Новости по-русски

Мамадышта махсус операциядә катнашкан 7 хәрбине үлгәннән соң орден белән бүләкләделәр

Мамадыш районындагы Политехник колледжның актлар залында узган ел йомгаклары тантанасында махсус хәрби операциядә катнашкан җиде батырның исемнәрен зурлап искә алдылар. Алар батырлыклары өчен үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде, дип яза «Нократ» газетасы.

«Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән кыюлык, батырлык һәм үз-үзләрен аямыйча башкарган хезмәтләре өчен орденнар тапшырылды:

Ямашев Вячеслав Петрович, прапорщик, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның улы Никита Вячеславович кабул итеп алды.

Гыйләҗев Рамил Хәмитович, рядовой, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның улы Эмиль Рамилевич кабул итте.

Мөхәммәдиев Рәфыйк Исрафилович, рядовой, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны улы Кәрим Рафикович һәм әнисе Сәлимә Габделхаковна алды.

Герасимов Вячеслав Евгеньевич, рядовой, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның әти-әнисе Людмила Николаевна һәм Евгений Николаевич кабул иттеләр.

Чигорин Виктор Владимирович, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның әнисе Татьяна Николаевна алды.

Мозаффаров Илшат Сөләйманович, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның сеңлесе Гөлфия Сөләймановна кабул итте.

Богаткин Антон Витальевич, рядовой, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре. Орденны аның әнисе Елена Николаевна кабул итеп алды.

Бу батырларның исемнәре мәңге онытылмас һәм аларның батырлыклары киләчәк буыннарга үрнәк булып калыр», – дип яза «Нократ».

Читайте на 123ru.net