй башка – алар поп-рок, рок юнәлешендә һәм җырларның эчтәлеге дә, музыкасы да аерылып тора. Менә бу – Артур Исламовныкы дип әйтеп була.

– Үзем җырлар язганга күрә дә, җыр жанры миңа якын. Үзең иҗат иткән музыка кешеләргә ошый, һәм алар аны кабул итә икән, бу – икеләтә бәхет, канәгатьлек хисе, рәхәтлек китерә. Беренче җырымны 7нче класста укыганда яздым. Әнием балалар бакчасында эшләде, «Ромашка» балалар бакчасына гимн иҗат иттем. Шуннан соң җырлар язуга сәләтем барлыгын сиздем. Шул вакыттан бирле язам, иҗат итәм.

Нинди жанрда дәвам итим, нинди тематикада җырлыйм икән, дип уйландым, үз-үземә сорау куйдым. Минем өчен хәзер мәхәббәт темасы якын. Дәртле, ялкынлы җырлар җырлыйм. Татар җыр сәнгатендә ялкынлы, дәртле, сексуаль җырларның булмавына төшендем һәм, бу бушлыкны тутырып карыйм, дигән максат куйдым. Мәхәббәт турында тойгыларымны, хис-кичерешләремне сөйгән ярга карата ничек сизәм – шуны җырларда бирергә тырышам. Ул әле 1 ел элек кенә аерым яңа юнәлеш булып башланып китте. Бер ел эчендә 10-12 өр-яңа җыр язылды. Элек җырга көй генә яза идем, бу проектта сүзләрен дә үзем яза башладым. Үземнең тойгыларны башка шагыйрь әйтеп бирә алмас кебек. Татар телен һәм җырның формасын беләм, шуңа да үзем язып карарга булдым, һәм ул булып чыкты. Бер-бер артлы яңа җырларым туды. Аларны туплап, беренче тапкыр эстрада форматында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә концерт куям. Мәхәббәт җырларыннан торган концертым 8 декабрьдә 17:00 сәгатьтә була.

Әлбәттә, бу – әле эшнең башы гына. Бу – Артур Исламовның тагын бер адымы. Моңарчы иҗат иткән формат түгел бу. Элек рок форматында җитди эчтәлекле җырлар иҗат итсәк, бүгенге көндә мин яңа этапта. Ялкынлы, дәртле җырларны хатын-кызларга, сөйгән ярга багышлыйм. Беренче чиратта, шундый җырлар булырга тиеш, дигән фикергә килдем. Без бит – кайнар халык, кайнар милләт!

– Иҗат дәверегездә төрле җырлар башкарылды: яшьләр дә яратып тыңлады, өлкән буын да яратып өлгерде.

– Аудиториям тулысынча үзгәрде. Мәхәббәт турында җырлар булгач, күбрәк хатын-кыз аудиториясе булыр, дип күзаллыйм. Җырларның күпчелеген хатын-кызга багышлыйм. Концерт – тормышка аяк баскан, мөнәсәбәтләр корган 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен булды.

«Минсез һәм Илназсыз «Алканат» була алмый»

– Төркем белән дә, хатыныгыз Эльза Заяри белән парлы дуэт буларак концертлар куйганыгыз булды. Сольный концерт куюның да үзенчәлекләре бардыр.

– Сольный концерт кую, шулай ук, зур хезмәт: ул әзерлекне, оештыру сәләтен һәм бик күп көч сорый. Команда, музыкантлар, режиссер, ут куючы һ.б. җыярга, аларга түләргә кирәк. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә яшь талантлар табылып тора. Минем белән эшләргә омтылучы яшьләр бар. Төркем белән концерт куйганда, һәр кеше нинди дә булса бурычны үзенә ала иде, ә Артур Исламов проекты – үземнеке. Шулай булгач, бөтен сорауны, мәсьәләне үзем аша үткәрергә туры килә.

