Сыер савучы егетен башка кыз белән тоткан һәм егетенә пычак чәнчеп үтергән

Псков өлкәсендә бер хатын-кыз йөргән ир-егетен сөяркәсе белән бер ятакта тота һәм шунда ук егетенә пычак чәнчеп үтерә. Ә ни майтарганын аңлагач, күз яшьләренә буылып, полициягә шалтырата, дип яза «Псковская лента новостей» сайты.

Фаҗига 15 майда була. «Shot» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, җирле авыл хуҗалыгы оешмасында сыер савучы булып эшләүче хатын-кыз Бежаницы бистәсендә 42 яшьлек сөйгәне белән бергә яшәгән өенә төнге 1ләр тирәсендә кайта. Тик ир-ат аның кайтып керүен бер дә көтмәгән була. Кыз ишекне ачып җибәрә һәм сөйгәненең үзләренең ятагында башка хатын-кыз (астагы фотода) белән күңел ачканын күрә. Сөяркәләр икесе дә шәрә була.

Кыз үз-үзен белештермичә кухняга чыгып чаба, пычак ала һәм хыянәтче ирнең күкрәгенә кадый. Соңыннан нәрсә эшләгәнен аңлый, полициягә шалтырата, гаебен таный. Ир-атны коткарып кала алмыйлар, ул үлә.

Ә көнче үтерүчене тоткарлыйлар. Ачыкланганча, ул элек хөкем ителгән була, шул исәптән талау өчен шартлы срогы да булган.

Читайте на 123ru.net