«Кардәшеңә елмаю – садака»: Кәефне күтәрү өчен нишләргә?
Раил хәзрәт Фәйзрахманов телеграм-каналында «Кәефеңне күтәрәсең килсә...» дигән темага пост куйды.
Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез? Әйе, һичшиксез, ачык йөз белән, безне матур итеп елмаеп сәламләүләрен яратабыз.
Ә ник шулай соң? Чөнки елмаю кешенең күңел халәтенә уңай йогынты ясый икән. Ул салкын көнне туңып, өши башлаган кешегә кайнар чәй биреп җылыткан кебек тәэсир итә. Хәтта галимнәр дә, елмаюның файдасы күп, елмаеп карасаң, башкаларның гына түгел, үзеңнең дә кәефеңне күтәрергә булыша, күңелгә җылылык иңә, диләр.
Бер табиб болай дип язган: «Кабул итү бүлмәсенә авыру кергәч, мин аны һәрчак елмаеп каршы алам. Елмаюның көче искиткеч зур, ахры, авырулар да миңа: «Сезнең көләч йөзегезне күргәч, үземне яхшырак хис итә башладым», – дип җавап бирәләр. Шул сүз белән минем дә кәефем күтәрелә, йөрәгемә рәхәтлек иңә».
Карагыз, кардәшләрем, елмаю кебек гади һәм бик җиңел гамәл ике кешенең дә көнен нурландырып җибәрергә сәләтле икән. Елмаюның файдасы хакында психологлар әле соңгы елларда гына сөйли башлады, әмма елмаю хакында Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм XIV гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган:
«Бер изгелеккә дә, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу кебек игелекле гамәлгә дә кимсетеп карама» (Мөслим риваяте).
Кайбер риваятьләрдә, кардәшеңне елмаеп, ачык йөз белән каршы алу да садака төренә керә, дип килә. Карагыз динебезнең күркәмлеген, бер генә хәерле гамәлне дә кулдан ычкындырма, эшләргә тырыш, ди. «Әй, бу кеченә генә гамәлнең савабы күп булмас», – дип һич кимсетеп карама, ди. Имам Бохариның «Әдәбүл – Мүфрәд» китабында әйтелгәнчә, «Кардәшеңә елмаю – садака» дигән хәдисендә Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм безне шушы игелекле гамәлгә этәрә, психологларча әйтсәк, «мотивация» ясый.
Ике кеше бер-берсенә карап елмайса, аларның икесенең дә кәефләре күтәрелә, алар кояш кебек җылылык сизәләр һәм, иң мөһиме, ахирәтләре өчен дә садака биргән кебек әҗер языла. Кая гына барсак та, безне якты йөз белән каршы алуларын яратабыз, әмма үзебез кайчакларда шушы елмаю-садаканы бирергә кызганабыз.
Үзебез башкалардан таләп итәбез, ләкин үзебез бирмибез. Димәк, без саран булып чыгабыз түгелме соң?!
Үзебез башкалардан елмаюлы якты караш көткән кебек, башкалар да бит бездән шуны көтә. Шулай булгач, гади генә елмаю, димик, аның көнебезнең генә түгел, хәтта күңелебезнең дә һава торышын үзгәртә ала торган бер сыйфат икәнлеген онытмыйк, ди Раил Фәйзрахманов.