Новости по-русски

Айрат Фәйзрахманов: «Музейның максаты – хәзинәне мәңгелеккә тоту. Кыямәт көненә кадәр»

Таныш булыгыз: Татарстан Милли музееның яңа генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов – заманында Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты иде, 5 еллап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеген җитәкләде.

Бу аның яңа вазифада беренче интервьюсы. Хәерле сәгатьтә!

Айрат Шамилевич, матди мирасны саклау мәсьәләсендә татар халкы менталитетының, башка халыклар белән чагыштырганда, үзенчәлеге бармы?

Шуны ассызыклаудан башлыйм әле – саклау берәмлекләре ягыннан без Россиядә иң эре региональ музей булып торабыз. Бу татар халкының музейларга уңай мөнәсәбәтен дә күрсәтә.

Беләсезме икән, Россия киңлегендә дәүләт каталогы системасы булдырылды: музей әйберләрен цифрлаштырып шунда кертәләр – кеше теләсә кайсы ноктадан музейда нәрсә барлыгын карый ала. Бу фәнни әйләнешкә кертү өчен дә зур этәргеч бирә, нинди хәзинәләребез бар икәнен күрсәтә. Ә без кайчаннан бирле экспонатларыбызны кертеп бетерә алмыйбыз – чөнки бездә иң бай музейларның берсе, фондлар бик зур. Кайбер музейлар кертеп бетерде инде.

Кайчан кертеп бетерәчәксез?

Хәзерге темплар белән барганда – 2 ел. Ул чыннан да катлаулы эш – экспонатның тарихын язарга кирәк, һәр әйберне фотога төшерәсе бар. 30дан артык кеше шуның белән шөгыльләнә. Әйберләрне гел күргәзмәләргә әзерләү дә тоткарлык тудыра. Запрослар да күп, уку залына да кеше килә. Ләкин цифрлаштырып бетерергә кирәк, без аны бер елда кертеп бетерербез дип өметләнәбез.

Әйе, Милли музеебызның байлыгы халкыбызны уңай яктан сыйфатлый. Шулай да үзенчәлекләргә килгәндә...

Миндә антропологик, социологик караш бар. Миңа калса, бу буш сүз түгел – соңгы берничә дистә ел эчендә Татарстанда төрле халыклар бер-берсенә карата күпкә дустанә мөнәсәбәтләрдә яши башлады. Рус халкы вәкилләренең татар халкына һәм аның мирасына җылы карашта булуы күренә, мәдәниятнең күп кенә нечкәлекләрен дә белергә мөмкиннәр. Мәсәлән, бездә озак еллар болгар-татар ювелир коллекциясе белән шөгыльләнгән бер хезмәткәребез үзен аннан аерып карый алмый – бер хезмәткәр башка музейга күчкәч, зинһар шул коллекциягә кайтарыгыз дип елап килде.

Ә эшләү культурасы ягыннан, музей эшчәнлегендә фәнни университет культурасы хөкем сөрә. Ничек XIX гасыр ахырыннан башланган – шул стандартлар белән бара. Бу инде рус халкына да, татар халкына да хас культура түгел, гомум фәнни культура һәм стандартлар. Бу стандартларны кайчагында бюрократия дип уйлыйсың. Монда кәгазьнең күплеген күрәсең. Менә күргәзмә ясыйбыз ди, анда төрле коллекцияләрдән әйберләр куела. Коллекцияләр фондларда ята. Алар безнең хәзинә – хан хәзинәсе кебек. Ул хәзинәнең күчеше кәгазь белән формалаштырылып барырга тиеш: кайсы фондтан кайсы экспонатның нинди халәттә кайсы күргәзмәгә китүен билгеләп куярга тиешбез. Ул әйбергә йөзләрчә-меңнәрчә ел булырга мөмкин – шуңа, витринага куяр алдыннан, аның халәтен белергә тиешбез. Реставраторлар, халәтен карап, бәлки, нәрсәдер эшләсәләр – барысы да актта күрсәтелә. Ул күргәзмәдә күпмедер торып кире кайтарылгач, тагын аерым кәгазьләр тутырыла. Бу кәгазь булмаса, хәзинәнең йөрешен һәм торышын күрмибез – ә югалса... Кечкенә шәхси музейларда бөтен әйбер күз алдында булырга мөмкин, ә инде миллионга якын экспонат булганда, эш башкача. Берничә гасыр сакланган әйбернең халәте кискен начараерга да мөмкин...

