Поши аркасында Думадан киткән депутат машинасы каршына тагын бер поши чыккан

Саратов өлкәсендә Дәүләт думасының элекке депутаты Валерий Рашкин машинасы һәм поши катнашында авария булган.

«База» Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, Валерий Рашкинның улы Андрей Рашкин машинасында 5 кеше булган. «Lada Largus» машинасы рулендә Дмитрий Минеев, ә пассажирларның берсе – Саратов депутаты Сергей Подсевалов була.

Рашкиннар үзләре машинада булмый. Пассажирлар полициягә сөйләгәнчә, иртәнге бишләр тирәсендә машина алдына поши килеп чыга. Җәнлек шундук үлгән, ә машинаның алгы тәрәзәсе ватылган.

Авария урынында төшерелгән кадрларда да поши түшкәсе һәм алгы тәрәзәсе ватылган машина күренә.

Авария 23 августта иртән, Широкое һәм Зур Каменка авыллары арасындагы юлда булган.

Берничә ел элек Валерий Рашкинның депутатлык карьерасы җимерелүгә дә нәкъ менә поши сәбәпче була.

Җирле халык сүзләренчә, авариягә юлыккан шушы «Lada Largus» автомобилендә әле 2021 елда ук экс-депутат туралган поши түшкәсе алып кайтканда рейдка эләккән.

2021 елның октябрендә Рашкинны законсыз рәвештә аучылык белән шөгыльләнүдә шикләнеп тоткарлыйлар. Ул вакытта Саратов өлкәсенең аучылык һәм балыкчылык комитеты аңа карата полициягә гариза язган. Комитет хезмәткәрләре хокук сакчылары белән рейд уздырган вакытта, 2 кеше утырган автомобиль таба, бу кешеләрнең берсе Валерий Рашкин булып чыга, ә машина багажнигында поши түшкәсе өлешләре, пычак һәм балта табыла.

2022 елның 22 апрелендә Саратов өлкәсенең Калинин суды Рашкинны шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә һәм 2 елга аучылык белән шөгыльләнүне тыя. 2022 елның 25 маенда Россия Дәүләт Думасы Рашкинны вакытыннан алда мандатыннан мәхрүм итә, чөнки судның депутатка карата законсыз рәвештә аучылык белән шөгыльләнүдә гаепләү буенча карары үз көченә керә. Шул ук елның 29 сентябрендә Рашкин депутат статусын кайтармакчы булып тырыша, әмма Югары суд аның шикаятен кире кага.

Моннан тыш, 2024 елның 14 февралендә Мәскәү шәһәр суды экс-депутатны җәзадан шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүне дә кире кага. Кунцев суды баш тартканнан соң, Мәскәү шәһәр суды Рашкинга ходатайствосын кире кайтара. Экс-депутат җәзадан вакытыннан алда азат ителү хокукына ия булуын белдерә, чөнки ул җинаятьтән килгән зыянны тулысынча каплаган, башка төр хокук бозмаган һәм коралын тапшырган була. 28 майда элекке депутатның суд хөкемен алалар, ул шартлы рәвештә җәза үтәү турында белешмә алган, дип яза «Известия» сайты.

Читайте на 123ru.net