Баласы вафат булган кешегә нинди әҗер бирелә?

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналында баласы үлгән ата-аналар турында пост чыкты.

Кешенең баласы вафат булса, һәм ул моңа сабыр итеп, Аллаһның рәхмәтенә өмет итсә, аңа нинди әҗер биреләчәк?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: يَقُولُ اللهُ تَعَالَى: «‌مَا ‌لِعَبْدِي ‌الْمُؤْمِنِ ‌عِنْدِي جَزَاءٌ إِذَا قَبَضْتُ صَفِيَّهُ مِنْ أَهْلِ الدُّنْيَا ثُمَّ احْتَسَبَهُ إِلَّا الْجَنَّةُ.

Әбу Хурайрадан, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын, җиткерелә: Аллаһның Расуле ﷺ болай дигән: Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Мин мөэмин колымның аның яраткан кешесен алсам, һәм ул Минем әҗеремә өмет итеп, югалтуны сабырлык белән күтәрсә, Минем аңа җәннәттән башка бер бүләгем булмаячак». Сахих Бохари, 6424

Читайте на 123ru.net