Новости по-русски

Казанда күп катлы йортта кечкенә балалар тәрәзә ачып уйнаган видео чыкты

Кичә Казанның Авиатөзелеш районы Беломорск урамында аздан гына фаҗига булмый калган. Кечкенә балалар күп катлы йортның 6нчы катындагы фатир тәрәзәсен ачып уйнаган. Бу видео мессенджерларда таралды.

«Балаларга 2 һәм 5 яшь тирәсе. Алар тәрәзә төбендә сикерәләр, бииләр, тәрәзәне ачып, ниндидер кәгазьләр аталар. Мин кычкырам, әмма алар мине ишетми. Видеоны мәктәптәге чатларга җибәрдем», – дип борчылуын белдерә каршы йорт балконыннан видеога төшерүче.

Балаларның гомере өчен борчылучылар янгын сүндерүчеләрне дә чакырткан иде.

Ачыкланганча, балалар фатирда үзләре генә булган.

Бигрәк тә Яңа ел каникулларында балаларга игътибарлы булырга һәм олы кешеләр каравыннан башка фатирда яки йортта бикләп калдырмаска киңәш ителә.

Читайте на 123ru.net