Раил Гатауллин: «Әдәби марафон»да катнашкан язучыларны халык күбрәк белә»

Раил Гатауллин: «Әдәби марафон»да катнашкан язучыларны халык күбрәк белә»

Раил Гатауллин – «Әдәби марафон» проектына нигез салучы, «Белем» порталының җитәкчесе, «Татнет йолдызлары» бәйгесен оештыручы. Бу юлы без аның белән «Әдәби марафон», иң популяр язучылар һәм, билгеле инде, татар теленең киләчәге турында сөйләштек.

Әдәби марафон каян килеп чыкты?

– Раил, «Әдәби марафон» идеясе каян килеп чыкты, кемнең идеясе иде ул?

– «Әдәби марафон» бәйгесенең идеясе минеке. Ул 2017 елда дөнья күрде. Аңарчы, үзем өчен, «90 көндә миллионер булып буламы?» дигән марафон үткәргәнем бар иде. Кешеләрнең кызыксынганнарын күрдем һәм марафон форматын башка проектларда кулланырга мөмкин икәнлеген аңладым.

2017 елда, барыбызга билгеле хәлләр сәбәпле, «татар телен ничек саклап калып була» дигән сорауга җавап эзләдем. Телне саклап калу өчен, әлбәттә, ул телдә сөйләшергә кирәк. Практика булмаса, теория аша гына туган телдә сөйләшә алмыйбыз. Урам телендә генә түгел, әдәби телдә сөйләшү өчен әдәби китаплар кирәк. Әдәби әсәрләр, әдәби китаплар уку гадәте тәрбияләргә кирәк. Әгәр бу – гадәткә кереп кала икән, кеше туганнары, якыннары белән, эшендә татар телендә сөйләшә. Димәк, безгә гадәт формалаштырырга кирәк. Ә гадәт ничә көндә формалаша? 21 көндә, диләр. Шуңа күрә без марафонда 21 көндә шундый яхшы гадәт формалашатыруны максат итеп куйдык. Чынлыкта, аның максатлары тагын да күбрәк: кеше максат куярга, үздисциплинага өйрәнә, тел байлыгы арта, дуслары арта. 3 ел элек бер кеше санап чыккан иде – 80гә якын яхшы сыйфатны арттыра.

Беренче әдәби марафонда 34 кеше катнашты. «Әдәби марафон» проектын башлап җибәрәм, шундый-шундый проект, кемнәр кушыла?» – дип яздым, кырыклап кеше «+» куйды, шуларның 34е финалга үтте, ягъни 21 көн дәвамында китаплар укып барды.

– Китап укый һәм өзеген куя?

– Әйе. Беренчедән, үзең максат куеп, китап укырга вакыт билгелисең, һәм кызыклы өзекләрне аккаунтыңда #әдәбимарафон дигән хештег белән урнаштырып барасың. Без аны Татарстан китап нәшрияты белән бергә башладык. Алар финалга чыгучыларга бүләк бирде. Беренче бүләкләү Баумандагы «Нур» кибете астында подвалда булды, анда 30 кеше сыя иде.

Социаль челтәрләрдә бер кешенең 100 генә дусты булса да, шуның яртысы күрә, кызыксына. «Әдәби марафон» проектына катнашам, дип, күп кенә кеше китапханәгә йөри, кемнәрдер сатып ала, китапханәчеләр кушылып китте. Катнашучылар 30дан 60ка, аннан 130га, аннан шундук 500гә артты – без аны Лаешта үткәрдек. Аннары 1000нән артты – УНИКСта үткәрдек. Алга таба – «Пирамида».

– Хәзер күпме кеше?

– 27нче «Әдәби марафон»да катнашырга 1800дән артык кеше теләк белдерде, 1643 кеше финалга чыкты.

– Катнашам, дип әйтмичә, болай гына катнашкан кешеләр дә бардыр.

– Бар. Кагыйдәләрне укып бетермәгән кешеләр бар. Менә синең дә китаплар укыганыңны беләм. Бик күп укыйсың. Әмма ләкин син аны үзеңә генә файдаланасың. Әгәр дә син #Әдәбимарафон хештегы белән, менә шундый китап укыдым әле, дип, өзеген куясың икән, синең меңләгән язылучың-укучың, кызыксынып, шул ук китапка тартылачак. Шул рәвешле син татар әдәбиятын популярлаштыручы кешегә әвереләсең.

«ВКонтакте» социаль челтәре соңгы 2 елдагы хештеглар санын күрсәтә. Аннан алдагыларны күреп булмый, ул базада шулай саклана. Ел башында «ВКонтакте» социаль челтәрендә 84 мең 600 хештег бар иде.

– Бу төрле язылыштагыларны исәпкә алыптыр инде?

– Юк, #әдәбимарафон.

– Кемнәрдер «Эдэби» дип яза.

– Юк, анысы инде безнеке түгел, бөтенләй башка марафон – «ярымтатар» яисә башка проект, алар бик әз, 200-300 тирәсе, аларны без исәпкә алмыйбыз. Әгәр кеше шулай яза икән, ул проекттан төшеп кала. Хаталы язарга кирәкми. Катнашучы татар клавиатурасын куярга, татар хәрефләре белән язарга тиеш.

Бездә кечкенә балалар да катнаша ала. Иң кечкенә катнашучыга – 5 яшь. Аларның үз аккаунтлары юк, аларга әти-әниләре үз аккаунтларында урын бирә. Балалары матур итеп язалар, алар язганны фотога төшереп куялар. Баланың язу күнекмәсе дә яхшыра, һәм ул әдәби әсәрләр белән таныша дигән сүз. Алар күбрәк әкиятләр укый.

– Раил, син үзең колачлау дәрәҗәсе белән канәгатьме?

– Моннан 5 ел элеккеге «ВКонтакте» челтәрендә татарлар «сэлам», «салям» дип языша иде. Хәзер минем аккаунтта дистәләгән комментарий кала – бер генә хата калдыручы да юк. Ул, әлбәттә, минем кешеләр. Минем аудитория – телне кадерләгән, аны кимсетмәгән, татар клавиатурасы белән язган, максатлар куя торган, ныклы рухлы, милләтпәрвәр, үз эшен дә булдырып эшли торган шәхесләр. Алар да минем белән бергә үсәләр, мин дә алар белән бергә үсәм. Әгәр кеше «салям», «сэлэм» белән сөйләшүне, ярымрусча язышуны үз итә икән, ул шулар белән шунда калачак. Бәлки, мин бу кешеләргә карата кимсетеп тә әйтәмдер. Ләкин әгәр син үзеңне татар дип әйтәсең икән, ул телне белергә тырышырга тиешсең.

Омск, Киров өлкәсеннән, Петербургтан катнашучылар бар, быел Саратовтан катнашучылар саны артты. Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар. 26нчы «Әдәби марафон»да без әдәби әйдәманнарны билгели башладык. Элек мин бөтенесен дә карап бара идем, хаталы булса, төзәтегез, дип, киңәшләр бирә идем. Хәзер эшем бераз җиңеләйде – әдәби әйдәманнарга тулы бер статус бирдек, һәрберсенең үз командасы бар. Әйтик, шул ук Саратовтан бер ханым саратовлыларны гына түгел, башка төбәкләрне дә җыярга, үз командасына кертә. Бу команда белән үсәләр. Әлбәттә, ахырдан нәтиҗә ясыйбыз, әлегә 6 номинация билгеләдек.

Иң актив районны, мәктәпләрне, төбәкне, команданы, шулай ук чит илләрдән команданы билгелибез. Үз артыннан балаларны иярткән кеше – бу инде остаз, ул «әдәби әйдәман-остаз» дигән статусны ала. Яшьләр арасындагы остазларны «юниор» дип атадык, ул татар телендә түгел, бәлки, яңа исем уйлап табарбыз. Яшь кеше булып та, үзләре артыннан актив команда туплый торган кешеләрне билгеләргә булдык. Командалар шактый нык эшли, аларның телеграм-каналы бар, «ВКонтакте»да 6 меңнән артык кеше инде.

Бер «Әдәби марафон»да 2,5 меңнән артык катнашучы булганы бар. Хәзер «Әдәби марафон»ны белгән-ишеткән кешеләр саны 250 меңнән артып китә. Алар кайчан да булса киләчәк, кайчан да булса аңлаячак телнең кадерен. «Ничек инде, үзләре Омск, Саратов, Петербургта яшиләр, шулар бездән дә матуррак итеп татарча сөйләшә», – диючеләр бар. Сәламәтлекнең кадерен аны югалткач кына беләбез, диючеләр бар, кеше аралашу даирәсен югалта баргач, телнең кадерен дә аңлый. 2017 елда тел мәсьәләсендә булмаса, безнең телгә игътибарыбыз кимегән булыр иде. Ниндидер дулкын барлыкка килде – телгә игътибар, ихтирам артты. Кайчагында, укол кадагач, айнып китәсең бит – бу шундыйрак әйбер.

– Катнашучыларның яше күпме?

– Уртача 42 яшь килеп чыга. Китапханәчеләр, укытучылар бар, ширкәт, заводта эшләүче башка һөнәр ияләре дә бар, 50 дән артык һөнәр иясе чыга бугай.

– Күпчелек укучы, барыбер, хатын-кызлар булып чыга.

– Хатын-кызлар – гаиләне саклаучы, хәзерге вакытта туган телне саклаучы да – алар.

Татарның иң популяр язучылары кемнәр?

– Кемнең әсәрләре күбрәк укыла? Классиканы алсак һәм хәзерге язучылардан? Бу бит инде халык тарафыннан сайланган язучылар.

– Без һәр әдәби марафоннан соң, нинди язучыларны укыдыгыз, кайсы язучы-шәхесләрне тантана сәхнәсендә күрергә теләр идегез, дип анкеталар тутыртып җыеп алабыз, рейтингын tat-i.net адресына «Татнетны үстерү» сайтында куябыз. Соңгысын Кәрим Тинчурин театры белән берлектә үткәргән идек, театрга 90 ел тулу уңаеннан. Тинчуринны укучылар күп булды. Ә хәзерге вакытта иҗат итүче һәм тантанада күрергә теләгән язучылар арасында беренчелекне Айгөл Әхмәтгалиева алды.

Раил Гатауллин Айгөл Әхмәтгалиева белән

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул инде 2-3 тапкыр беренчелекне алып килә, аның әсәрләре иң күп укылган дип әйтергә кирәк. Лидерлар арасында Зифа Кадыйрова – Язучылар берлегенә кермәгән булса да, аның әсәрләрен Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә бик яратып укыйлар. Ркаил Зәйдулланың әсәрләрен укучылар шактый. Исемлекне карасаң, анда – 50 язучы. Бөтенесенең дә язучы статусы булмаска да мөмкин. Мәсәлән, Гөлсинә апа Галимуллина – әдәби марафон белән бик кызыксына, үзе дә катнаша, укый. Кайсы язучы халыкка якын, кем аралаша, ябылып ятмый, халыкны белә, таный, халык арасында – алар безнең рейтингта югарырак.

Мин хөрмәт иткән бер яшь язучыны, катнаш әле, дип чакырдым. Юк, Раил, минем әсәр язасым бар, булды, ябылдым, миңа беркем-бернәрсә кирәкми, диде. Ул яза, ләкин рейтингтагы 50 язучы арасында да юк. Аның әсәре чыкты, китабы чыкты, аны алмыйлар да, укымыйлар да. Ул ябылып ята.

– Бәлки, ул мәңгелек әсәр язгандыр?

– Бәлки. Аны ничәдер дистә елдан соң укырлар... Мин аның яңа әсәрен әле укымадым. Мин Нури Арслановны укыйм. Аның «Булмаса халык» дигән шигырен цитата буларак куйдым. Бу, мөгаен, шушы сорауга җаваптыр.

«Ахак, зәмруд, алмаз, якут –

Бар да асылташ.

Тик аларның кыйммәте юк,

Булмаса кояш.

Алар караңгыда калса,

Күренми күзгә.

