Новости по-русски

«Андый җирдән исән кайтуым икеле», – дип китте»: Яңа Кенәр егете Айдар Һадиев истәлегенә

Арчаның Яңа Кенәр авылы халкы быел берничә егетен соңгы юлга озатты. Махсус операциядә гомерләрен корбан иткән батырлар алар! Көзен Айдар Һадиевны җир куенына салдылар.

Айдар – игезәк сыңары. Әнисе карынында бергә яралган туганы Айрат 25 яшендә үк фаҗигале төстә дөнья куйган. Ә Айдарга киләсе елда 50 яшь туласы булган, тик язмыш башкача хәл иткән. Әти-әниләре 2021 елда мәрхүм булганнар. Алар гаиләдә 6 бала – 5 малай, 1 кыз үскән. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Айдар Һадиевның абыйсы Надилнең улы Динар сөйләде.

Айдар тормыш иптәше Ризидә белән 2 малай тәрбияләп үстергән – берсенә 19, икенчесенә 21 яшь. Олы улын әле былтыр гына армиядән каршы алган ата быел үзе дә ил чикләрен сакларга контракт төзеп киткән булган. Гәрчә, туганнары әйтүенчә, хәрби хезмәттә тәҗрибәсе булмаса да. Әниләре – пенсионер, әтиләре инвалид булып, төпчек балалар әти-әниләре янында үзләре генә булганлыктан, аларны армиягә алмаган булганнар.

Фото: © Һадиевларның шәхси архивыннан

«Беренче сугышка кереп китүгә үк, хәбәре килмәде»

Яз көне китте дә, җәй көне минага басып яраланып кайтты ул. Башта госпитальдә булды, аннары реабилитациягә монда кайтардылар. Берәр ай монда булды да, август башларында тагын китте. «Андый җирдән исән кайтуым икеле», – дип киткән иде ул, күрәсең, каты җиргә эләккән булган инде...

Беренче сугышка кереп китүгә үк, хәбәре килмәде. Сугышка керер алдыннан телефоны ватылган, башка номердан телефоны юклыгын шалтыратып әйтте. Шул сугыштан чыкканда һәлак булган дип аңлаттылар. Бу – августның 17ләре булган. Үлгәндә иптәшләре янында булган, шуңа тану процессы кирәк түгел, ул икәне төгәл билгеле, дип аңлатканнар улларына. Октябрьдә гәүдәсен алып кайтып җирләдек, – дип сөйләде Динар.

Айдар абыйсын бик юмарт, ачык күңелле, беркатлы, ихлас йөрәкле, беркемгә зыян китермәс, ачу сакламас кеше итеп сыйфатлады Динар. Аны җирләгәндә дә, халыкның «бервакытта исәнләшми китми, әллә кайлардан исәнләшә иде» дип искә алганнарын әйтте.

«Минем кызымны татарча сөйләшергә өйрәтте»

Айдар Һадиевның бертуган апасы Люция апа Герасимова энесе турында сөйләгәндә, тамагына төер тыгылып, күз яшьләренә дә ирек бирде. Шулай булмый ни, апасының итәгенә ябышып, муенына сарылып үскән малай икән бит ул! Ульяновскида яшәүче Люция апа энесе белән бәйле хатирәләрне яңартып, балачак, үсмер чакларына «кайтып килде».

Мин алардан 8 яшькә олы. Алар мин өйдән чыгып киткәнче, 15 яшемә кадәр, гел минем кулда үстеләр. Әле дә хәтерлим: әтинең мине иртән уятып, әнинең бәбәйләгәнен хәбәр иткәнен, ә үземнең «тагын малайлармы» дип кычкырып җибәргәнемне, әнинең ничек итеп 2 малайны өйгә алып кайтканын. Кызлардан мин берүзем, гаиләдә 5 малай, игезәкләр бишенче-алтынчы малайлар булып тудылар.

Икенче абыем – миннән 4 яшькә олы Надил абый белән 2 малайны бүлешә идек. Айдарның күкрәгенең сул ягында, иңе өстендә, кап-кара миңе бар иде, балаларны аера алмагач, шул миңнән таный идек. Миңлесе – минеке, Айраты – Надил абыйныкы, дип бүлешә идек. Үсә төшкәч, Айдар бик шук, Айрат тынычрак булды. Абыйга: «Мә, син шук бала теләгән идең, ул елак та, аны үзеңә ал», – дип, Айратны үземә тартып ала идем. Яслегә бергә йөрттек, алар гел минем арттан йөрделәр. Клубка чыга алмый идем, «апай, синең белән чыгабыз» дип, миңа тагыла иделәр, – дип хатирәләрен яңартты Люция апа.

Фото: © Һадиевларның шәхси архивыннан

Ул Айдарның бик бала җанлы булуына басым ясады. Ульяновскида үзе янында 2 ел эшләп торганга да, энекәше белән мөнәсәбәтләре бик якын булганын әйтте.

