Новости по-русски

Күрше төбәктә авариядә биш кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән

Башкортстанның Караидел районында 9 мартта авариядә биш кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Көндезге берләр тирәсендә Бөре-Тастүбә-Саткы юлында «Лада Приора» һәм «Хендай Солярис» бәрелешә.

«Лада» йөртүчесе һәм аның ике пассажиры, «Хендай» йөртүчесе һәм аның пассажиры урында ук һәлак була. Тагын ике кеше имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте