Новости по-русски

Миләүшә Сабирова кайнанасы белән мөнәсәбәтләре турында: «Берара аралашмый яшәдек»

Данир Сабировның тормыш иптәше, блогер Миләүшә Сабирова үзенең язылучыларына кайнанасы белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән. Миләүшә сүзләренчә, ул кайнанасыннан бик уңган, алар килешеп яшиләр. Алай да, блогер кайнанасы белән сүзгә килгән бер вакытны искә алган.

Теләсә-кайсы мөнәсәбәтләр ул – хезмәт. Алар яхшы булсын өчен тырышырга кирәк. Чынлыкта кайнаналар төрле була. Мин, Аллаһка шөкер, кайнанамнан уңдым. Әйе, безнең дә аңлашылмаучанлыклар булып ала. Аңа, мәсәлән, минем киенүем ошамаска мөмкин. Ул бу хакта миңа турыдан-туры «Нәрсә киеп куйдың инде?» – дип тә әйтергә мөмкин. Мин моны кабул итәм

Данир белән 18 ел яшәү дәверендә, әни белән безнең мөнәсәбәтләребез бер генә тапкыр бозылды. Бу 2017 ел, Данир авырган ел иде. Әни белән күпмедер вакыт аралашмый яшәдек. Аннан соң бу мәсьәлә хәл ителде.

Иң мөһиме, андый чакта бер-береңә кирәкмәгән сүзләр әйтмәскә кирәк. Вакытында тукталып кала белү сорала. Чөнки, эмоцияләрең кайнап торганда әллә ниләр әйтеп бетерергә, ә кабат үкенергә мөмкинсең», – дигән Миләүшә.

Читайте на сайте