Федераль эзләүдәге Илнар Фәттахов Лондонда Яңа ел күренешләре белән хозурлана
Актаныш районының элеккеге башлыгы, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә бирүләрен хәбәр иткән идек. Илнар Фәттаховны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаеплиләр. Ул бу вазифада булганда район башлыгы Фаил Камаев булган. Камаев бер төркем җитәкчеләргә каршы күрсәтмә биргән иде.
-
Илнар Фәттахов, быел май аенда әтисе кулга алынгач, Россиядән киткән, хатынының аккаунтындагы мәгълүматлар буенча Лондонда һәм Дубайда яши.
Энгель Фәттаховны май аенда кулга алдылар. Көч структуралары версиясе буенча, ул бер төзелеш оешмасыннан 20 миллион алган, йортын төзекләндергән. Алмашка төзелеш оешмасын контрактлар белән тәэмин иткән. Илнарны октябрь-ноябрьдә тикшерә башладылар — ул җир кишәрлекләре белән бәйле эшләрдә карала.
Хәзер ул хатыны Лилия (блогер, стилист) һәм баласы белән Лондонда матур фотоларга төшә, бүләкләр сатып ала, матурлыкка хозурланып йөри. Боларның барысын да социаль челтәрдә күрсәтеп баралар.