Галим Фоат Галимуллин юбилеен бәйрәм итә: «Татарның Левитаны»
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктор, профессор Фоат Галимуллинның 85 яшьлегенә багышланган «Күңел матурлыкка сусаган» әдәби-музыкаль кичә булды. Бу турыда «Татар-информ» сайтында Камилә Билалова репортажы чыкты.
Фоат Галимуллин — филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Ул ярты гасырдан артык гомерен югары белем бирү системасына багышлый, татар әдәбиятын өйрәнүчеләрнең берничә буынын тәрбияли.
«Лекцияләренә концертка барган кебек йөри идек»
Иң беренче булып сәхнәгә галим үзе күтәрелде һәм, сугыш елларында туган булуына карамастан, шушы олуг яшенә исән-сау һәм камил акыл белән килеп җитүен зур нигъмәт дип атады.
«Мин бүген бик бәхетле, сәбәпләре дә зур. 1941 елда туган кеше буларак, яшьтәшләремнең күбесе инде исән түгел. Исән-сау, шушы көнгә кадәр килеп җитә алуыма бик шатмын. Һәм ничек килеп җитәргә мөмкин бит әле?! Аллаһка шөкер, алдыгызда басып торам, акылым камил, эшемне эшлим, җәмгыятькә күпмедер файда китерә алам. Гомер буе кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәдем, аларны рәнҗетмәскә тырыштым һәм кешеләр миңа уңай карый. Бу – зур бәхет», – диде ул.
Тантананы ачып, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов юбилярның фәнни мәктәп формалашуга керткән өлешен һәм аның үзенчәлекле лекцияләрен искә алды. Ул Фоат Галимуллинны 1996 елдан бирле белүен әйтеп, аның декан буларак теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын таба алуын искәртте.
«Без аның лекцияләрен бүгенгедәй хәтерлибез, анда башка берни турында да уйлау, ниндидер башка эш эшләү мөмкин түгел иде. Ул безгә татар әдәбиятының иң авыр, иң катлаулы үзенчәлекләрен бик матур итеп аңлатты. Бүгенге көндә дә Фоат Галимуллин профессор-консультант вазифасында безнең институтта эшчәнлеген дәвам итә, үзебез хәл итеп бетерә алмаган, кыен мәсьәләләр булганда, без аның белән бәйләнешкә керәбез», – дип мөрәҗәгать итте ул остазына.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов та мөгаллименең лекцияләренә «концертка барган кебек» йөрүләре турында сөйләде. «Фоат абыйның лекцияләрен авыз ачып тыңлап утыра һәм лекцияләренә концертка барган кебек йөри идек. Аның лекцияләренә акча түләп тә килерләр иде, дип уйлыйм», – диде ул.
Шулай ук Рамил Мирзаһитов галимнең чиксез тыйнаклыгын да билгеләп үтте. «Депутат булган вакытта безнең студентыбызның ире Фоат абыйның шоферы булып эшләде. Аңардан: «Ул сине бик борчымыймы? Бик катлаулы кеше түгелме?» – дип сораганнар. «Кая инде, бик тыйнак кеше, хәтта машина ишеген дә шакып кына керә», - дип әйтә икән», - дип искә төшерде кызыклы хәлне югары мәктәп деканы.
«Татарның Левитаны»
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юбилярга Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын укыды һәм берлекнең махсус медален тапшырды. Ул Фоат Галимуллинны «татарның Левитаны» дип атады.
«Аңарда саллы, җылы тавыш. Ул әдәби әсәрләрне укыганда, хәтта үзеңнең дә ул әсәрне үз кулыңа алып укыйсың килә башлый», – диде халык шагыйре.
Кичәдә шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан телевидение һәм радио комитеты генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәд Хөснетдинов, Кукмара районы вәкилләре үз котлауларын ирештерде.
Татарстанның Россиядәге вәкиллеге исеменнән чыгыш ясаган Сөмбел Таишева галимнең профессиональлегенә тукталды. Ул Рөстәм Миңнехановның әти-әнисе турындагы фильмны тавышландырганда, Фоат абыйның тексттагы кечкенә генә хатаны төзәтү өчен шунда ук килеп җитүен зур рәхмәт белән искә алды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов, юбилярның Дәүләт Советында эшләгән елларына тукталып, аның тел сагында торуын югары бәяләде. Аның фикеренчә, Фоат Галимуллин, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Индус Таһиров кебек зыялылар командасы дәүләт телләре программасын төзегәндә алгы сафта булган.
Юбилярның якын дусты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Ренат Харис Фоат Галимуллинны татар әдәбиятының иң катлаулы чорын –1920-1930 елларны – тирән өйрәнгән сирәк галимнәрнең берсе дип атады.
«Ул үткән гасырның 20-30нчы елларындагы социологизмның вульгар социологизмга әверелү чорын тикшерә. Аның күп мәкаләләрендә шул чорны яхшы белүе күренеп тора. Аның хезмәтләрен белмәгән кешеләр, бигрәк тә җитәкчеләребез, бик күп әйберләргә рөхсәт бирә. Безнең әдәбиятыбызда хәзер чак кына дегероизация чоры башланмый калды. Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең, Фатих Кәримнең образын бозып күрсәтүләр әнә шушы чорны белмәүдән килә, ә Фоат Галимуллинның хезмәтләре шул гаҗәеп тирән һәм катлаулы чорны чагылдыра», – дип аңлатты шагыйрь.
«Башымны иеп, килгән һәркемгә рәхмәт белдерәм»
Кичәнең иҗади өлеше Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе, «Яшьлек» бию ансамбле студентлары чыгышлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәннур Хәсәнов һәм педагогика фәннәре кандидаты, «Мөнбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиков башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
Кичәне тәмамлап, Фоат Галимуллин кичәгә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Бүген миңа карата мактау сүзләре яңгырады. Бергә эшләгән һәр язучыга, хезмәттәшләремә, галимнәргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин гомерем буе матурлыкка тартылдым, аңа гашыйк булдым, аны булдырырга тырыштым. Алга таба да шулай дәвам итсә иде. Башымны иеп, килгән һәркемгә рәхмәт белдерәм», – диде ул.