Новости по-русски

2025 елда «Гаилә ипотекасы» ничек үзгәрәчәк?

Киләсе елда Россиядә гаилә ипотекасы буенча лимитларны гамәлдән чыгарырга планлаштыралар. Еллык 6 процентлы ташламалы кредитлар буенча «тәртип урнаштырырга» Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе йөкләде. Әлеге төр ипотекага илдә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуы, һәм бу – күчемсез милек базары өчен нинди әһәмияткә ия булачак – «Татар-информ» материалында.

«Бу – дөрес түгел, бернинди лимит булырга тиеш түгел»

Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында гаилә ипотекасы программасы буенча лимитларны ачыкларга вәгъдә итте. Дәүләт башлыгына мондый үтенеч белән Россия гаиләләренең берсе мөрәҗәгать иткән. Аларга банк кредит бирмәгән. Сәбәбе кредит оешмаларының лимитлары – дәүләт тарафыннан ставкаларны субсидияләү өчен бүлеп бирелгән акчалар шактый тиз бетүендә дип аңлатканнар.

«Бу – дөрес түгел, бернинди лимитлар булырга тиеш түгел. Без хөкүмәт белән бу хакта фикер алыштык, миңа бернинди лимитлар булмаячагы вәгъдә ителде, һәм мин вәгъдәнең ничек үтәлүен тикшерәчәкмен. Чөнки, ахыр чиктә, болар барысы да дәүләт тарафыннан субсидияләр белән бәйле», – дип белдерде Путин.

Аның сүзләренчә, банклар өчен кредит алучылардан 6% (гаилә ипотекасы буенча ставка – ТИ иск.) бик яхшы. Банк ставкасы һәм программа буенча процентлар арасындагы аерманы дәүләт каплый. Соңрак илдә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы утырышында Президент гаилә ипотекасын «вторичка»га да киңәйтергә тәкъдим итте. Тик яңа торак төзелми торган төбәкләрдә генә.

«Мин барыбер гаиләләргә 6% льготалы ставка һәм икенчел базарда торак сатып алырга рөхсәт итәргә кирәк дип саныйм. Ләкин, әйдәгез, бу яңа торак төзелми торган торак пунктларның икенчел базары булачак дип килешик < >, хөкүмәттән яңа торак аз төзелә торган яки төзелми торган торак пунктларның нәрсә икәнен ачык критерийларын эшләвен сорыйм. Бу – манипуляция мөмкинлекләреннән мәхрүм ителгән ачык һәм аңлаешлы критерийлар булсын өчен», – дип йөкләде Владимир Путин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм»

Исегезгә төшерәбез, Россиядә гаилә ипотекасын 2018 елда башлап җибәрделәр. Бу – балалы гаиләләр ташламалы кредит хисабына торак шартларын яхшырта алсын өчен эшләнелде. Кредиторларга базар һәм ташламалы ставкалар арасындагы аерманы дәүләт компенсацияли. Хәзер гаилә ипотекасы буенча ставка 6% тәшкил итә. Әле ел башында ук программаны туктату мәсьәләсе тора иде. Әмма февраль ахырында Федераль Җыенга еллык юллама вакытында Владимир Путин аны озайтырга сорады.

«Гаилә ипотекасы программасы агымдагы елның июленә кадәр гамәлдә. Төп база параметрларын саклап, аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм», – диде ул вакытта президент.

Соңрак, 10 июльдә, гаилә ипотекасының яңа шартлары билгеле булды. Ташламалы ипотека программасын, 6 яшькә кадәрге 1 генә булса да баласы булган гаиләләргә бирергә, дип үзгәрттеләр. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкы өчен лимит билгеләделәр – 12 млн сумга кадәр, калган төбәкләр өчен – 6 млн сумга кадәр. Гаилә ипотекасы алучылар даирәсен тарайттылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Гаилә ипотекасы буенча акчалар тулы күләмдә булачак»

Финанс министрлыгы президент йөкләмәләренә туры элемтәдән соң ук җавап бирде. Финанс министры Антон Силуанов журналист Павел Зарубинга белдергәнчә, киләсе елда хакимият гаилә ипотекасы буенча лимитларның бетүенә юл куймаска тырышачак. Профильле ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, быел ташламалы һәм базар ставкалары арасында зур аерма күзәтелгән. Моның аркасында Финанс министрлыгына өстәмә акча эзләргә туры килгән.

