Новости по-русски

Биш бертуган Ганиуллиналар янә бергә!

Биш бертуган Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя Ганиуллиналар янәдән бергә! Кызлар шушы көннәрдә апалары Рәфинә Ганиуллинага кунакка җыелышкан. «Бертуган Ганиуллиналар бер диванда», – дип язып, туганнарның бергә төшкән фотоларын Рәфинә Ганиуллинаның тормыш иптәше Рәзил Камалов социаль челтәрләрдә күрсәтә.

Гаилә бергә җыелышкан мизгелләрне үзенең сәхифәсенә Резидә Ганиуллина да куйды.

«Рәхмәт апама безне түгәрәк өстәл артына җыйган өчен. Иң мөһиме - без барыбыз да бергә идек. Мондый кичләр бик сирәк була», – ди ул.

Ганиуллиналар – 5 кыз туган, тик соңгы берничә елда аларның икесе апалары белән аралашмый башлаган иде.

Читайте на сайте