Минемчә, концертта алып баручылар форматы инде искергәндер. Туган телемне, Аллаһка шөкер, беләм. Җырларның исемен игълан итә алам. Кеше концертка ял итәргә – җыр тыңларга килә. Сүз остасы яки юмор остасы концерты түгел бу. Димәк, минем концертта да җыр – беренче планда. Концертым нон-стоп (бертуктаусыз) форматта. 2 сәгатьлек рәхәт, җылы концерт булыр дип уйлыйм. Һәр җырчының бу форматка үз карашы.

Мин бары тик тере музыка белән генә эшлим. Яшүсмер чактан ук. Тере музыкантлар уйнаячак – гитара, бас-гитара, бәрмә уен коралы, клавиша, баян, саксофон һ.б. Тере музыка булганда гына аерым энергетика була. Һәр музыкант үзенең энергетикасын бирә, бу – җанлы процесс. Бу энергетиканы аңлатып бетереп булмый.

– Концерттта «Алканат» төркеме белән җырлаган элекке җырлар булдымы?

– Дустым Илназ белән сүз бирештек: «Алканат» ул – мин генә түгел, ул – бербөтен команда. Үзем генә эшләгән формат булса, әйе, җырлар идем. Әмма «Алканат» үзенең җырлары белән тарихка кереп калды, минсез һәм Илназсыз «Алканат» була алмый. Икебез иҗат иткән җырлар – ул сүзләрен, мин музыкасын яза идем.

«Алканат» темасы һәр интервьюда телгә алына... Әлеге төркем бүгенге көндә юк, һәм аның җырлары җырланмый. Шул гына. «Алканат», беренче чиратта, төркем иде. Артур Исламов аерым үзенең проекты белән шөгыльләнә.

Җырларга килгәндә, мәсәлән, «Башларга» дигән җырыма яшь парларның биегәннәрен күрәм, видеолар килә – туйлар шул җыр астында үтә. Әлеге җырга клип та төшерелде. «Татар кызлары» җырым танылып бара, радиолардан да, социаль челтәрләрдән дә ишетеп була. Димәк, мин үземне дөрес юнәлештәдер дип уйлыйм. Кирәкле һәм кызыклы юнәлеш. Иҗатыңны тыңлаучылар бар икән, бу – зур бәхет. Киләчәктә дә эшләргә, яңа җырлар тудырырга стимул бирә.

«Күңел халәтем иҗат итүне таләп итә»

– Сез экспериментларга ачык, шулай бит. Сезнең инде Филүс Каһиров, хатыныгыз Эльза Заяри һ.б. белән дуэт җырларыгыз да бар. Ул дуэтлар ничек туа? Дөрес, һәр җырның үз тарихы бардыр.

– Шулай. Үзем иҗат итсәм дә, үземнең җырларны гына җырлыйм дигән сүз түгел. Минем искитмәле иҗатташ дусларым, композиторлар, шагыйрьләр бар. Алар белән дә бик рәхәтләнеп иҗат итәм. Мәсәлән, профессиональ композиторларны алсак, Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Миләүшә Хәйруллина. Алар – бүгенге көндә республикабызның әйдәп баручы композиторлары. Һәрберсендә зур потенциал бар. Аларның әсәрләре минем тавышыма, ягъни җитди әсәрләрне ачып бирә ала торган тавыш өчен туры килә.

Әйтик, «Кем идек?» җырының сүзләрен Гөлүсә Батталова, көен Миләүшә Хәйруллина язды. Җырның продюсеры мин булдым: баштан сүзләргә заказ бирдем, аннары көй язар өчен сүзләрне Миләүшәгә җибәрдем. Менә шундый иҗади процесста туды ул. Моннан тыш, Гүзәл Сәгыйтова башлап җибәргән «Безнең җыр» лабораториясе кысаларында искиткеч җырлар язылды. Ул да булса – Эльза Заяри белән Казан турында җыр. Шулай ук, Эльзаның искиткеч матур җырлары туды. Гомумән, иҗатташ дусларым булганга күрә дуэтлар барлыкка килде. Шулай ук, Филүс белән солдатлар турында «Без исән» дигән җырыбыз бар. Җырның көен мин, сүзләрен Булат Ибраһимов язды. Без Булат белән «Татар, алга!» җырын иҗат иткән идек. Аннан тыш, «Аспирин» альбомындагы җырларның сүзләрен Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат итте. Болар барысы да – иҗади процесс.

Дуэтлар алга таба да булачак, Алла бирсә.

– Концертны Казан белән генә чикләмисездер бит? Башка шәһәрләрдә дә куярга планнар бармы?

– Төрле төбәкләргә чыгарга теләк бар. Гастрольгә чыгу да – оештыру ягыннан авыр процесс. Командаң да булсын, аппаратураны алып барырга, алып кайтырга кирәк... Минем график белән дә туры килсен ул. Бар әйбер дә көйләнергә тиеш. Әкренләп эшләнә торган эш.

– Ләкин бу бик чыгымлы әйбер. Опера һәм балет театрында эшләгән артистка, «минус»ка китмичә, үзенең концертын оештырып чыгарга акча җитә микән?

– Нинди генә проектка алынсаң да, ул чыгымнар сорый. Аллаһка шөкер, минем проектка ышанган, ярдәм иткән дусларым бар. Иганәчеләр дә булса – бигрәк яхшы. Музыкантларның һәрберсенә түләргә кирәк, җырларны яздырырга, ротациягә бирергә, реклама, клиплар төшерергә һ.б. кирәк. Чыгымнар бик күп. Иганәчеләрсез дә буладыр, әмма иганәчеләр булса – нәтиҗәсе яхшырак була. Беренче адымнар ясаганда акча эшләү турында уйламыйсың да. Иң элек, иҗатың белән таныштыру, халыкка тәкъдим итү, ишеттерү зарур. Радио, телевидение, социаль челтәрләр...

Мин болар белән бөтенләй шөгыльләнмәскә дә мөмкин. Ләкин күңел халәтем иҗат итүне таләп итә. Җырлар иҗат итәм, алар миңа килә икән, димәк, мин аларны кемгәдер тапшырырга тиеш. Җырлар болай гына килми, моны бер миссия кебек кабул итәм. Аллаһы Тәгалә безгә җибәрә, без – арадашчы гына. Өстән килгәч, аларны туплап, киштәгә җыеп кына куеп булмый. Милләт өчен, халык өчен кирәк эш, дип башкарам.

– Популяр булып китәрмен, дигән өметләр бармы? Ә бит төшеп калучылар юк түгел.

– Аны алдан фаразлауның кирәге юк. Җырчыны халык үстерә. Иң мөһиме – без иҗат итәбез, аны халык кабул итәрме-юкмы – күз күрер. Шуның өчен популярлык турында уйларга кирәкми. Эшләргә, иҗат итәргә, яхшы һәм сыйфатлы җырлар чыгару мөһим. Ә иң мөһиме – ул ихлас йөрәктән эшләнсен. Халык үзе карар, үзе сайлар.

– Үзегезне төрле юнәлештә сынап карарга яратасыз, дип әйттегез. Социаль челтәрдән вокал дәресләрен бирүегезне дә күреп алдым. Араларында эстрада җырчылары да бар дип беләм. Димәк, үзегезне вокал укытучысы буларак та сынап карыйсыз.

– Төрле артистлар мөрәҗәгать итә. Тавыш белән проблемалары була. Вокал яктан дөрес мәктәп алынып бетмәгән икән, җырлый-җырлый ниндидер проблема туса, үзем профессиональ җырчы буларак, талантлы җырчыларга ярдәм итәргә, киңәш бирергә тырышам. Мәсәлән, Илнар Сәйфиев, Азат Фазлыевның мөрәҗәгать иткәне булды. Талантлы егетләр.

Миндә укыту сәләте дә бар, әмма ул вакытны бик күп ала. Йә сәхнә, йә укыту эше белән шөгыльләнәсең.

– Ә каверлар яздыру? Анысы да вакытны аладыр?

– Каверларны яздыру идеясен үзем уйлап таптым. Эксперимент буларак эшләдек, сәхнәдә җырлый торган әйберләр түгел ул. Гомумән, шушы җырларны безнең аудитория ничек кабул итәр иде икән, кызык өчен эшләп карыйм әле, дидем. Мәсәлән, эстрада җырларын бөтенләй башка стильдә дә җырлап карадым. Әлбәттә, баштан үзләреннән рөхсәт сорадым. Әнвәр Нургалиевның «Кочаклама» җыры һ.б. Барыбер, халыкка җырның оригинал варианты таныла.