Матди әйберләр бернәрсә дә мәңгелек түгел, ни кызганыч, барыбер, кайчан да булса юкка чыгу мөмкинлеге аңлашыла инде.

Юкка чыга торган экспонатлар... ничек дип әйтим икән... без һәр әйберне кадерләп тотабыз, торышын карыйбыз. Бездә бит Мисыр коллекциясе бар. Фараоннар белән бәйле коллекция! Саркофаг капкачы һәм саркофаг (табут) үзе. Ул агачтан ясалган. Аңа 3 мең елдан артык.

Табут үзе дә бармыни?

Әйе. Өстендә мең еллар элек ясалган рәсемнәр. Без аны шушы халәтендә тотарга тырышабыз. Безнең максатыбыз – хәзинәләрне мәңгелеккә тоту һәм кешеләргә күрсәтү. Кыямәт көненә хәтле...

Татарның менталитеты ягыннан, тарихи матди әйберләргә мөнәсәбәте турында соравымның дәвам да бар иде: динебез матдилеккә ябышып ятмаска ди бит инде, рухи кыйммәтләр югарырак - бу караш музейларның кыйммәтен киметмәгәнме?

Рухи кыйммәтләргә, матди булмаган мәдәни мираска аерым игътибар бирелә. Татар халкы өчен хас булган бу кыйммәтләргә хәзер тагын да күбрәк игътибар бирелә башлады...

Ә сезнеке матди.

Әлбәттә. Матди булмаган рухи кыйммәтләр дигәндә, янында матди әйберләр булганда аларның тарихы яхшырак саклана. Һәрхәлдә ниндидер традиция бераз гына булса да ниндидер матди әйбергә бәйле. Традицияләрнең матди тасвирламасы янында матди әйбер булса, нечкәлекләрне күбрәк ирештереп була. Нечкәлекләр эчендә кызыклы тарихлар булырга мөмкин. Бу – бер ягы.

Икенче ягына килгәндә, музейларны, әлбәттә, көнбатыш традиция дип әйтеп була, ләкин анысы күбрәк сәнгать белән бәйле булгандыр. Башта рим-грек системасында формалашкан, аннан соң, ренессанс вакытында, бүгенге музейлар системасын үз эченә алган. Соңрак моның белән университет профессурасы эш итә башлый. Бер яктан караганда, бу безгә хас булмаган кебек күренсә дә, шул ук вакытта Ерак Көнчыгыш, шәрыкъ традициясен карасаң, фарсы илләрендә кулъязмаларны саклау аерым бер фән һәм бу көнбатыш музей традициясенә бәйле түгел. Мешхедта, Тегеранда кулъязмалар белән бәйле күпме хәзинә ята! Бохара, Ташкент, Сәмәркандта татарга да якын булган хәзинәләрне саклау һәм буыннан буынга тапшыру традицияләре бар. Көнбатыш музей традициясе күбрәк сәнгать әйберләреннән – рәсем, сыннардан башланса, мөселман шәрыгы кулъязмаларга бәйле, Кытай һәм Ерак Көнчыгыш кулъязмалары да, сәнгати әйберләр дә бар. Татар халкы, беренче чиратта, мөселман шәрыгы традицияләре белән бәйле, шул ук вакытта, бигрәк тә, Алтын Урда формалашкан чорда, Кытайның да тәэсире бик зур.

Без берничә традицияне үз эченә алган халык - безнең Мәрҗани, Фәесхановлар һәм Каюм Насыйрилар күпер булып, көнбатыш музей традицияләре һәм шәрыкътәге кулъязмаларны саклау традициясен берләштергән. XIX гасырда музей – ул татар халкына хас күренеш. Совет дәүләте формалашкан чорда музей тармагын татар халкы арасында үстерүгә зур этәргеч булып, Шәрыкъ музее (Музей востока) формалаша. Ул Совет дәүләте сәясәте белән бәйле: 10нан артык шәһәрдә Шәрыкъ музейлары барлыкка килә. Бездә иң көчле музейларның берсе булып тора. Музейны формалаштыруда Казан университеты профессорлары һәм университетка якын булган безнең татар мөгаллимнәребез дә катнашкан. Казанда бу музей формалашу фактын һәм аның дәүләт музее эченә керүен әле бәяләп бетерергә кирәк. Музей безгә хас нәрсә түгел димәс идем, бездә бу катлам бар. Хәзер авылларда күпме музейлар бар – карагыз...

