Татарстан авылында өй янында тора торган машинаны урлаганнар
Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче кешенең машинасын урлаган «автостопчыны» тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче кешенең машинасын урлаган «автостопчыны» тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Читать дальше...
Ришат Төхвәтуллинның Теләчедә узган концертында бик кызык хәл булган. Бер җырын башкарганда, биюче кыз урынына сәхнәгә аның төркемендәге Рөстәм Гатауллин чыгып баскан. Ришат исә хатын-кыз киемнәре, парик кигән Рөстәмне күргәч, эче катып көлә башлаган, хәтта җырлый да алмаган. Рөстәм шулкадәр оста итеп уйнаган, шул дәрәҗәдә матур биегән, халык, берара, биюченең ир-ат икәнен аңламый да торган, ахры.
Читать дальше...Камал театры «Гашыйк Кәриб» дип аталган спектакль чыгарды. Михаил Лермонтовның төрки легендалар нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» әсәре буенча куелган спектакльнең жанры – сүзсез хикәя. Аның беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Иртәгә Биектау районының Айбаш авылындагы уникаль агач мәчет, реставрациядән соң, тантаналы рәвештә ачылачак. Бу мәчет – региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – «XX гасыр башы мәчете». Бу хакта Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Читать дальше...
Яман шешнең кайбер төрләре кеше организмында еллар буе үсә һәм үзен берничек тә сиздерми, дип яза «Радио 1» онколог Максим Котовка сылтама белән.
Читать дальше...
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәхифәсенә хәтем (багышлау) догасы куйды.
Йа, Раббым Аллаһ! Безнең Коръән укуда булган хата-кимчелекләребезне Үзеңнең фазыл вә рәхмәтең белән гафу ит, гамәл-гыйбадәт кылганда күңелләребезгә ихласлык, хаклыкта һәм иманда ныклык һәм үзең теләгән һәм риза булган эшне эшләргә тәүфыйгыңны насыйп итсәң иде.
Йа, Аллаһ! Телләребезне ялган сөйләүдән, гамәл-гыйбадәтләребезне риядан, күзләребезне хыянәт итүдән сакла. Коръәнне тәҗвид белән хатасыз укырга һәм аның белән гамәл кылырга ярдәм итсәң иде. Читать дальше...
Быел Татарстан башкаласына кара каргаларның кайтуы бераз соңрак булды. Бу хакта Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов сөйләде, дип яза югары уку йортының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда яңа M-Hero машинасына тест-драв ясаган. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова МАХ каналында сөйләде.
Читать дальше...
Татар телле цифрлы мохит тагын бер файдалы ресурс белән байый. «Мин татарча беләм» – татар телен белү дәрәҗәсен билгеләү өчен тестлар тупланган сайт.
Читать дальше...
Татарстанда яз тиз килсә, Гөбенә, Карлы, Кече Чирмешән, Бөрсет, Мәллә елгаларында су күтәрелү куркыныч билгеләргә җитүе ихтимал. Шулай ук боз тыгылу һәм су агызу җайланмалары (дамбалар) тулысынча бушатылмаган урыннарда су басу куркынычы да бар. Бу хакта Хөкүмәттә узган брифингта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә‑тирә мохитне мониторинглау идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Читать дальше...