Новости по-русски

Татарстанда 5 авылдаш сугышкан, 1сен кыйнап үтергәннәр

Татарстан Югары суды Әлмәт районының Рус Акташы авылында булган рәхимсез үтерү турындагы җинаять эшен карауга кереште. Бу хакта KazanFirst яза.

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә дүрт авылдаш: 45 яшьлек Владислав Кустовский, 38 яшьлек Резеда Бикмурзина, 45 яшьлек Александр Куленков һәм 50 яшьлек Игорь Лавров. Алар барысы да алдан сүз куешып кылынган үтерүдә гаепләнәләр. Владислав Кустовский шулай ук Тукай районының Кырныш авылында танышы яшәгән йортны талауда гаепләнә.

Утырышта суд дәүләт гаепләүчесе үтенече буенча барлык гаепләнүчеләргә кулга алу рәвешендәге чик кую чарасын алты айга озайткан. Владислав Кустовский судка махсус хәрби операциягә китәргә җыенуы турында белдергән һәм Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүен әйткән. Элегрәк ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан булган, аның җиде бүләге бар, шул исәптән Георгий кресты һәм Бахмутны азат итү өчен медале. Ул үтерү, көчләү, урлау һәм башка җинаятьләре өчен җәзаны иректән мәхрүм итү урыннарында үткән булган. Президент Указы белән гафу ителгән. Моннан тыш, шул ук җинаять эше буенча узучы Резеда Бикмурзина да махсус операциягә китәргә теләк белдергән. Алар Кустовский белән бергә яшәгәннәр.

Мин ике ай элек Бөгелмәдә контракт төзедем, хәзер анда хәрби билетны торгызалар. Хатыным да минем белән махсус хәрби операциягә барырга тели, Бикмурзина, – дип белдергән судьяга Владислав Кустовский.

Судья Булат Шәмсетдинов аңлатканча, Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә карата суд процессын туктату өчен военкоматтан тиешле документлар булырга тиеш. Ләкин әлегә процесс кичектерелгән, чөнки һәлак булучының туганнары – Гүзәл Воробьева һәм Петр Гришкин судка килмәгән. Алар гаепләү бәяләмәсен игълан иткән вакытта судта катнашырга теләк белдергәннәр. KazanFirst журналисты рәхимсез үтерүнең детальләрен ачыклый алган.

Гаепләү бәяләмәсе буенча, 2024 елның 12 гыйнварында дүрт гаепләнүче һәм һәлак булучы Татарстанның Әлмәт районы Рус Акташы авылының Ленин урамындагы 5 нче йортта җыелган. Очрашу хөрмәтенә өстәлгә аракы да куела. Эчкәннән соң зыян күрүче Р.Миңнегулов дусларын мыскыл итә башлаган дип фаразлана. Шешәдәшләр арасында бәхәс чыга, Владислав Кустовский Р.Миңнегуловны кыйный, «тәненең төрле өлешләренә ким дигәндә 40 тапкыр суга, тибә». Шуннан соң алар – Кустовский, Бикмурзина, Куленков һәм Лавров чиратлап Миңнеголовны пычак белән чәнчеп чыгалар.

Судмедэкспертлар Миңнеголовның муены һәм күкрәге тирәсендә кимендә 10 чәнчелгән яра санаган. Тагын дистәдән артык җәрәхәтләр һәлак булучының тәнендә һәм аякларында табылган. Шул рәвешле, алар дүртәү, төркем булып кеше үтерүдә гаепләнә. Гаепләнүчеләр үз гаебен беренчел тикшерү вакытында таныган. Суд карарын игълан итү яңа ел бәйрәмнәреннән соң планлаштырылган.

Читайте на 123ru.net