Иркә янына «Арчадагы мәхәббәте» килгән

Иркәнең бер концертында сәхнәгә «Арчадагы мәхәббәте» менгән. Арча районындагы үзешчән җырчы, баянчы Фирдүс Ганиев Иркәгә чәчәк кенә биреп калмый, аны күтәреп үк ала. «Арча мәхәббәтем» менде. Бик зур рәхмәт сезгә! Инде 3 ел шулай кочаклаучы булмады мине», – дип шаярта аны Иркә.

«Фирдүс әфәнде, булдырасыз, бар җиргә дә җитешәсез. Шулай күңелле яшәргә язсын. Сәламәтлек сезгә»; «Булдырасың, Фирдүс, алга таба да шундый булып кал», – дип мактаганнар Фирдүс Ганиевның кыю адымын.

«Тырышам инде, любовь бит», – дип язып калдырган бу комментарийларга җавапны Фирдүс абый, әллә уйнап, әллә чынлап.

Читайте на 123ru.net