Новости по-русски

Казан метросында ир-ат һәлак булган, ике станцияне япканнар

Техник сәбәпләр аркасында, Казан метросының «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре вакытлыча ябылган.

«Метроэлектротранс» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, поездлар «Авиатөзелеш» станциясе белән «Горки» станциясе арасында гына хәрәкәт итә.

«Станцияләрне ачу турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк», – диделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, «Җиңү проспекты» станциясендә килә торган поезд алдына рельсларга ир-ат егылып төшкән. Ул һәлак булган.

Мәрхүмгә карап торышка 50-55 яшь, диелә хәбәрдә.

Урында экстрен хезмәтләр эшли.

Читайте на сайте