Новости по-русски

Баш мие яхшы эшләсен өчен биш ризык

Невролог Владимир Мартынов баш мие сәламәтлеге өчен аеруча файдалы ризыкларны атаган.

Табиб сүзләренчә, микроциркуляцияне яхшыртырга һәм нейроннарны тукландырырга әстерхан чикләвеге, майлы балык, йомырка, җиләкләр һәм кара шоколад булыша. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Мартынов чикләвекләргә, беренче чиратта әстерхан чикләвегенә, аеруча басым ясаган. Аларда когнитив функцияләр өчен мөһим матдәләр бар: омега-3 майлы кислотасы, магний һәм антиоксидантлар.

Читайте на сайте