Йөргән кызын вәхшиләрчә үтергән егетнең төрмәдән чыгуыннан кызның якыннары куркып тора

Йөргән кызын вәхшиләрчә үтергән егетнең төрмәдән чыгуыннан кызның якыннары куркып тора

runews24.ru Самара өлкәсен тетрәткән фаҗига турында яза. Аняны үтергән егетнең төрмәдән чыгар вакыты җиткән…

Аня зыялы гаиләдә үсә, журналист булырга хыяллана. Һәрвакыт әйбәт кешеләр белән генә аралаша һәм Владка гашыйк булгач, егетне дә әйбәт дип уйлыйлар. Әтисе генә беркайда да эшләмичә, рәхәт яшәгән егетне өнәми. Әмма Аня егеткә ышана. Әтисе, аннары әнисе дә егеттән араламакчы булсалар да, барып чыкмый. Моңа кадәр әнисе белән якын аралашкан кыз алдаша башлый. Ул, егете авыру дигән була, чынлыкта алар Санкт-Петербургка барганнар булып чыга.

Әти кеше Влад белән дә сөйләшеп карый. Егет Аняга зыян китермәячәген әйтә, уен автоматларында оттырган 130 мең сум акчасын кайтарырга вәгъдә бирә.

2015 елның июлендә Аня дус кызлары белән бакча ширкәтенә бара. Әниләренә ул иптәш кызлары белән дип әйтә, чынлыкта анда Влад та була. Шушы кичтән соң кыз югала.

Влад әйтүенчә, Аня үзен начар хис итә башлаган һәм урамга чыккан. Ул икенче катка менә, Аняның юк икәнен иртән генә беләләр. Кичен Аняның дусты Оля кызның әти-әнисенә аның югалганын әйтә.

Полиция, волонтерлар Аняны эзли. Әтисеннән акча кысар өчен урлаганнар, дип тә уйлыйлар. Әмма бар да фаҗигале тәмамлана – 18 яшьлек кызның мәетен табалар.

Аняның ни сәбәпле үлгәнен ачыклау озакка сузыла – экспертиза озак эшли. Әмма кызның дуслары Владтан шикләнә башлый. Кызны эзләгәндә, ул һәрвакыт кеше арасында йөри. Мәете табылгач исә шундый көчле истерикага бирелә – җирне ашый, ник мин үлмәдем икән, ди. Кызга мөнәсәбәтен белгән дуслары аның шулай тотышыннан шикләнәләр. Егетнең кыз белән төнлә чыгып киткәнен күрүчеләр табыла. Аны кулга алалар. Аннары Влад ни булганын сөйли. Алар урамда йөриләр, талаша башлыйлар. Аня Владны яратмый башлаганын әйтә. Егет исә аны үтерү белән таный. Влад әйтүенчә, кыз җиргә сузылып яткан да, ир булсаң, исбатла, дигән. Һәм Влад аны буып үтерә. Әмма егетнең бу сүзләренә кызның әти-әнисе ышанмый – монысы да артык уйнаган кебек була. Чыннан да, экспертиза кызның тәнендә көйгән эзләр булуын ачыклый.

Владны 10 елга хөкем итәләр, ул кызның әти-әнисенә 600 мең сум штраф түләргә тиеш була.

Владның якыннары аңа бернинди теләктәшлек күрсәтми, аннан барысы да йөз чөерә. Ул озакламый инде төрмәдән дә чыгарга тиеш икән.

Кызның каберендә исә ак төстәге скульптура урнаштырганнар. 10 ел узса да, Аняның туган көнендә аны дуслары аккаунтында котлый икән.

Читайте на 123ru.net