Әйе, берара алар ачылып кына торды...

Туксанынчы еллар моңа зур этәргеч булды. Миңа кадәр булган музей директорларыннан Геннадий Мухановның (аның вакытында Милли музей исеме алынды – авт.): «Кайвакыт көн саен музей ача идек», – дип искә алганы бар. Алар Милли музей эченә керә торган музейлар иде. Бу эшкә Минтимер Шәрипович Шәймиевның игътибары зур булган, шулай ук, район башлыкларының да. Мәсәлән, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фәрит Яруллин, Шәйхи Маннур музее ачылган, Мөхәммәт Мәһдиев музее...

Ничек тотарга икәнен уйлап та бетермәгәннәр булса кирәк, ачканнар да ачканнар...

Ачканнар. Хәтерне ничек тә булса сакларга кирәк, музей моның традицион формасы булып тора. Хәзер, әлбәттә, аны ничек тотарга дигән сорау да туа. Кешене җәлеп итү мәсьәләсе дә бар – музей бит кешене елга берничә тапкыр гына кабул итәргә тиеш түгел, анда көн саен кемдер булырга тиеш. Мәсәлән, Баулыда музей бар икән, анда Баулы кешесе үзе дә йөрергә тиештер. Баулыда хәзер матур музей эшли, күрсәткечләре дә яхшыра бара.

Музейга кеше йөрми дип уйлыйлар. Аллаһы каршында алдамыйча әйтә алам – музейга ел дәвамында 630 меңнән артык кеше килә...

Филиалларны кертепме?

Әйе. Ә ярты миллионнан артык кеше безнең төп бинага килә.

Күбесе туристлардыр инде.

Аны аеру авыррак...

Камал театры аерган – Мәскәүдән һәм Питердан билет алып киләләр дигән мәгълүмат яңгырады Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында.

Атна уртасында туристлар гына димәс идем, мәктәпләрдән күп киләләр. «Пушкин картасы» зур этәргеч бирде. Аларның күбесе – Казан яшьләре. Турист ул Татарстан районнарында яшәүче кеше дә бит. Минем Милли музейны бөтен Татарстан халкы өчен ачасы килә. Ул Казанга республика районнарыннан килеп йөрүче милләттәшләребез өчен якын урын булырга тиеш. Хәзерге вакытта хронология белән төзелгән экспозиция, мәгълүмат бик күп...

...артык күп хәтта...

...кебек сизелә. Экспозиция фәнни яктан көчле һәм ул яхшы белем бирә. Барысын да сеңдерү өчен бер генә түгел, берничә тапкыр килергә кирәктер.

Айрат, сез тарихчы. Генераль директорның тарихчы булуының нинди плюслары һәм...

...минусы.

Әйе. Тагын шунысын да өстәп сорыйм: беренче чиратта тарихчы, димәк, фән кешесе булгач, музейны модалы, популяр итүе өчен маркетинг ягына көч, белем, куәт җитәрме? Белмәгәнне өйрәнергә җыенасызмы, әллә янәшәгездә көчле белгечләр бармы?

Тарихчы булуның плюсы зур. Экспозицияләр нигезендә тарихны белү ята...

Музей җитәкчесе булу өчен бу мәҗбүри шарт түгел иде дип беләм.

Миңа кадәр эшләгән Алиса Львовна Вяткинаны бик хөрмәт итәм. Ул «татар альтернативасы» өчен билгеле шәхес - «Маяковская. Желтая кофта»ның арт-директоры иде. Шул киңлек аша Казанга яңа сулышлы мәдәният керде, хәтерләсәгез, анда Мубай да җырлады. Ул яңа татар мәдәниятен, яңа татар музыкасын яхшы белә, ярата, татарча сөйләшергә тырыша. Кабинетка кергәч, монда күпме тарихи китап булуына гаҗәпләндем – ул алар белән кызыксынган...