Яктылыкта гына чагыла

Нурланып безгә.

Шагыйрьләр дә – нәкъ асылташ.

Тик шунысы анык:

Балкымас, янмас, яктырмас,

Булмаса халык».

Халык булмаса, бу язучы «эшләми». Безнең мөхтәрәм язучыларыбыз халык белән аралашты. Мәсәлән, Фәнис абый Яруллин бик ачык иде, аңа кем генә килмәде. Яшьләр дә, өлкәннәр дә барысы да аның шигырьләрен бик яратып укый. Мөхәммәт Мәһдиев шулай ук ачык кеше иде. Аны да халык ярата, «остазыбыз» дип күпләрнең язып чыкканы бар. Миркасыйм Госмановны язып чыкканнары бар. Фоат абый Галимуллинны белмәгән кеше юк. Депутат булгач, Ркаил Зәйдулланы тагын да күбрәк укый башладылар. Зифа Кадыйрова кайларда гына йөрми. Чакырам тантанага, «Раил, мин Ульян өлкәсендә», яки тагын кайда ди, кайтып җитә алмыйм, эх, килер идем, ди. Бу шәхесләр – лидерлар рәтендә, һәм халык аларны яратып укый.

– Раил, Нури Арслановның шигырен бераз үзгәртеп, «булмаса халык» диясе урынга «булмаса «Әдәби марафон» дип әйтәсе килмиме?

– «Әдәби марафон» – халык белән язучыларны аралаштыра торган урын. Беренче җидесен китап нәшрияты белән уздырдык, аннары – Язучылар берлеге белән. Язучылар килсен, кемнәр тели – рәхим итсен дип, һәрвакыт әйтәм. Кайберләре рәхәтләнеп килә. Беренче анкеталарда: «Кемнәрне тантанага чакыруны телисез? Кемнәрне күрергә телисез?» – дигән сорауга балалар: «Тукай, Алиш килсен иде», – дип җавап бирәләр иде. Исәнме-юкмы икәннәрен дә белмиләр. Хәзер балалардан килгән анкеталарда исән булмаган бер генә язучыны да чакыру юк, беләләр.

– Раил, синең бу сүзләргә, бер караганда, куанырга түгел, утырып еларга кирәктер. Бу бала мәктәптә укыган, укытучылары булган, димәк, аларга бу мәгълүмат барып җитмәгән... Әллә безгә үзебезне, «хәзер бүтән кыйммәтләр» дип юатыргамы?

– Димәк, бу бала «Пар ат»ны яки «Кисекбаш»ны укыган – шигырьләрен белә, ә шәхесне белми. Әдәби марафон – ул әдәби атна гына түгел, шушы татар шәхесләрен һәм китап укучыларны, китап язучыларны тоташтыра торган проект.

«Әдәби марафон»да иң актив һәм иң пассив районнар

– Раил, проектта катнашучыларның уртача яше – 42 яшь, дидең. Яшь буын мәктәп программасы буенча 2-3 дәрес татар теле-әдәбияты укый, бу яшьләрнең татар әдәбияты белән кызыксынуы кимегәне яки, киресенчә, артуы сизеләме?

– Кайсы районнар үз укучылары белән актив эшли, аларның эшләре бара. Апас районының Каратун мәктәбен билгеләп үтәсе килә. Аларның укытучылары Сәвия Тимершина балалар белән шулкадәр нык эшли, алар бөтен районны күтәрде. Саба районы китапханәчеләр җитәкчесе Ләйсән ханым «Әдәби марафон»ны гына түгел, үзе дә проектлар оештыра. Балалар өчен үткәргән чарада 500дән артык мәктәп укучысы катнашкан иде. Бу – мәҗбүри чара түгел, игълан иткәннәр, шуны мәктәпләргә ирештергәннәр. Арча, Саба, Апас, Әлмәт, шулай ук Сарман районы – лидерлар рәтендә. Димәк, монда мөһимлеген аңлаган, үзе артыннан кешеләрне ияртә алган яки моның мөһимлеген башкаларга аңлата алган шәхесләр үсеп өлгереп җиткән дигән сүз. Кайбер районнар бар – бер караганда, татар районы, әмма аннан катнашучылар юк. Мәсәлән, миңа шулкадәр оят – әлбәттә, безнең Кукмара районында марилар да бар, удмуртлар, руслар да, әмма татарлар да шактый, ә катнашучылар әз. Димәк, моның мөһимлеген аңлаган лидер әле безнең районда үсеп чыкмаган.

– Татар телен, әдәбиятын белү, өйрәнү дәрәҗәсенең 2017 ел вакыйгаларыннан соң мәктәпләрдә үзгәреш сизеләме?

– «Әдәби марафон» аудиториясе киңәя бара, һәм аның күрсәткечләре күтәрелә бара. Безнең «Әдәби сабантуй» кысаларында әдәби көрәштә, мисал өчен, финалга 16 бала чыга. Менә бу балаларның татар телендә чыгыш ясавы, әдәбиятны белүе, үз районының язучысын белүе һәм башка параметрлар буенча үсешне күзәтәбез. Өлкәннәрдә дә күзәтәбез, балаларда да. Мин шушы аудиторияне, андагы искиткеч зур үсешне күрәм.

Әгәр урамнан барган, әдәби марафонның «ә» хәрефен дә ишетмәгән кешедән яки өендә балалары, оныклары белән русча сөйләшкән берәр татар ханымыннан я абзыеннан сорыйсыз икән «Үсәме?» – дип, «Бетте инде ул», – диячәк. Чөнки ул аны аңламый, күрми, бөтенләй башка мохиттә яши. Без күбрәк үзебезнең аудитория белән генә эшне алып барабыз. Шуңа күрә мин бу сорауга җавап бирәм: әйе, күрсәткечләр яхшыра.