Төрек, рус җырларын татарчага Рүзәл Әхмәдиев тәрҗемә итә, аның шигырьләр язганын белми идем әле. Шигырьләре матур, үзе җырлар да иҗат итә. Каверлар бик уңышлы булды, минемчә. Өстәвенә искиткеч күп карау җыелды. Дәвам итмәячәкмен, дип уйлыйм. Эшләп карадым – шул җитте. Болай да була бит әле, дип кенә җырлап карау иде ул.

Эстрада турында: «Кешене концертка билет сатып алырга мәҗбүр итеп кара!», яки Ни өчен афиша куеп кына зал җыеп булмый?

– Тормыш иптәшегез Эльза Заяри да «сольный» проект башлаячакмы?

– Әйе, хәзерге вакытта аның аерым юнәлеше, проекты бар. Баштан җыр языла, аннан соң идеясе, нинди стильдә булырга тиешлеге уйланыла, аранжировщик белән эшлисең һ.б. Бер җырны эшләр өчен 2 ай тирәсе вакыт китә. Халык җырның ничек эшләнгәнен белми, җырчы студиягә барган да яздырган дип уйлый. Һәр җырчыга туры килердәй җыр булсын өчен, аерым бер иҗади процесс туа, аны эшкәртеп бетерү сорала.

Эльзаның репертуарына килсәк, ул «шырдый-бырдый җырлар» җырлый торган җырчы түгел. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән тавышы күңелгә үтеп керә. Рәхәт тавыш. Аның тавышына туры килердәй аерым әсәрләр кирәк. Хәзер шуның өстендә эш бара. Миңа килсәк тә, минем тавышка туры килердәй җырлар булырга тиеш. Һәр җырчының шулай булырга тиеш тә бит ул... Җырның тексты, аның энергетикасы, көе сиңа туры килмәсә, аларны башкаруның мәгънәсе юк. Такмаклар җырлаучылар да бар, аларын мин дә җырлый алам. Ләкин аларны җырларга кирәкме? Юк. Чөнки такмакларны бөтен кеше җырлый ала. Җитдирәк, тавышыма туры килә торган җырлар иҗат итәсе килә.

Бүген шундый дөньяда яшибез: көн дә миллионлаган җыр чыгып тора. Ә без халыкка мөмкинлек бирәбез – ул үзе сайлап ала. Промоушен (популярлаштыру) ягыннан карасак, җиңеллеге нәрсәдә – бөтен мәйданчыклар ачык, әмма авырлыгы шунда – миллионлаган аудитория алдында син үзеңнекен уйлап табарга, нәкъ менә син тәкъдим иткән әйбер башкаларныкыннан аерылып торырга тиеш. Гади генә эш түгел бу. Җырның гомере дә бик кыска. Шуңа күрә дә күпчелек җырларның мәгънәсе юк, чыга бара, онытыла торалар. Җырчы булдың икән, син башкарган җыр үз урынын алырга тиеш, дип саныйм. Һәр җырчы да үзенә карата шундый таләп куйса һәм шулай эшләсә, эстрадада сыйфат барлыкка килер иде. Ләкин ул бөтен җырчыга да бирелмәгән. Аларны җырчы дип әйтеп булса... Укымышлы, белемле җырчылар бар, ә төп масса – зәвыгы, үз стиле, белеме булмаган җырлаучылар, алар сәхнә культурасының нәрсә икәнен белми, тавыш белән эш итә алмый.

Әйткәнемчә, кемгә нәрсә ошый – халык үзе сайлый. Сикергәләп йөри торган җырчылар да күп. Без бит аларга каршы килә алмыйбыз. Сикергәләп җырлап йөрү дә – зур хезмәт. Концертын куя икән, ул да авыр процесс. Нәрсә җырлый ул, җырламыймы, җырлый белмиме – мәгънәсе юк. Әгәр дә халык аның концертына билет сатып алып килгән икән, димәк, кеше, җырлый белмәсә дә, эшли белә.