Ә сезгә, киресенчә, маркетинг ягын өйрәнәсе буламы

Аңа музей эшчәнлеген аңлау өчен тарих кирәк булган һәм ул аны укыган. Миңа тарих буенча яңа китапларны укып, булган мәгълүматларны гына өстәп торасы: «Мирас» журналын, «Миллиард татар» порталы язмаларын карап барам. Вакыт булмаса да, анысына вакыт табыла – тарихчы булырга язган икән, тарихи мәгълүмат гел кулга килеп керә. Тарих институты тырышлыгы белән күпме тарихи битләр ачылып тора – экспозицияләребездә аларны күрсәтергә тырышырга кирәк.

Тарихчы булуның минусы – тарихны күбрәк күрсәтәсе килә, әмма төп сорау барлыкка килә – аны экспозиция ягыннан ничек күрсәтергә. Без бу хакта Илнур Сөләйманович («Казан Кремле» музее директоры Илнур Рәхимов – авт.) белән дә сөйләшәбез: мәсәлән, турист булып килгән Воронеж кешесенә ничек татар тарихын җиткерергә? Бу да бик мөһим миссия. Кеше Казан Кремленәме яки безнең музейгамы килеп, татар тарихы турында ишетеп кайтып китә. Казанның туристлар үзәге буларак үсүе мөнәсәбәткә дә тәэсир итә. Күбрәк кеше килеп, тарих белән рухлануына ничек ирешергә – бу бер дилемма.

Икенче дилемма – ачылган яңа тарихи фактларны экспонатлар ярдәмендә ничек күрсәтергә? Безнең борынгы бабаларыбыз Монголия белән Россия чигендә урнашкан далаларда йөргән, бу тарихны ничек күрсәтергә – бармы безнең экспонатлар? Ярый, безнең археологлар аны казып, артефактлар таптылар ди, алар аны безгә тапшырырмы? Аларның үз археологик фондлары бар. Әйтик, кырыгынчы еллар ахырында Муса Җәлилгә булган карашны – аның исеме сызылуын – ничек күрсәтергә?

Бу көннәрдә Чулпан Муса кызы безгә Кави Нәҗминең Әминә Котдусовнага язган хатын бүләк итте. Ул анда Җәлил һәм «Моабит дәфтәрләре» турында җылы мөнәсәбәт белән яза. Тарихны торгызыр өчен бу менә дигән экспонат. Гали Чокрыйның 200 еллыгында аның турында ничек сөйли алабыз? Кызганыч, экспонатлар юк диярлек, лекцияләр ярдәмендә генә нидер эшли, җыентык басылса, шуны күрсәтә алабыз. Гали Чокрый турында экспозиция төзү авыррак. Башкортстанда музей һәм ниндидер предметлар бар икән, монда инде музей дипломатиясе китә. Бу әзерлек берничә ел дәвамында формалаша. Хәтта кечкенә генә авыл музееннан предметлар алып килгәндә дә, аның страховкасы, махсус транспорты булырга тиеш. Музей фондына кергән әйберне стенага кадак кадаклап элеп куя алмыйсың, аны саклауның үз шартлары бар. Шуңа Гали Чокрыйның 200 еллыгын музейларда зур итеп күрсәтә алмабыз, киләсе юбилейларга нәрсәдер күрсәтеп булыр...

Әйтик, сезгә берәр галим килеп, фәлән җирдә Гали Чокрыйның шундый әйберләрен таптым, ләкин бушка бирмиләр, дисә, сезнең музей аның әйберләрен сатып ала аламы? Әллә бүләк кенә көтәсезме?

Әлбәттә, сатып ала алабыз. Аның тәртибе бар, ләкин, әйтик, берничә миллион сум сораса, ала алмабыздыр. Моның өчен безнең бюджеттан тыш чыганакларны карыйбыз инде, спонсорларны эзлибез. Монысы инде әле мин җавап бирмәгән маркетинг турындагы сорау. Кеше күбрәк килгән саен, керемебез арта...

«Мирасханә» сатып ала алмый икән бит – шулай диделәр.

Без сатып ала алабыз. Бар иң кирәкле чыгымнар – торбалар, коммуникацияләр...