Безнең «Белем» радиосы да бар бит. Килә иде балалар шигырьләр, җырлар яздырырга радиога – акцент белән, авыр сөйлиләр. Хәзер, әкренләп, мин аларның сыйфатлары үскәнен күрәм. Кайберләрендә яздырасың да, ярый инде, җаныкаем, килгән, эшләгән, микрофон янында басып торсын инде, дисең. Тик ул эфирга чыкмый дигән сүз, чөнки эфирга чыгарырлык дәрәҗәдә сөйли алмый. Мәсәлән, без «Адымнар» белән эш итәбез, шул ук балалар кат-кат килә – чыгышлары яхшыра бара. Шуңа күрә әлегә мин күтәрелеш кенә күрәм.

Татар теленә ихтыяҗ бармы?

– Еш күзәтелгән күренеш – балалар авылларда да русча сөйләшә башлады. Шушы тенденция сизеләме?

– Ничә еллар дәвамында безнең сыйфат төште-төште дә, русча әйткәндә, аңа ниндидер «противовес» барлыкка килде. Мин кайчакта туры эфирга, чараларга Илсөяр Иксанова, Ркаил Зәйдулланы, Газинур Моратны яисә башка язучыларны чакырам. «Раил, минем бүген мәктәптә чыгыш ясыйсым бар», – диләр. Моннан 3-4 ел элек андый чыгулар юк иде, һәрхәлдә алай күп түгел иде. Хәзер көненә икешәр-өчәр чарага, мәктәпләргә йөриләр. Димәк, бу язучыларны укытучылар күбрәк белә. Күбрәк «Әдәби марафон»чылар чакыра районнарга.

Мәсәлән, шул ук Рабит Батулла белән без гел элемтәдә. IT буенча сораулар булса, ул: «Раил энем, әйтеп җибәр әле», – дип сорый. Компьютерда бөтенесен үзе җыя, яза, аңа ничә яшь бит инде. Үзенең сайты бар, бу мәсьәләдә ул – алга киткән язучы. Аны беләләр, «Белем» радиосында аның әкиятләрен яздырдык. «Раил, юк, мин Зәй районына киттем әле», «Мин шунда әле»... Мәсәлән, 2 ел элек Илсөяр Иксановага, шул чарага кил әле, дисәң, ул рәхәтләнеп, «Раил, яхшы», – ди иде. Ә хәзер: «Раил, минем бүген көнем тулган, шулкадәр чыгыш. Кайчан гына булыр микән, безне чакыралар да чакыралар», – ди. Бу – үсеш түгелме?

– Сорауга әйләнеп кайтсак, авылларда да балалар русча сөйләшә хәзер, дигән нәрсә ишетелгәне бармы?

– Ишетелә, мин авыллар белән аралашам. Әмма минем даирәм – татарча сөйләшә торган даирә. Авылларда татарчалы-русчалы, тигез сөйләшәләр. Урыслашып беткән дигән нәрсә юк. Әмма кайбер район үзәкләрендә русча сөйләшәләр, анысы – факт. Ләкин бу китап белән генә дә бәйле түгел. Гаилә белән генә дә бәйле түгел. Монда сәбәпче – заманча технологияләрнең үтеп керүе. Без балага кечкенәдән үк, комачаулама гына, дип, телефон тоттырабыз, ә телефонда рус мультфильмнары, рус уеннары, әлбәттә, бала, әкренләп, виртуаль дөньяга кереп китә. Ә виртуаль дөнья ул рус телендә. Әти-әнисе күпме генә татарча сөйләшмәсен, аңа шушы виртуаль дөньяда кызыграк. Әгәр шушы виртуаль рус дөньясына алмашка кызыклы башка әйбер бирмәсәләр, бу күренеш дәвам итәчәк.

Татарстан китап нәшриятының балалар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева «Әдәби марафон»да балалары белән бергә катнаша. «Китап укыдыңмы? Марафонга әсәр куйдыңмы?» – дип сорап тора. Аның балалары уйнап кына утырмый, китап укый, татарча аралаша, язалар. Аларның аудиторияләрендә татарча укучы балалар күбрәк. Казанда гына түгел, Буа, Апас, тагын кайда – дуслары арта бара. Димәк, аларның виртуаль дөньясы татарлаша бара.

Шулай ук безнең «Аксу» студиясе бик зур эш башкара. Балалар өчен мультфильмнарны татарчага тәрҗемә иттеләр. Безнең татарча мультфильмнар ясый торган «Татармультфильм» бар. Хәзер мәктәпләрдә мультфильмнар ясый торган студияләр барлыкка килә башлады. Әгәр без бу әйберләрне җәлеп итеп, виртуаль дөньяны татарчалаштырабыз икән, безнең бу төшү күтәрелүгә китәчәк.

– Виртуаль дөньяны татарчалаштырабыз икән, дип әйткәндә генә җиңел. Хәзерге заманда ул мөмкин эшме соң?

– Мин – «ВКонтакте» социаль челтәренең татарчага тәрҗемә итү координаторларының берсе. «ВКонтакте»да татарча интерфейсны куярга була. Татар клавиатурасы бар, бер генә түгел, берничә. Сөйләмне аңлау функцияләре барлыкка килде. Семиотик институтта фәннәр базасында шулкадәр күп эшләр башкаралар. Иң мөһиме, мөгаен, дәүләт дәрәҗәсендә мондый проектларга ярдәм бара. Әгәр дәүләт дәрәҗәсендә мондый башлангычларга ярдәм була икән, димәк, ул – бу проектларның тагын да үсүенә китерә, һәм виртуаль дөньяны ясауның бер проблемасы да юк. Мәсәлән, министрлыкка кирәк, ди, компьютерлар, яки Министрлар аппаратына. Дәүләт заказында «клавиатурада татар хәрефләре булсын, яки, татар клавиатурасы булсын» дигән сүзе була икән, безгә нинди клавиатура бирәчәкләр? Татар клавиатурасы бирәчәкләр. Шуңа күрә мондый әйберләргә дә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, безнең мәгарифкә караган «Еду.татар» платформасы татар телендә эшләмәде. Яңа платформасында булса, әлбәттә, татар телен сайлаячакбыз. Әгәр юк икән, аны ясарга тырышырга кирәк.

