Новости по-русски

«Голос.Дети» финалисты булган Түбән Кама кызы «Голубой огонек»та чыгыш ясаячак

«Голос. Дети» шоуының 12 нче сезоны финалисты Түбән Кама кызы Арина Кияшко «Беренче» каналдагы «Голубой огонек»та катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Без «Голос. Дети» проектының барлык финалистлары белән бергә «Беренче» каналдагы «Голубой огонек»та «Буратино» җырын башкардык. Эмоцияләр, әлбәттә, ташып тора! Безне Яңа ел төнендә карагыз! – дип сөйләгән яшь җырчы.

14 яшьлек Арина Кияшко көз көне «Голос. Дети» шоуында сайлап алу этабын уңышлы үтеп, остаз Аида Гарифуллина командасын сайлаган иде, ә финалда тамашачыларның 35,6% тавышын җыеп, икенче урынны яулады.

Арина Кияшко белән тулы эксклюзив интервьюны – аның проекттан соңгы тормышы, иҗади планнары һәм композитор Игорь Крутой белән очрашуы турында – 10 гыйнварда «Татар-информ» сайтында укыгыз.

Читайте на сайте