Новости по-русски

Муса Җәлилнең кызы Люция: «Күңелдә булган хисләр белән дә әтиемә охшаганмын дип уйлыйм»

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова әтисенең туган көне алдыннан Санкт-Петербургтан Казанга килде. Люция ханымга быел май аенда 90 яшь тула икән. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында аның белән шәхсән очрашу мөмкинлеге булды.

Мин башта әтиемнең кем икәнен дә белмәдем, үги әтиемне «әти» дип йөрдем. 11 яшемдә миңа кемдер: «Муса Җәлил синең әтиең», – дип әйткән. Мин аны әнидән сорадым да, әнием миңа әтиемнең хатларын, шигырьләрен укыды. Өйдә башка балалар ишетмәсен дип, әни белән өстәл астында «пышылдап» сөйләштек.

Әнием радиода эшләде, мин бик күп артистлар, җырчылар белән очраштым. Кечкенә вакытымда ук миңа: «Кечкенә Муса», – дип әйтәләр иде.

Әтиемнең Герой икәнлеге турында миңа Гөлшат Зәйнәшева әйткән иде. «Люция, синең әтиең хыянәт итмәгән, ул – Герой», – дип әйткән иде елый-елый. Мин Герой кызы булдым, шул вакыттан тормышым авыр булды. Минем эшемә аяк чалучылар булды. Авыр яшәдем. Казанда озак еллар укыттам, аннан Санкт-Петербургка күчендем, анда миңа тыныч иде, чөнки беркем дә белми.

Олыгайган саен әтигә күбрәк ошыйм кебек. 1957 елда мин ялгыш кына Андре Тиммерманс белән очраштым. «Син килеп кергәч, әтиең белән охшашлыкка шаккаттым», – дип хат язган иде соңыннан.

Йөз белән охшаш булу бер хәл, күңелдә булган хисләр белән дә әтиемә охшаганмын дип уйлыйм. Мин музыка, кино, театрны бик яратам, китаплар укырга яратам, – дип сөйләде Люция ханым «Интертат»ка.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Люция Җәлилова Чулпан Җәлилова һәм аның кызы белән очрашуны да искә алды.

«Әтиемнең 70 еллыгында залда Чулпан, аның кызы Таня, мин, кызым Лилиан бергә идек. Лилиан Чулпанның кызына: «Без туганнар», – диде. «Мин беләм, Мәскәүдә булсагыз, кунакка керегез», – диде Таня. Шуннан соң күрешкәнебез юк», – диде ул.

Шагыйрь кызы бүгенге көндә дә әтисенең иҗатын күбрәк даирәгә ишеттерергә тырыша.

«Мин мәктәпләрдә, ял йортларында сәхнәдә әтиемнең шигырьләрен укый идем. Хәзер инде мәктәп укучылары укый. Мин аларның чыгышларын рәхәтләнеп карыйм, тыңлыйм. Хәзер дә митингларда әтиемнең шигырьләрен сөйлим. Башкалар белмәгән, ишетмәгән шигырьләрен дә сөйлим. Шулай итеп әтиемнең иҗатын кешеләргә җиткерергә тырышам

Аның «Бүреләр» шигыре бик көчле. Бу шигырьне бик яратам.

«Шагыйрь» дигән искиткеч шигыре бар. Монда иҗади яну-көю, иҗади пафос, шагыйрьнең иҗади илһамлануы чагыла.

«Хөкем алдыннан» – бик көчле шигырь, гомумкешелек кыйммәтләре бар, чөнки шәхеснең туган җире белән бәйләнеше күрсәтелә, бу шигырьдә үзен җир улы буларак карый:

Кайгырма, җир, йөрәк калтырамас Синең өстә чакта аяклар. Аның исме белән ачылган тел, Үлгәндә дә Аны кабатлар.

Тагын бер актуаль шигырь бар. «Алман илендә» шигырендә Җәлил интернационалист шагыйрь, планета дәрәҗәсендә фикер йөртә торган шагыйрь буларак ачыла.

Синме соң бу — бөек Маркс иле Һәм давыллы Шиллер ватаны? Тоткын итеп сиңа китерде дә, «Кол» дип мине немец атады.

Бик тирән шигырь. Бу шигырьне бүген дә бик актуаль дип саныйм», – дип сөйләде ул журналистлар алдында.

Ул әтисенең иҗаты буенча ике сценарий язганын әйтте, алар дөньяга чыкмаган.

Читайте на сайте