Новости по-русски

Гүзәл Уразова «Тун астында сельдь» салатын рулет итеп төреп ясарга өйрәтте

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Тун астында сельдь» салатын яңача итеп ясау ысулын күрсәтте. Җырчы бу традицион Яңа ел салатын рулет итеп ясый икән.

«Яңа ел табынына гел үземнең традицион рецепт буенча яраткан казымны пешерә торган идем. Быел инде яңача итеп «Тун астында сельдь» салатын ясап карыйк әле бергәләп», – ди җырчы.

Ингредиентлар:

  • сельдь балыгы,
  • чөгендер,
  • кишер,
  • йомырканың агы һәм сарысы,
  • бәрәңге,
  • майонез,
  • бизәү өчен укроп белән гранат.

Башта яшелчәләр белән йомырканы пешерергә һәм угычтан уарга кирәк. Аннары полиэтилен фольгага чөгендер, кишер, йомырка, бәрәңге һәм иң азактан сельдь балыгын җәеп салырга. Катлам саен майонез сыларга. Аннары котлап җәйгән ингредиентларны рулет итеп төрергә. Рулет өстен укроп һәм гранат белән бизәргә.

Бик тәмле «Тун астында сельдь» рулеты әзер! Гүзәл Уразова әйтүенчә, ул мондый рулетны еш ясый һәм Яңа ел табынына да әзерләргә җыена.

Читайте на сайте