«Ставка артты, шуның аркасында безгә өстәмә акча эзләргә туры килде. Гаилә ипотекасы буенча ставка – 6%. Башка ипотекалар белән 26%ка алырга мөмкин. Шуңа күрә бюджетта акча бетте, һәм банкларның ташламалы ипотека бирү өчен акчалары булмаган чор булды», – диде Силуанов.

Ул, проблеманы инде хәл иттеләр, ә киләсе елда ведомство, мондый өзеклекләрне бүтән булдырмас өчен, барлык кирәкле чараларны күрәчәк, дип ышандырды.

«Гаилә ипотекасы буенча акчалар киләсе елда тулы күләмдә булачак», – дип белдерде министр.

Ташламалы кредитларның 90% диярлек ноябрьдә гаилә ипотекасына туры килгән

Илдә бирелгән ташламалы ипотекалар саны быелның 11 аенда 28%ка, ә күләм – 23%ка кимегән. Ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, илдә 3,2 трлн сумлык 595 мең ташламалы ипотека бирелгән, дип аңлашыла торак һәм ипотека базары турында «ДОМ.РФ» атналык дайджестыннан.

Гаилә ипотекасын бирү 10%ка кимегән, күләм элеккечә калган. Барлыгы 11 ай эчендә әлеге ташламалы программа буенча 1,9 трлн сумлык 344 мең ипотека кредиты биргәннәр.

Барлыгы ноябрьдә, «ДОМ.РФ» бәяләве буенча, банклар россиялеләргә октябрьдәгегә караганда чиреккә түбәнрәк ипотека кредитлары биргән – 278 млрд сумга 71 мең ипотека.

«Кредит бирүнең акрынаюы базар программалары хисабына килеп чыкты. Аларга ихтыяҗ ставкаларның югары дәрәҗәгә үсүе аркасында (ноябрь ахырына 29%) 2 тапкырга диярлек кимеде. Шуның белән бергә базар ташламалы программаларга ярдәм итүен дәвам итә, мондый кредитлар бирү август-сентябрь дәрәҗәсенә туры килә – аена якынча 200 млрд сумлык 35 мең кредит. Шул ук вакытта ташламалы кредитларның 90% диярлек гаилә ипотекасына туры килгән», – дип билгеләделәр аналитиклар.

«Гаилә ипотекасы» – ул төзүчеләргә үзләрен тотрыклы хис итәргә ярдәм итә торган программаларның берсе. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә ТР риелторлар гильдиясе әгъзасы, «Бәхетле йорт» компаниясе җитәкчесе Анастасия Гыйззәтова әйтте.

Фото: © «Татар-информ»

«Гаиләләр – хәзерге вакытта яңа төзелгән йортларда фатир сатып алучыларның төп категориясе. Һәм бу программаның чикләнмәве турында карар кабул ителүе – дөрес. Без күзәткән килешүләр саны буенча үзгәрешләр, шул исәптән, лимитлар бетә, дигән имеш-мимешләр белән бәйле. Гаиләләр ипотека буенча хуплау алганнан соң, объект белән шөгыльләнгән арада лимитлар тәмамланган очраклар булды», – дип билгеләде мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

Лимитларны гамәлдән чыгару аркасында программа үтә күренмәле һәм аңлаешлы булачак. Төзүчеләр сатып алучылар агымын планлаштыра алачак, ә сатып алучылар әллә ни проблемаларсыз килешүләргә чыгачак. «Бу – безнең тынычсыз заманда тотрыклылыкның искиткеч яңа элементы», – дип ассызыклады Анастасия Гыйззәтова.

Хезмәттәше фикере белән ТР Риелторлар гильдиясе президенты Анастасия Голяшева да килеште. Аның фикеренчә, гаилә ипотекасы бүген яңа төзелешләрне сатуның төп драйверы булып тора.

«Лимитларны гамәлдән чыгару – юмартлык турында түгел, ә торак алу мөмкинлеген тәэмин итү һәм төзүчеләрнең сатуларын тәэмин итү турында. Беренчесенә дә, икенчесенә дә дәүләт программалары кирәк. Агымдагы төп ставка вакытында ипотека программалары аша яңа төзелешләр сатып алу өчен башка мөмкинлекләр юк. Яңа ипотека стандарты да йогынты ясаячак. Иң мөһиме – банклар ставканы сатмасын, ә клиент мәнфәгатьләрендә эш итсен», – дип йомгаклады Голяшева.

«Татар-информ»нан Александра Давыдова язмасы тәрҗемә ителде

Читайте на 123ru.net