Новости по-русски

Татарстанга дрон һөҗүме – «Лазурные небеса»да янгын чыккан

Татарстанда дрон бәреп төшерелгән, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы. Шаһитлар «Лазурные небеса» торак комплексында янгын чыгуы турында хәбәр итә.

Татарстан Рәисе фәрманы белән, торак комплекска республиканың премьер министры Алексей Песошин килгән. «Лазурные небеса»да яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Каза күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез.

«База» каналы хәбәр итүенчә, дроннар икәү булган. Шаһитлар хәбәр итүенчә, алар 3 шартлау ишеткән.

Беренче дрон һөҗүм иткәндә, әле караңгы булган. Шартлау – беренче секундларда:

Икенче дрон яктыргач һөҗүм итә:

«Мэш» каналы хәбәр итүенчә, йортны төтен чорнап алган.

Читайте на 123ru.net