Минем балаларны ярата иде, гел кочагына алып, үбеп, йомшак күңелле булды. Мине дә «апай» дип кысып кочаклый иде. Мин уңайсызланып та китә идем хәтта. Шулай хисләрен белдерергә оялып тормый иде ул. Гади иде инде.

Айдарны җирләгән көнне зиратка бардым. Керергә ярамый, дисәләр дә, «керәм, 5 малай арасында үстем, кабергә туфрак ташлыйм» дип кердем. Мулла сүз әйтмәде. Әнинең каберенә барып, әни белән «сөйләшеп торам» шулай, бер малай узып бара. «Люция апа, ни хәлләрегез», – дип дәште. Мин танымыйм. Классташы икән, бергә укыганнар. «Люция апай, сине бик ярата иде ул. Апайга барам, ди дә, тота да чыгып китә иде бит ул», – дип искә алды энемне. Чыннан да шулай: кичме, төнгә каршымы – машина килеп туктый, Айдар килеп төшә иде. «Килергә уйладым әле», – ди дә килә иде.

Соңгы мәртәбә 2020 елда килгән иде. Кызларым яңа өй салып чыккач, әнине алып килде. 3 көн кунып китте, шуннан бүтән килмәде, – диде Люция апа.

Ул да энекәшенең яраланып кайтканнан соң китәсе килмәгәнен әйтте. «Кеше үләр алдыннан сизенә, диләр бит. Кабат киткәндә, китәсе килмәгән дип ишеттем. «Мин моннан кайтмам инде» дип киткән», – дип уртаклашты.

Игезәген яшьли югалтуын да авыр кичергән булган Айдар. Люция апа сүзләренчә, ул Айратны гел искә алган, сагынган, юксынган. «Башта бик авыр булды. «Айрат чакыра мине» дип, төшләренә дә кергәнен сөйли иде.

Язмыштан узмыш юк инде. 2 улы калды. Безнең балалар өчен башын салды инде ул. Без аның батырлыгы белән горурланабыз.

Ул бит әле – минем кечкенә кызымны татарча сөйләшергә өйрәткән абыйсы да. Кызым үсмер чакта «әгәр татарча сөйләшергә өйрәнсәң, мин сиңа бүләк ясыйм» дигән. Шулай татарча сөйләшергә өйрәтте, – дип җылы итеп искә алды Люция апа.

Фото: © Һадиевларның шәхси архивыннан

«Килгән акчага балаларга фатир алырсыз», – дип әйткән»

Айдар Һадиевның улы Гадел белән дә сөйләшеп алдык. Күңелләре бик тулса да, алар, әнисе белән бергәләп, безнең белән истәлекләрен уртаклашырга көч таптылар.

Әтисе белән әнисе балалар бәләкәй чакта ук аерылышсалар да, малайлар әтисе, әби-бабайлары белән тыгыз аралашып торганнар.

Әти безне бик яратты. Безнең белән гел күрешеп, шалтыратып торды. Контракт белән мартта китеп, 3-4 айдан яраланып кайтты. Яңадан киткәндә, «я кайта алам, я юк» дип китте. Без аны Арчага кадәр барып озаттык.

Әти сугышка 12 августта кереп киткән дә, чыкканда яраланган, диделәр. Без, әти элемтәгә чыкмагач, аны эзли башладык. Казанга да, Арча военкоматына да бардык. 17 августтан хәбәрсез югалган, дип исәпләнә, диделәр. Ростовка моргка, эзләтергә дип, бөтен мәгълүматларны язып бирдек. Аннары «әтиегезне таныдык» дип язып җибәрделәр...

Әтинең ничек тә безгә булышасы килгән инде. «Килгән акчага балаларга фатир алырсыз», – дип әйткән әнигә. «Беренчел взноска булса да җитәр, калганын үзегез тырышып алырсыз», – дигән булган.

Әти безне үзебезне яклый алырлык, нык торырлык, кешегә рәнҗетергә ирек бирмәслек итеп тәрбияләде. «Дус булып яшәгез, бер-берегезне ташламагыз, нәрсә булса да, сезгә кала, сезнең өчен киттем инде мин» диде, – дип сөйләде улы.

Якыннары сүзләренчә, Айдарны игезәге янына янәшә җирли алмаганнар. Айрат кырыена әниләрен күмгән булганнар. «Игезәге кырыенда кабердә урын да бар иде, Айдар «әле үлмим ич мин» дигәч, әниләрен күмделәр инде», – дип сөйләделәр.

Фото: © Һадиевларның шәхси архивыннан

Айдар Һадиевның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Батыр солдатның урыны оҗмах түрләрендә булсын! Рухы шат булсын!

Читайте на 123ru.net