Күптән түгел «Миллион.татар» (https://million.tatar) дип аталган социаль челтәрне тест режимында ачып җибәрдек. Ул – барлык төп функцияләрне үз эченә алган, татар телендә эшли торган социаль челтәр. Татар милли үзенчәлекләре белән, татар телендә. Монда сез дуслар һәм фикердәшләр таба, аралаша, берләшмәләр төзи аласыз. Алга таба социаль челтәрнең функцияләре арта барачак.

Инкыйраз көтеләме?

– Шартлы рәвештә бездә 2 төркем бар. Берсе: «Без бетәбез, Гаяз Исхакый язып калдырган, 80 генә ел калды инде, бездә инкыйраз көтелә, татар өчен ахырзаман», – дисә, икенче төркем – синең кебек оптимистлар. Синең бу оптимистлыгың чыннан да ышанып әйтүме, әллә киресенчә, мин паникага бирелүче позициясендә тормыйм, диюеңме? Дөреслек кайда?

– Рәмис, дөреслек миндә булачак. Ни өчен? Чөнки моны кем карый? Татарлар. Алар, димәк, моның белән кызыксына, укып бара дигән сүз. Аларның күңелләрендә оптимизм дигән сүз.

– Моны миллионлаган карау булмаячак.

– «Татар-информ»ны миллион кеше карамыймыни?! Һиии... Әгәр балаңа «Син юләр, надан, аңгыра» дип әйтеп киләсең икән, аннан акыллы кеше үсеп чыкмаска мөмкин. «Булдырасың, балам, син акыллы, тырыш», – дип әйтәсең икән, аннан, әлбәттә, акыллы кеше дә үсеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә без ничек әйтәбез, нәрсә дип фаразлыйбыз, шул үтәлергә тиеш. Шуңа күрә Гаяз Исхакый бу әсәре белән татар дөньясына, бәлки, ниндидер зыян, бәлки, яхшылык ясагандыр. Ул, бер караганда, шул ук пессимистларның башына кертеп калдырган «бетәбез!» дигәнне. Икенчеләренең башына: «Юк, бу юләр икән, дөрес әйтмәгән. Әйдә, без аның киресен эшлик әле, саклыйк», – дип киресенчә, күтәреп чыгардай кешеләрне үстереп чыгарган.

– Бу – программалаштыру дип атала инде.

– Әйе, программалаштыру. Бу әйбер хәзер бик популяр. Сәясәттә дә, телевидениедә дә. Ул спортчыларда бик көчле. Әгәр спортчы психологик яктан көчсез булса, барьерны уза алмаячак. Әгәр аның үз көченә ышанычы була икән, ул вакытта дөнья рекордын да куячак, башка уңышларга да ирешәчәк. Әгәр без үзебезгә «тел бетә» дигән программа куябыз икән, ул вакытта бернинди үсеш тә булмаячак. «Үсәбез» дип программалыйбыз икән, үсешкә барачак.

– Ничә кеше карый, дигәннән, бездә бер видеороликны максималь карау 5 млн булды. Ул шорт – кыска ролик, сүз дә юк.

– Бу – ничә елда?

– Бер елда. «Ютуб» каналыбызда миллионнан артык карау җыйган 10 видео бар.

– Үзеңә дә сорау бирим әле, караулар саны буенча үсеш күзәтеләме?

– Караулар саны буенча бик көчле үсеш күзәтелде соңгы елда.

– Мин синең соравыңа җавап бирдем дигән сүз.

– Бу – «Ютуб»та ныклап шөгыльләнү белән һәм илдә булган вакыйгалар белән бәйле. Шуннан чыгып алдагы сорау – без моннан читләшеп кала алмыйбыз – илдә ниндидер вакыйгалар була икән, күпмедер вакыттан соң, аның хакында әсәрләр чыга. Бөек Ватан сугышы хакында иң көчле әсәрләр 1960-1970 елларда чыккан. 1990 еллар турында бездә көчле әсәрләр язылдымы?

– Белмим инде, «Слово пацана» дип әйтергәме соң?

– Ул русча бит. Мин уйлап-уйлап карыйм да, безгә кагылмаганмы соң инде, дим. Ркаил Зәйдулланың бар бәяны бар. Бу вакыйгаларны тасвирлаган роман нишләп юк икән татарда?

– Әсәрләргә килгәндә, минем андый әсәрләрне әлегә кадәр укыганым юк. Шигырьләргә килгәндә исә, 1990 еллар вакыйгалары белән бәйле, Татарстанга горурлык бәйле шигырьләр бик күп күзәтелә.

– Шигърият бар, публицистика да бар.

– Шундый гыйбарә бар: «Авыр заманнар көчле кешеләрне тудыра, яхшы заманнар көчсез кешеләрне тудыра». Бу вакытта бик көчле язучылар үсеп чыгып, алар элита булып, аларга алмашка язучылар, бәлки, үсми калгандыр.

– Ничек? Ул замандагы язучылар кая киткән?

– Димәк, безнең бер буын язучылар яшь язучыларны... Мин – әдәби критик түгел, физика-математика укытучысы, бу – әдәби анализ сорый торган мәсьәлә. Әгәр без 1990-2000 елларда (безнең бит мөмкинлек бар иде) югары уку йортларында студентларны әдәбият язучылар итеп тәрбияләгән булсак – булган булыр иде. Безнең, мәсәлән, нефтьчеләр хезмәтенә багышлап әдәби әсәрләр язу конкурслары үтә. Әлеге темага багышланган берәр номинация булдырып, бәйге үткәрсәк, әллә әсәрләр булмасмы? Бу – бер тәкъдим.

– Ул чор турында, кеше сораса кылт кына итеп искә төшерердәй әдәби әсәрләр юк. Бәлки, булгандыр да, нәрсәдер чыккандыр да...

– Бәлки, ниндидер дәрәҗәдә цензура да булгандыр...

– 90нчы елларда цензурамы?..

– Бар цензура, үзцензура.

– Димәк, синеңчә хәзерге заман язучысы 90нчы еллар турында үзцензура булганга күрә язмый?

