Новости по-русски

Мишура һәм «дождик»ларның песиләргә нинди куркынычы бар?

Йорт хайваннары асраучылар Яңа елда еш кына бер проблемага тарый – йорт хайваннары ялтыравык мишураны һәм «дождик»ны ашый. Чаллының Дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария дәваханәсе мөдире Ева Пожидаева моның куркынычы турында сөйләде, дип яза «Челнинские известия».

«Озын тасмаларны йоту песи өчен үлем куркынычы тудырырга мөмкин: алар үңәчне, ашказанын һәм эчәклекне имгәтә, тырный һәм ашказаны-эчәклек трактын зарарлый, ялкынсыну китереп чыгара. Катлаулы очракларда бу – эчәклек перфорациясе, ә соңыннан перитонит китереп чыгара. Перитонит булганда ашыгыч операция таләп ителә. Мишура аркасында эчәклек үткәрми башлый. Чит-ят әйбер азык һәм сыеклык узуны тоткарлый, мондый очракларда хирургик алым йорт хайванын коткарып калуның еш кына бердәнбер ысулы була», – дип кисәтә Ева Пожидаева.

Әгәр йорт хайванының мишура яки «дождик» ашаганын күрсәгез, аны мөмкин кадәр тизрәк ветеринарга алып барырга кирәк. Диагностика никадәр тизрәк ясалса һәм дәвалану башланса, куркыныч һәм өзлегүләр ихтималы шулкадәр кимрәк була. Чит-ят предметны, хәтта дождикны да мөстәкыйль алырга тырышырга кирәкми.

Бу бәлане булдырмый калуның ышанычлы ысулы – песи булган йортта мишура һәм «дождик» кулланмау. Аларны декорга алмаштыру яхшырак булыр, ул песинең игътибарын да азрак җәлеп итә. Чыршы уенчыкларын, тасмаларны һәм эленеп тора торган башка нәрсәләрне песинең буе җитмәслек җиргә куярга кирәк.

Читайте на сайте