«Ятимә сабый әнисен чакыра һәм эзли». Яшь әнине ЗАГСта яңа ире үтергән

Иркутск өлкәсендә хатынын үтерүдә шикләнелүче ир-ат суд каршына басачак. 21 яшьлек мәрхүмә хатынның якыннары ятимә калган 1 яшьлек кызның тормышы турында сөйли. Сабый анасын эзли, чакыра. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

21 яшьлек Ирина белән 25 яшьлек Игорь арасында роман бик тиз башлана. (Тикшерү бару сәбәпле, исемнәр үзгәртеп бирелә.)

Танышканнан соң 1 ай узгач, алар бергә яши, 4 айдан мәхәббәт аңлаталар, ЗАГСта балдаклар алмашалар. Тагын 1 айдан алар тагын ЗАГСка килә – бу юлы аерылышуга гариза бирергә җыеналар. ЗАГСның салкын кафель идәнендә Иринаның гомере өзелә. Игорь аңа кимендә 30 тапкыр пычак кадый. Моны ЗАГС регистраторы һәм Иринаның 11 айлык кызы күреп тора. Кызны Ирина беренче иреннән тапкан.

27 августта эшне тикшереп бетергәннәр һәм судка тапшырганнар.

Ирина – Иркутск өлкәсеннән, ата-анасының бердәнбер баласы.

«Дустым яхшы, хөрмәтле гаиләдән. 9 сыйныфтан соң медицина көллиятен тәмамлады, аннары, югары белем алыр өчен, Иркутск университетларының берсендә дефектологка укырга документлар тапшырды. Читтән торып укыды, Саянск хастаханәсендә санитарка булып эшләде», – ди Иринаның якын танышы.

«Игорь белән очрашканчы, ул бер тапкыр «мәхәббәткә пеште» инде. Беренче иреннән кызы бар. Хәзер аңа 1 яшь тә 8 ай. Ир бала теләмәде, шуңа качып китте. Ирина баланы ялгызы үстерде, ата-анасы ярдәм итте.

2023 елның декабрендә кабат гашыйк булуын сөйләде. Алар Игорь белән күптән таныш, без кечкенә шәһәрдә яшибез. Ул баласы барын да әйткән. Игорь балага нейтраль карады. Ләкин мин бу союзны ошатмадым. Сәбәбе җитди – аның алдагы тормышы. Игорь хөкем ителгән», – ди мәрхүмәнең танышы.

Гыйнварда алар бергә яши башлый, апрельдә рәсми язылышалар. Фаҗига булыр алдыннан Ирина дустына яза: «Ул тагын мине кыйнады. «Суям!» – дип янады. Мин башка булдыра алмыйм. Иртән аерылышырга гариза бирергә барам, аннары полициягә – кыйнауларны теркәргә», – дип яза Ирина 16 майга каршы төндә. Игорь аерылышырга теләми, хатынына яный.

Иртән алар ЗАГСка аерылышу турында гариза бирергә килә. Шунда ир яшь хатынны үтерә. Аны тоткарлыйлар.

Хәзер Иринаның кызы әбисе һәм бабасы белән яши. Гаилә мохтаҗ түгел. Әби белән бабай оныкны барысы белән дә тәэмин итә.

«Дустымның ата-анасы әле дә матәм кичерә. Сабый анасын чакыра һәм эзли», – ди гаиләнең танышы.

Читайте на 123ru.net