– Гадел түгел бит бу. Ачуыгыз килмиме?

– Юк. Концерт белән шөгыльләнү – зур эш. Аларга берничек тә сүз әйтеп булмый. Халык аны яраткан икән, димәк, ул үз аудиториясен тапкан. Ул сиңа ошарга яки ошамаска мөмкин. Һәр җырчының үз тыңлаучысы бар. Аларның концертына барган тамашачы беркайчан да минем концертка килми.

Илсөя Бәдретдинова белән бер көнне күрештек тә: «Илсөя, әйдә, дуэт эшлибез?» – дип тәкъдим иттем. «Нишлибез соң? Мин – синең концертка, син минем концертка килмибез... Без ул җырны кайда җырларбыз соң?» – дип җавап бирде. Илсөянең үз аудиториясе бар. Мин бер тапкыр да аның концертында, гомумән, эстрада концертларында булганым юк. Димәк, минем анда барырга ихтыяҗым юк. Миңа андый җырчылар ошамый, дигән сүз түгел. Ул жанр кызыксындырмый, мин икенче юнәлештә эшлим.

Кешене концертка билет сатып алырга мәҗбүр итеп кара! Бүгенге көндә афиша куеп кына зал җыеп булмый. Беренче чиратта – эш. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Синең эшең кешене кызыксындырырга, аның күңеленә үтеп керергә тиеш.

«Һәрчак сәхнәгә чыгарга тартылдым, оялып тормадым»

– Балаларыгызда иҗатка тартылу бармы соң?

– Эльза белән 2 кыз үстерәбез, икесенең дә җырлауга сәләте бар. Музыкага тартылырга теләкләре була икән, мин теләктәшлек белдерәчәкмен. «Музыка мәктәбенә барасың, укырга керәсең, дәресләргә йөрисең!» – дип, балага өндәп, аны мәҗбүриләүгә мин каршы. Баланың таланты бар икән, ул шундук беленә. Мәсәлән, олы кызыбыз рәсем, дизайн өлкәсенә тартыла. Сәхнәгә тартылмый. Талантың була икән, бернидән дә курыкмыйсың. Мин, мәсәлән, кечкенә чакта һәрчак сәхнәгә чыгарга тартылдым, оялып тормадым.

...Алга таба планнарым зурдан, иҗат итүдән тукталмаска иде.

Белешмә: Исламов Артур Муллаян улы – җырчы (баритон), Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Мариин театры (Санкт-Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2020, 2023). 1988 елның 13 гыйнварында Актанышта туган. 2003 елда Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына халык уен кораллары факультетына «баян» белгечлегенә укырга керә. 2007-2012 елларда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә вокал сәнгате кафедрасында («академик җырлау» белгечлеге буенча) Клара Хәйретдинова классында укый.

2016 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә аспирантурага Альбина Шаһиморатова классына укырга керә. 2010 елның сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет труппасына кабул ителә. 2013-2015 елларда Мариин театрының яшь җырчылар академиясе солисты (Санкт-Петербург). 2015 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет труппасында.

Башкарган партияләре: Фигаро («Севильский цирюльник» Дж.Россини), Эскамильо, Данкайро, Моралес («Кармен» Ж.Бизе), Шарплес («Мадам Баттерфляй» Дж.Пуччини), Генри Эштон («Лючия ди Ламмермур»), Белькоре («Любовный напиток» Г.Доницетти), Зюрга («Искатели жемчуга» Ж.Бизе), Папагено («Волшебная флейта» В.А.Моцарт), Онегин («Евгений Онегин» П.Чайковский), Елецкий («Пиковая дама» П.Чайковский), Кошчак («Сөембикә» Р.Әхиярова), Фатих Әмирхан («Шагыйрь мәхәббәте» Р.Әхиярова), Канзафаров («Җәлил» Н.Җиһанов), Маркиз («Травиата» Дж.Верди), Марулло («Риголетто» Дж.Верди) һ.б.

Читайте на 123ru.net