60 яшькә кадәргеләр яшь кешеләр булып санала башларга мөмкин

Гомер озынлыгы арту аркасында, тиздән яшь кешеләр булып 45 яшькә кадәргеләр түгел, 60 яшькә кадәрге кешеләр санала башлаячак. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцовага сылтама белән РБК яза.

«Әгәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясен карасак, 45 яшькә кадәргеләр – яшь кеше була. Гомер озынлыгы артуны исәпкә алсак, тиздән бу сан 60 яшькә кадәр җитәр, дип уйлыйм, чөнки яшь чорлары үзгәрә», – дигән ул («РИА Новости» цитатасы).

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе буенча, 44 яшькә кадәрге кешеләр яшьләр, 45-59 яшь – уртача яшьтәгеләр, 60-74 яшьлекләр – өлкән яшьтәгеләр, 75-90 яшьлекләр – картлар, аннан олыраклар йөзьяшәр булып санала. Россиядә 2023 елда гомер озынлыгының көтелгән күрсәткече 73,4 яшь булган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Россия Президент Владимир Путин әйтүенчә, Россия халкының гомер озынлыгы 78 яшькә җитәргә, ә соңыннан 80 яшьтән дә узып китәргә тиеш. Президент сүзләренчә, илдәге сәламәтлек саклау өлкәсе максатларының берсе – кешеләрнең «эшлекле» гомере озынлыгын арттыру, аларның олы яшьтә дә эшләү, шулай ук, остаз булып, үз тәҗрибәләрен уртаклаша алу мөмкинлеге һәм теләге булырга тиеш.

Путин ир-атларның һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерманы (хатын-кызлар уртача алганда озаграк яши) кыскарту кирәклеген аерым әйтте.

Читайте на 123ru.net