Монысы алга таба булачак сорауга - сезнең ремонт мәсьәләсенә килеп тоташа...

Әйе, бинага бәйле җитешсезлекләр бар һәм аларны тәртиптә тоту өчен акча китә. Машиналарны йөртергә кирәк... безнең күчмә күргәзмәләр бик күп – аларны йөртергә кирәк. Беренче чираттагы реставрация эшләре бар – аларның үз чыгымнары. Болардан калган акчага, кеше күбрәк килсә, экспонатлар да сатып ала алыр идек. Шул ук вакытта зур-зур коллекцияләр сатып алу мөмкинлеге, әлбәттә, чикле. Бу, бер яктан, акча кеременә бәйле булса, икенче яктан, мәйданнарыбызга да бәйле. Казан Кремле ягыннан музейның экспозицион өлешен күрсәгез, икенче өлеше – фондлар өлеше. Төп хәзинәләребез монда ята. Филиаллар фондларының да төп өлеше монда. Зур состав фәнни хезмәткәрләр шуның белән эш итә. Безнең фондларга мәйданнар җитеп бетми. Бу урыннар «Гостинодворский комплекс» дип атала, аның чиркәү өлеше РПЦга карый, аның артындагы бина – безнеке. Элек «Бегемот» кафесы булган җирләр...

Беркөнне генә карап узган идем ташландык ахрысы бу урыннар дип...

Ул ташландык түгел, аның 1нче катында безнең хуҗалык-эксплуатация хезмәтләре утыра, склад та бар. Җылылык, уты-суы бар, 1 нче катында эшли алырлык бина, өске катларда әлегә бушлык. Быел «Нур» фестиваленең бер мәйданчыгын монда оештыру планы бар. Бина фондлар өчен яраклы түгел. Аны ремонтларга кирәк, ремонт өчен проект-тикшеренү эшләре үткәрергә кирәк. Моның өчен миллионнар кирәк. Болар Рәис ярдәме белән генә була торган эшләр. Рәиснең игътибары бар, процесс бара.

Бу әллә кайчаннан килеп терәлгән проблема бугай инде...

Хәзерге вакытта бөтен комплекс буенча проект-тикшеренү эшләренә әзерлек бара. Бу эшләр грунт халәтен бәяләүне дә үз эченә ала. Чөнки шәһәр үзәгендә грунтлар проблемасы да бар. Пассажлар, башка буш биналар астында бушлык – карст убылмалары. Бу авыр мәсьәлә. Монда да бар алар. Бу акчаны күп сарыф итә торган мәсьәлә. Шуңа күрә бу бик тиз бара торган процесс түгел. Без бит әле федераль әһәмияткә ия объект булуын да күздә тотарга тиеш. Ягъни, тышкы күренеше шулай калырга тиеш – тәрәзәләре, түбәсе, төп диварлары, агач идәннәре булса – анысы да. Реставрация өчен зур акчалар сорала. Проект төрле экспертизалар узарга тиеш, федераль объект булгач, Мәскәү белән дә килештерелергә тиеш. Бинаның эче дә, тышы да кешеләр өчен матур булырга тиеш.

Камал бинасын салып куйган кадәр акча кирәк буламы?

Анысын әйтә алмыйм. Күпме булачагын проект әзер булгач кына белә алачакбыз.

Моңарчы да эшләнде түгелме проектлар? Шуларны гына яңартасыдыр бит?

Элеккесенең сроклары чыккан. Аның срогы 5 ел – стандартлары шундый. Бинаның торышы бит үзгәрә тора, җир торышы да үзгәрә, җир астындагы суларның торышы үзгәрә, яңа функцияләр кирәк булырга мөмкин.

Димәк, өр-яңа бина салу турында бөтенләй сүз бармый, әйеме? Шушы бинаны реставрацияләү – бердәнбер вариантмы?

Әлегә шулай.

Саклау урыннары (хранилищелар) җитәме соң?

Хранилищеларның да, экспозициянең дә мәйданы, әлбәттә, җитми. Фондларны үстерү стратегиясен төзүдән безне шушы мәйданнар җитмәү проблемасы туктатып тора, без шуңа бәйле. Иң зур өмет – шушы «Бегемот» мәйданын һәм өстәмә мәйданыбызны җайлаштыруга.