– Язучы үзе язмый булып чыга. Язучыны бит нәрсәдер рухландыра, нәрсәдер кузгата. Бәлки, аның рухын кузгата торган нәрсә булмагандыр. Әйе, ниндидер ачу белән, шагыйрьләр аны шалт әйтеп ташладылар. Әмма шул рухны бер әсәр, бер роман язып бетерер дәрәҗәдә тотып тора ала торган ниндидер хис-кичерешләре булмаган язучыларның, димәк.

– Ә бүгенге чор турында роман кайчан язылыр икән? Мин физиктан буларак сорыйм синнән.

– Физика формулаларын кулланып җавап бирәм: E = mc². Әгәр без энергияне карыйбыз икән, ул массага һәм тизлеккә тигез була. Энергияне арттыру өчен безгә нишләргә: массаны һәм тизлекне арттырырга кирәк. Массаны ничек арттыра алабыз? Әдәби конкурслар – ул тизлекне арттыра. Масса ул – кешеләр арасыннан язучы булырга лаеклыларны күреп алып белем бирәбез икән, шәхесләрнең массасын күтәрә алабыз. Безнең с – кояш тизлеге квадратта, димәк, тизлекне арттыра торган конкурслары, финанслары, призлары булса, энергия арта, дигән сүз. Физика ягыннан бу мәсьәләне шулай хәл итеп булганын әйтә алам.

– Хәзерге вакытта массаны арттыру түгел, киметү барадыр инде.

– Энергияне начарга да, яхшыга да кулланырга мөмкин.

– Безнең әдәбият шәп булсын өчен кем эшләргә тиеш? Хөкүмәт? Марат Готовичтан барып сорыйбызмы, тагын әдәби әсәрләр булсын, дип?

– Юк, Марат Готович дип кенә әйтмәс идем. Мәгариф министрлыгы бар, Яшьләр эшләре министрлыгының «Илһам» бәйгесе бар – яшьләр тәрбияләнә. Китапханәчеләр, Язучылар берлеге Мәдәният министрлыгына карый. Тагын бер көчле инструмент – ул матбугат. Матбугат аша шушы министрлыклар ярдәме белән без бик мәсьәләләрне үзгәртә алабыз. Әле әйттегез бит, роликны 5 млн кеше карады, дип. Моны яхшырак языйк әле – укулар, караулар күбрәк булыр иде. Яңалыклар, бәлки, кызык та булмаска мөмкин, әмма аны кызыктыра белеп, мөһимлеген күрсәтеп, укучыларны тәрбиялибез икән – матбугат тиешле максатына ирешә дигән сүз. Матбугат чаралары кемгәдер ярарга тырышу өчен генә түгел, ә үзе көчле бер инструментка әйләнә. «Татар-информ»ның, «Татмедиа»ның эшчәнлеге дә, мөгаен, бу мәсьәләне уңай хәл итүдә зур өлеш ясаячак.

Матбугатка ни җитми?

– Матбугат турында сүз чыккан икән, матбугатка нәрсә җитми? Яки нәрсә кирәгеннән артык?

– Матбугатка шул ук масса җитми. Мәсәлән, Рәмисне укыйлар. Мин синең аккаунтларыңны карыйм, нәрсә язды икән, дип укып чыгам. Чөнки синең шәхесеңә ихтирамым бар. Танылган язучы, шагыйрь, журналистның публицистикасын укыган чакта, мин аны тулысынча укып чыгарга тырышам. Димәк, безгә үзебезнең бу журналистларны халыкка танытырга, үстерергә кирәк. Мәсәлән, Рәмис Латыйпов кына түгел, шундый бер плеяда үсеп чыга икән, димәк, матбугатта менә бу масса арткан, дигән сүз.

Ә тизлекне, мөгаен, матбугат үзенә үзе бирә торган җирдер. Һәр кеше үз һөнәрен яратып эшләмәсә, аның файдалы эш коэффициенты түбән булачак. Укытучының күңелендә балаларга белем, тәрбия бирү теләге юк икән, сугышып яткан ике бала яныннан игътибар итмичә үз уена батып китеп бара икән, димәк, ул укытучы түгел. Язучы күңелен биреп, халыкны тыңлап, ишетеп, нәрсәдер язарга теләп, мин шуны языйм әле, дип тырышып йөрми икән, ул язучы түгел. Журналист та язганын халыкка ирештерергә тырышып, укысыннар өчен сыйфатлырак итәргә тиеш. Элек районнарда, башка матбугат чарасыннан – шул ук «Татар-информ»нан, тагын каяндыр алып куялар, үзләренең яңалыкларын язарга иренәләр иде – хәзер районнарда журналистлар үсеп чыга. Һәр районның көчле журналистын үстереп чыгарсак, 40 тан артык көчле журналист булып чыга. Димәк, матбугатта, мөгаен, һәрбер районның шундый шәхесен үстереп чыгарасыз, алар өчен ниндидер курслар үткәрәсез, мастер-класслар, бәйгеләр үткәреп, мактыйсыз-үсендерәсез икән – менә шундый эшләр татар матбугатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

– Татнетны үстерү фонды буларак хәзерге татар интернетына бәя бирсәк... Берничә ел элек синең әйткән сүзең бар иде: татар теле укытучылары кимү сәбәпле, интернетта да контент кимиячәк, ихтыяҗ да бетәчәк, дигән идең. Хәзер ул ничек, дөрестән дә, кимедеме?

– Ул кимеде. Чөнки пандемия чорында мәктәпләрдә укытулар да булмый торды. Ләкин укытучылар күп кенә интернет технологияләрне өйрәнде һәм аларны дөрес куллана башладылар. Белем.ру да дәрес планнары куела— дәрес саны әз булгач, планны да әзрәк әзерләргә кирәк. Моңа ихтыяҗ булдырырга кирәк.

– Шулай ук масса?

– Шулай ук масса. Менә син әйттең: технологияләрне куллана башлагач, бик нык үсеш күзәтелде, дидең.

– Роликларны караулар үсү — ул махсус шөгыльләнү, игътибар бирү нәтиҗәсе.

– Димәк, махсус игътибар бирергә кирәк.

