Иң яхшы һәм иң начар гадәтләр
Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Аналарның иң яхшылары һәм иң начарлары» дигән язма куйды. Ул яхшы һәм начар гадәтләр турында аңлата.
Аналарның иң яхшылары
- Дәваның анасы – аз ашау.
- Сәламәтләнү анасы – зикер (Аллаһны искә алу).
- Әдәпнең анасы – аз сөйләү.
- Гыйбадәтнең анасы – гөнаһлардан саклану.
- Тынычлыкның анасы – сабырлык.
- Нык, ышанычлы мөнәсәбәтләрнең анасы – тугрылык.
- Уңышларга ирешүнең анасы – тырышлык.
Аналарның иң начарлары
Ялгышуларның анасы – күп сөйләшү.
Кешеләр арасы бозылуның анасы – үпкәләү.
Мохтаҗлыкның анасы – исраф.
Түбәнсетелү анасы – тәкәбберлек.
Рухи зәгыйфьләнүнең анасы – ялкаулык.
Тән авыруларының анасы – кешеләрне еш зикер итү (артык күп искә алу).
Барлык явызлыкларның анасы – аракы.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.