Сезгә бу вазифа тәкъдим ителгәндә һәм килешенгәндә бинаның ремонты проблемасы күтәрелгәндер бит инде?

Әйе.

Вәгъдәләр дә булгандыр...

Иң мөһиме, югары җитәкчелек тарафыннан аңлау һәм үзгәртүгә ихтыяр бар. Шуңа күрә, өмет зур. Мин Мәдәният министрлыгында эшләгәндә дә ул процесс бара иде инде – мин аны белә идем. Элеккеге проектның срогы чыккач, яңа техник биремнәр әзерләнде.

Ярар, проектлар әзерләнде ди. Беренче чиратта кайсы яктан тотынасы?

Проект-тикшеренү эшләре башкарылмыйча торып аны әйтеп булмый. Фондларның саклау шартлары, мәйданнары үзгәрсә, без экспозицияләрне киңәйтә алабыз, хәзер төп бинада татар халкының тарихын ача торган экспозицияләр өчен мәйдан җитеп бетми. Күптән уйланылган Этнографик зал өчен дә урын җитми – аңа урын булдыру өчен бу бинадан фондларны бушатырга кирәк. Без моңа килеп җитәрбез, әмма бу озын перспективага планнар. 1, 2, 3 елда гына моны эшләп булмый.

Эшләр әйбәт кенә барса, 10 елданмы?

10 ел ук түгел инде. Аллаһ бирсә, иртәрәк. Рәисебез ягыннан уңай мөнәсәбәт бар, Әлһәмдүлиллаһ. Акчалар бирү мөмкинлегеннән тора, чөнки кечкенә акчалар түгел. Без хәзерге вакытта аның күләмен дә берничек тә әйтә алмыйбыз. Бу бинаны реставрацияләү яңа бина төзүгә караганда күпкә авыррак...

Шуңа, җир биреп, яңа бина салып кую күпкә җиңелрәк булыр иде.

Әмма анда музей рухы булырмы? Дилемма шундый – яңартылган, яңа медиалар белән эшләнгән ак һәм якты бина булырга мөмкин, әмма рухы булмас. Бу – тарихи урын, Камал театры алдагы бинасында 40 еллап кына эшләгән иде, барыбер, ияләшкән урын дип йөрделәр, бу бинада 1895 елдан бирле, ягъни 131 ел дәвамында музей урнашкан. Иң мөһиме – музей үзәктә, Казанның йөрәк турында, Кремль янында...

Әйе, аны Авиатөзелеш районында төзеп куеп булмый бит инде. Үзәктә урын да табып булмас иде.

Бу урында Болгар вакытыннан кешеләр яшәгән һәм тарихны монда ачып җибәрү, миңа калса, бик дөрес адым. 1987 елда музей янгач, төрле вариантлар булган, әмма никадәр матур биналар тәкъдим ителсә дә, күчермичә, монда саклап калу – дөрес һәм акыллы адым дип уйлыйм. Авиатөзелеш районында да якты зур музей төзеп куйсалар начар түгел. Әмма төп Милли музейның монда калуы дөрес. Шәһәр тарихы музее да кирәк. Анысы аерым мәсьәлә...

Элек «Казан» мәдәният үзәгендә андый музей бар иде.

Әйе.

Хәзер юк.

Музей юкка чыкмады.

Экспозиция буларак юк. Фондлары бардыр инде, сакланадыр...

Фондлары бар һәм алар төрле күргәзмәләрдә кулланыла – ул байлык кешеләргә күрсәтелми дип әйтеп булмый. Анда тәхет, башка хәзинәләр, хәтта Кабан күленнән күтәрелгән казан да бар иде – алар Казан Ратушасында күрсәтелә. Казанның 1020 еллыгына бик матур күргәзмә дә оештырылды – төп экспонатлар шул музей фондларыннан иде. Көнчыгыш Европадагы иң эре Урта гасыр хәзинәсе – Каратун акчалары да күрсәтелә.

Ә мин белми дә калганмын – менә аларда маркетинг. Без дә маркетинг темасыннан башлаган идек...

(дәвамы – иртәгә)

Читайте на сайте