– Ютуб каналы стихияле рәвештә үсеп бара иде елына 8 меңгә, соңгы елда — 100 меңгә артты. Махсус игътибар бирү сәбәпле, бүтән социаль челтәрләр тукталып калу сәбәпле дип тә әйтеп була.

Контент сыйфатына нинди бәя биреп була? Минем үземнең бик ачуымны китергән нәрсә — кеше ничек ишетсә, шулай яза. Мәсәлән, «ышана» сүзен «ошана» дип язып куялар. Бу әйбер арта кебек тоела миңа. Ә син, киресенчә, татар хәрефләре белән дөрес язалар, дип әйтәсең.

– Мин бу сорауга объектив җавап бирә алмаячакмын. Минем аудитория — ул әдәби марафончылар. Алар китап укый, китап укыгач, алар «ышана»ның ничек язылганын белә. Әгәр хата белән язалар икән, аларга күбрәк китап укырга тәкъдим итәргә кирәк.

Татар мохиты булдыру өчен ни кирәк? Татарча сөйләш!

– Хәзерге вакытта татарга нәрсә җитми? Онлайн орфография бар, сүзлекләрнең онлайн версиясе бар, аудионы текстка әйләндерә торган хезмәтләр туып килә... Нәрсә җитми?

– Ихтыяҗлар пирамидасы бар. Беренче чиратта кешегә ашарга-эчәргә, торак кирәк. Ашау-эчү дәрәҗәсендә — ашамлыкларның атамалары татар телендә булса (кем өчендер «эчпочмак» инде — бер әйттең, ике әйттең, әһә, бу «өчпочмак» дип языла икән, дип аңлый). Бина-тораклар мәсьәләсендә — урамнар барысы да татар теленә тәрҗемә ителгән, биналарда компанияләрнең исеме, эш вакыты барысы да татар телендә була икән... Татарларга бу әйберләр кайчагында җитеп бетми. Көндәлек аралашуда безгә татар теле җитми.

Безнең көндәлек тормышта татар теленең булмавы хәл ителергә кирәкле мәсьәлә дип уйлыйм. Иң күп ихтыяҗ булган җирдә татар теле җитеп бетми. Кибеткә керсәк, товарны рус телендә сорыйбыз, мөрәҗәгать итәсе булса, рус телендә сорыйбыз. Күп кенә кибетләрдә татар телендә элмә такталар юк. Ит, ипи, камыр ризыгы, һ.б. язулар күбесендә татарча юк. Масса күп була торган җирдә татар теленең булуы татар телен сакларга ярдәм итәчәк. Менә бу өлешне бик нык карарга кирәк. Күпчелек масса — көн саен ашарга, эчәргә, йокларга кирәк — иң күп ихтыяҗ булган җирдә татар теле булса, телнең үсеше була дигән сүз.

Интернетта зур ихтыяҗ. Ватсапның татарча версиясе бармы — юк. Телеграмның татар версиясен ясадык, әмма ул 100 процент түгел, шуңа рәсми рәвештә түгел. Төп массада безнең хәзер татар теле җитми.

– Бүгенге шартларда, бүгенге вәзгыятьтә реальме соң моны булдыру?

– Әгәр дөрес максат куясың икән, барысы да була.

– Бу максатны кем куярга тиеш соң?

– Аны һәр кеше үзе куярга тиеш дип уйлыйм. Әгәр мин кибеткә чыгып, «Дайте, пожалуйста, мне молока, хлеба», — дип сорыйм икән, димәк телне үстерүдә катнашмыйм. Әгәр: «Исәнмесез, ипи бирегез әле», — «Что-что? Не поняла?» – «Ипи — хлеб», — дип бер әйттем, икенче кеше килеп сорады икән, бу сатучы өченче сораучыга аны бирми дип уйлыйсыңмы? Бирәчәк ул аны.

– Син шулай эшлисеңме?

– Мин шулай эшлим.

– Ничә кешене татарчага өйрәттең инде?

– «Татар иле» дигән социаль челтәр проектын ясаган чакта без телне өйрәнә торган система ясаган идек. Ярославльдән бер кыз, татар егетенә гашыйк булып, аңа кияүгә чыгарга җыенып, өч айда безнең шушы платформада татар телен өйрәнде. Казанга килеп, шушы егет белән матур гына яшиләр хәзер. Өч ай элек бу кыз минем белән русча сөйләште, ничек теркәлергә икәнен белеште. Өйрәтеп җибәрдем. Ул тест төркемендә булды. Бер кешене өйрәттем татарчага, дип 100 процент әйтә алам. Минем энекәшләр, үземнең балалар татарча аралаша. Энекәшләр Вятские Поляныда яши иде, мәктәптә рус телендә укый, җәйгә кунакка кайталар. Минем белән русча сөйләшә башлыйлар. Ул вакытта мин дә мәктәптә әле. Алар русча әйтә - мин аларның әйткәннәрен шул вакытта ук татарчага тәрҗемә итә башлыйм. Русча әйтәләр – татарча әйтәм. Ике-өч көн нервылары бетә, аннан алар татар телендә сөйләшеп китә. Бәлки аларны шушы татар теленә өйрәтүем мине синхрон тәрҗемәче дәрәҗәсенә китергәндер дип уйлыйм. Чөнки кем дә кем рус телендә сөйләп тора икән, мин аның татарчасын шунда ук рәхәтләнеп әйтеп бара алам. Чөнки мин русчадан татарчага синхрон тәрҗемәдә катнашам. Шулай ук инглиз телен өйрәнәм. Телләрне белү безнең дөньяга карашны ача. Татар телен беләбез икән, безгә аның аша казах, төрек, зур массакүләм ачыла. Инглиз телен беләбез икән, әлбәттә, тагын да күбрәк ачылачак. Шулай горизонтларны ачабыз.

Әгәр балаларыбызны, рус мәктәбендә укысын әле, ЕГЭдан зуррак балл алыр, дип кертәбез икән, бу баланың фикерләве бик нык тарая. Бик күп ата-ана балаларының белемен шулай итеп чикли. Рус мәктәбендә укып чыгып танылган укучылар бик аз бүген. Кем күп белгән — шул ук Лермонтов, Пушкиннар — алар бер рус телен генә белгән дип уйлыйсыңмы? Алар ким дигәндә 3-4 тел белгән. Шуңа күрә аларның карашы да киң булган. Тукайны татар телен генә белгән дип уйлыйсыңмы? Ул рус телен дә белгән, төрекләр белән дә аралашкан. Шулкадәр надан дип әйтимме инде, ата-аналар бар, алар балалары белән русча сөйләшеп, татар телен чикләп, белемнәрен кысалар. Аларның балалары үсеп чыкмаячак, зур дәрәҗәгә ирешмәячәк, лидер булмаячак. Шул рәвешле, балаларына зыян салган татарлар бездә шактый күп. Хәзер безнең «не о чем» балалар үсеп чыга. Шуңа безгә киң карашлы, аудиториясе күп булган шәхесләрне үстереп чыгару кирәк. Күп телләр белгән, горизонтлар киң булганда гына безнең балалар уңышлы кешеләргә әвереләчәк.

– Син әле генә оптимистик фаразлар әйткән идең, хәзер бик пессимистик әйберләр сөйли башладың әле.

– «От кого поведешься» диләрме... Синең пессимистик уйлар бәлки килгәндер.

– Мин үзем программалаштырган кебек, бетәбез, дигән карашта тормыйм. Ә проблеманы бик җитди дип саныйм.

– Чөнки син журналист кеше, ә журналист ул объектив карарга тиеш.

– Мин үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм: балалар тыкрыкта уйнаганда (хәзер уйнаулары да бик сирәк инде) аларның русча сөйләшүләре гаҗәп. Катнаш авыл булса, бер хәл әле. Катнаш булмаган авылларда да күзәткәнем бар.

– Чөнки монда татар теленә ихтыяҗ тудырылмаган. Глобализация дигән нәрсә бар. Әкренләп инглиз теленә күчү Дөрес булмаган әйберне кертәбез, татар теле бетә, 200 елдан соң дигән Гаяз Исхакыйның «чушь» язмасын чынбарлыкка санап йөрүчеләр – минемчә, ул бөтенләй дөрес түгел.

– Гаяз Исхакыйның ул әсәре минем үземә дә бик гаҗәп ул. Ул бит анда бөтенләй башка әйбер әйтә бит: без рус телен белмәү аркасында бетәчәкбез, дип әйтә. Ә вәзгыять шундый үзгәрде, без, киресенчә, руслашу турында сөйлибез. Русча өйрәндек тә татарчасын оныттык.

– Шундый кызык кына нәрсәне кемнәндер ишеткән идем: 2022 елда инглиз теленнән имтихан мәҗбүри булачак дигән әйбер чыккан иде бит, ул бик күп мәсьәләләрне хәл итә иде. Рус телен өйрәнү кирәкмәскә дә мөмкин иде. Татарлар да татар телен һәм инглиз телен белсә, руслар рус һәм инглиз телен белсә, татар һәм рус ике арада инглиз телендә сөйләшә ала торган булачак иде. Шушы кызык фикерне кемдер әйтте. Ләкин вәзгыять үзгәрде. Хәлләр кайчакта бөтенләй кире якка да үзгәрергә мөмкин. Әмма беренче чиратта, мөгаен, милли үзаң булу кирәктер. Мәсәлән, бик күп кенә әдәби марафончылар, татар язучыларын беләсезме, дигән сорауга бер 5-10 язучыны әйтәләр дә, татарның тагын язучысы бармыни, диләр, Тукай белән Җәлилдән, тагын берничә кешедән башка язучыларны белмиләр иде. Хәзер теләсә кайсы әдәби марафончыны ал - бер санаганда бөтенләй белмәгәне дә 20-30 язучыны яттан әйтеп бирә ала. Китапханәчеләр йөзләгән язучыны-шагыйрьне белә. Моннан биш ел элек кенә 10-20 дән артык түгел иде. Чынлыкта бит күпме язучыларыбыз, классикларыбыз, бүгенге көн әдипләребез бар. Безгә шуны аңларга, күрергә кирәк.

Әдәби марафон хәзерге вакытта шундый язучылар барлыгын, хәзерге вакытта китаплар, әсәрләр, сәнгать әсәрләре барлыгын күрсәтте. Һәм кешеләр гади китапларны түгел, классикларны күбрәк сайлый башлады. Үзүсешкә илтә торган әсәрләрне укый башлады. Шигырьләрдән, әсәрләрдән бик мөһим, мәгънәле өзекләрне алып куя башладылар. Һәм шушы язучыларның әсәрләрдән өзекләре, цитаталары бу кешеләрнең үзләрен дә яхшы якка үзгәртә башлады. Ниндидер тәрбияви үсеш ягыннан өзекләр аның аккаунтында тора, ул аны күрә, аны кешеләр күрә. Бу әйбер татар халкын бер башка күтәрде дип әйтергә була шушы биш ел эчендә генә дә.

Раил, зур рәхмәт! Әңгәмәбез ахырында үзеңнең дә берәр шигыреңне укып китсәң иде.

– Минем «Нәсыйхәт» шигыремне укыйсым килә.

«Нәсыйхәт»

Гомереңне багышлама

Юкка-барга, чүп-чар өчен.

Максатыңны билгелә дә

Канатың җәй очар өчен!

Күкләргә дә күтәрел син,

Диңгездән дә җый мәрҗәннәр.

Эзләгәнен таба мәгәр

Ныклы итеп эзләгәннәр.

Куркытмасын кар-бураннар,

Йә кояшның кайнар нуры.

Алга таба максатыңа

Һәр көн саен атла туры!

Караңгыда эз югалтсаң

Башың күтәр, Айга кара.

Йолдызларның яктысы да

Юлны табып бирә ала.

Гомереңне, юк, үткәрмә

Бер урында тик таптанып.

Бу дөньяга килгәч-килгәч

Очу кирәк канатланып!

22.07.2020 © Раил Гатауллин

Читайте на 123ru.net